Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауның "Шатлык" ансамбле 25 еллыгын тантана итте


"Шатлык" ансамбле
"Шатлык" ансамбле

25 ел элек Ижауда милли оешма барлыкка килә, татар телендә “Очрашу” радиожурналы эфирга чыга һәм "Шатлык" ансамбле оеша.

Республикада гомер итүче милләттәшләребезгә 90нчы елларда башланган үзгәртеп кору җилләре ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен мөмкинлекләр тудырды. Яшьтән милли моңнарыбызны тынлап үскән, шәһәрдә белем алып, эшкә урнашып калып, сәнгатькә тартылучылар татар җыр һәм бию коллективларын булдыруны максат итеп куя. Нәкъ 25 ел элек Ижауда милли оешма барлыкка килә, татар телендә “Очрашу” радиожурналы эфирга чыга, һәм шул ук елны “Шатлык” ансамбле туа.

Фәния Гадальшина курайда уйный
Фәния Гадальшина курайда уйный

“Шатлык” ансамбленә төрле тармакларда эшләп, кичләрен репетицияләргә җыелучылар саны байтак җыела. “Аларны туплап, бер гаилә итеп тоту – җиңел түгел”, дип башлады сүзен “Шатлык ансамблен оештыручы һәм аны инде 25 ел җитәкләүче Фәния Гадальшина. Фәния ханым берничә җырчы белән баянчы эзләп, музыка көллиятенә баралар. Анда Рәиф Бәһәветдинов һәм банчы Рөстәм Нуриевны очраталар. Рәиф Бәһәветдинов җырлар иҗат итүен әйтә, һәм киләчәктә аның җырлары концертларда төп урынны ала.

"Шатлык" ансамбле һәм уртада Илгизәр Шакиров
"Шатлык" ансамбле һәм уртада Илгизәр Шакиров

Дөрес, ике дистә ел дәвамында коллективка килүчеләр күп булды. Төрле сәбәпләр аркасында китүчеләр дә шактый. Әмма татар моңнарына гашыйклар “Шатлык”ның төп әгъзалары җырчылар Әлфия Рәҗапова һәм Фәридә Хуҗәхмәтова. Алар беренче еллардан ук ансамбльдә. Әлфия Рәҗапова беренче кичәне дә искә төшерде – ул Рамазан төмәмлануга багышланган концерт булган.

25 ел дәвамында нәрсә берләштерә соң үзешчәннәрне? Фәридә Хуҗәхмәтова сүзләренчә, җырга мәхәббәт, җитәкченең һәрвакыт елмаеп каршы алуы, үзешчәннәр белән зур түземлек белән эшләве.

Әлфия Рәҗапова белән Илгизәр Шакиров
Әлфия Рәҗапова белән Илгизәр Шакиров

Ансамбльгә йөрүчеләрнең балалары, оныклары да татар моңнарын тыңлап үсә. Алар еш кына өлкәннәр белән репетицияләргә килә, концертларда катнаша. Бу уңайдан Фәридә Хуҗәхмәтова оныгы турында бер вакыйганы искә алды. “Концертта сәхнәдән чыгыш ясаганда залдан сәхнәгә менде, җырлап бетергәнче минем янымда утырды”, дип елмайды Фәридә Хуҗәхмәтова. Аның улы да кызы җырларга яраталар. Кызы Казанда педагогика көллиятендә укыганда Әлфия Шиһапова җитәкләгән ансамбльдә җырлаган.

Илгизәр Шакиров - “Шатлык”ның алыштыргысыз баянчысы. Аның татар мәдәниятен саклап калу һәм үстерү буенча хезмәте югары бәяләнде. Илгизәр Шакиров Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек.

Флүрә Камальдинова җырлый
Флүрә Камальдинова җырлый

“Шатлык” ансамбле җитәкчесе Фәния Гадальшинаның быел олы юбилее да. Аңа 70 яшь тулды. Фәния ханым Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамблендә күп еллар җырлый. Анда туплаган тәҗрибәсен туган ягында да куллануны максаты итеп куя. “Сабыр холкы, кешелеклек сыйфатлары аңа инде чирек гасыр коллективны саклап тотарга ярдәм итә дә”, диделәр җырчылар Әлфия Рәҗапова һәм Фәридә Хуҗәхмәтова.

Әлфия Рәҗапова (с), Илгизәр Шакиров, Флүрә Камальдинова
Әлфия Рәҗапова (с), Илгизәр Шакиров, Флүрә Камальдинова

Фәния Гадальшина әлегә үзен инде җиде дистәне тутырган кеше кебек хис итми. Аның күңеле шат, рухы көчле, тамашачы өчен кызыклы кичәләр оештыру планнарын билгеләгән. Хәзер Яңа ел программасын әзерлиләр. Шул ук вакытта Фәния ханым бик оста курайчы да. Әлеге музыка уен коралында балаларны өйрәтергә дә ниятли.

Әнисе сайлаган сәнгать юлын ике кызы дәвам итә. Лилия оста биюче. Диләрә матур тавышлы җырчы. Сәнгать җепләре ныклы үрелеш алган дияргә мөмкин. Диләрә Ижауда музыка көллиятен тәмамлады, төрле татар җыры конкурсларда җиңү яулады, хәзер Мәскәүдә югары белем ала. Лилия тәрҗемәче, Мәскәүдә яши. Аның кечкенә генә музыкаль коллективы бар. “Шатлык” ансамбленең 25 еллыгына багышланган кичәдә алар икесе дә катнашып, концерт программасын бизәде.

Ансамбльгә матур, эчтәлекле кичәләр уздырып, озак еллар тамашачыларны сөендерергә насыйп булсын.

XS
SM
MD
LG