Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тарих укытучылары яңа политрук булырмы?


Русия мәгариф министрлыгы тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларына БДИ кертмәкче.

Русия мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрдә тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларыннан Бердәм Дәүләт Имтиханы бирдерергә җыена. Русия Думасының мәгариф комитеты рәисе урынбасары Владимир Бурматов, бүген болай да укытучылар кәгазь боткасына батканга, үзенең бу имтиханга каршы икәнлеген белдереп вице-премьер Ольга Голодецка мөрәҗәгать итте. Бурматов сүзләренчә, бу эшне оештыру ниндидер бер хосусый ширкәткә тапшырылырга мөмкин, инде тендор игълан ителгән. БДИның төбендә укытучыларның үз эшенең остасы булу-булмауны ачыклау ятачак, ди Бурматов.

Татарстанның мәгарифне үстерү институтындагы социаль һәм һуманитар фәннәр лабораториясенең өлкән методисты Илсөя Фокеева тарихчыларның инде болай да өч елга бер тапкыр аттестация үтеп торуларын һәм аның җитди сынауга караганда да катлаулырак икәнлеген белдерә. Аның өстенә хәзер тарихи-мәдәни стандартлар кертелгәнгә, укытучыларга әледән әле төрле семинарлар, укулар оештырыла.

"Безнең институтта узган ел Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан түгәрәк өстәл үтте. Анда университет һәм безнең институт галимнәре, укытучылар катнашты. Быел шушы ук темага багышланган семинар үтәчәк. Хәзер тарихны дәүләт стандартлары нигезендә укыта башлыйбыз. Шул уңайдан Мәскәүдән методистлар күп килә. Алар укытучыларга укытуга карата булган бүгенге карашларны җиткерә. Нинди дәреслекләр булачак һәм аларның калганнардан ничек аерылачагы турында да аңлаталар", ди Фокеева.

Русиядә елдан артык бердәм тарих дәреслеге язу өчен эшләр барды. Галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре аның милләтләрне бетерүдә чираттагы адым булачак, анда милли азчылыклар тарихына урын калмаячак, православ динен генә күтәрәчәкләр дип, бу проектка каршы булды. 2014 елның август ахырында әлеге дәреслекнең язылмаячагы, ә аның урынына тарихи-мәдәни стандартлар кертеләчәге игълан ителде.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

Фокеева бүгенге көн белән чагыштырганда моннан 10-15 еллар элек тарих укытуны "ренессанс" чоры иде дип бәяли. "90 елларда республикада татары, русы, чуашы булсын, укытучылар туган як тарихы белән нык кызыксынып киткән иде. Татарстан тарихына сәгатьләр бирергә дә мөмкинлек булды. Хәзер исә, аерым сәгатьләр бирү бөтенләй мөмкин түгел", ди ул. Аның фикеренчә, хәзер Русия тарихы гына өстенлектә.

Фокеева хәзер укытканда өстән булган күрсәтмәдән читкә чыкмауларын әйтә. "Безнең караш алдагыча, аның турында укытучылар белән дә сөйләшәбез. Гомум тарих керә, аның сәгатьләре азрак. Ул нигез сыманрак булып тора. Аннары Русия тарихы керә, ә Татарстан тарихы исә, Русия тарихын белүгә нигезләнә. Бездә күрсәтмә шулайрак", ди Фокеева.

Галим Дамир Исхаков, БДИ кертелә калса, Советлар берлеге чорына кире кайту булачак һәм ике төрле фикерне балаларга төрле юллар белән җиткерүгә этәрәчәк, дип белдерә.

"Бу, чынлыкта, яңа әйбер түгел. Советлар чорында моңа ошаган әйберләр, дәрескә әзерләнгәндә төзегән конспектларыңны килеп тикшерүләр, дәрескә кереп тыңлап утырулар бар иде. Минемчә, бу шуның бер дәвамы гына. Бу имтихан кертелсә, тагын Советлар заманындагы кебек ике төрле фикерләүгә китерәчәк. Әгәр укытучыдан имтихан алып, аларның фикерләрен белә башласалар, укытучы моңа яраклашып, кирәк булган әйберне генә сөйләргә мөмкин. Әмма дәрестә башка әйберне дә сөйләргә була бит. Дәрестә булмаса балаларга тәнәфес вакытында сөйләргә мөмкин. Бу имтихан кертелә калса, көтелгән нәтиҗә бирмәячәк дип уйлыйм мин", ди Дамир Исхаков.

Тарихчы галим Фәйзелхак Ислаев та укытудагы бу үзгәрешләрне Сталинның эшен яңача дәвам итү буларак бәяли.

Фәйзелхак Ислаев
Фәйзелхак Ислаев

"Безнең илдә өйрәнгәннәр бит инде, барсы да контроль астында булырга тиеш, шул исәптән тарих дәреслеге дә. Мин боларны Сталинның эшен икенче формада гына дәвам итү дип уйлыйм. Элек КПСС тарихының кыска курсы язылган булса, хәзер менә тарихи-мәдәни стандартлар керә, барсын да бер калыпка салырга уйлыйлар. Моның төбендә чикләүләр һәм Русия тарихында булган иң мөһим вакыйгаларны дәүләт күзлегеннән генә чыгып дөрес итеп комментар бирдерү ята", ди Ислаев.

XS
SM
MD
LG