Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижау мәчетендә спорт бүлмәсе ачылды


Балалар спорт уеннары уйный
Балалар спорт уеннары уйный

Ижау Җәмигъ мәчетенә йөрүче балалар өчен иганәчеләр ярдәмендә спорт бүлмәсе ачылды.

Агач исе аңкып торган залда балалар рәхәтләнеп йөгерә. Аларга уку дәресләреннән соң төрле хәрәкәтле күнегүләр бик ошый. Берсеннән берсе калышмаска тырышып, һәр күнегүне җиренә җиткереп ясыйлар малайлар-кызлар. “Балалар белән профессиональ белеме булган тренер шөгыльләнә”, диде Ижау мәчете имамы Исмәгыйль Шәйхетдинов.

Элек мәчеткә дин сабагына йөрүче балалар ишек алдында уйный иде. Хәзер заманча төзелгән залда шөгыльләнә. Әлегә залда спорт уеннарын оештыру өчен кирәк-ярак аз, әмма тиздән төрле тренажерлар булыр дип ышандырдылар.

Залда спорт дәресләре оешкан төстә уза. Хәрәкәтле уеннарда балаларга бер-берсенә теләктәшлек хисе тәрбияләнсә, күнегүләр малай-кызларның аяк-кулларын ял иттерү, сыннары төзлегенә юнәлтелгән. Балалар шатлыкларын яшерми. Аларга залда бик ошый. Мәчет ишек алдында хәзер уйнау мөмкин түгел - суыклар җитте, яңгыр, кар яуса, урамга чыгып булмый. Тренер Нурмәт Турсумотов әйтүенчә, балалар өчен футбол, волейбол секцияләре эшләячәк.

Әлегә спортзалга балалар йөри, киләчәктә өлкәннәргә дә спорт төрләре белән шөгыльләнергә мөмкин булачак.

XS
SM
MD
LG