Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Новороссия"дә сугышкан башкорт агае революцияне Русиягә алып кайтырга тели


Ришат Исламшин
Ришат Исламшин

Украинаның Һорливка (Горловка) шәһәрендә "ополчение" ягында сугышкан Ришат Исламшин, коррупциягә баткан Русиягә дә үзгәрешләр кирәк, чын халык идарәсе Русиягә Донбасстан киләчәк дип белдерә.

Украинада солых килешүе төзелүгә карамастан, ара-тирә атышлар дәвам итә. Анда Русиядә хәрби контракт төзеп Украина көнчыгышына җибәрелгән гаскәриләр дә, шул ук вакытта үз теләкләре белән килеп сугышучылар да бар. Башкортстаннан Ришат Исламшин шундыйларның берсе. Ул Донбасстагы инкыйлаб идеяләрен соңрак Русиягә күчерергә тели. Бу хакта ул Азатлык белән сөйләшүендә белдерде.

Исламшин башта Русиянең Ростов өлкәсенә, Украина чигендәге 53 мең тирәсе кеше яшәгән кечкенә бер шәһәргә килеп төшә.

"Мин башта килеп качакларга булышырга теләдем. Бернинди "ополчение"гә дә кермәдем. Башта шунда, аннары Луһански өлкәсендәге качакларга, аларның балаларына китәргә ярдәм иттем. Ополчениегә (Мәскәү яклы сепаратистларга) киемнәр китерүдә дә булыштым. Менә бер айдан артык инде мин алар белән бергә, әмма сугышта катнашмыйм. Ни генә сөйләсәм дә, минем кулым канга буялмаган. Хәлемнән килгәнчә бу вазгыятьне чишүдә ярдәм итәсем килә", ди Исламшин.

Ришат Исламшин сулда
Ришат Исламшин сулда

Аның сүзләренчә, Русия мәгълүмат чаралары Украинаның көнчыгышындагы вазгыять турында бер нәрсә сөйли, интернетта ул башкача яктыртыла, ә чынлыкта исә хәлләр бөтенләй бүтәнчә. Исламшин хәзер Украинаның Донецки өлкәсендәге Һорливка шәһәрендә. 20 октябрь көнне Азатлык белән телефоннан сөйләшкәндә үзенең сакта торуын әйтте. "Хәзер мин территорияне саклыйм. Әле генә сугышчылар кайтты. Алар анда фронт сызыгын саклый. Моннан анда кадәр бер ярым чакрым ара. Алар хәзер йоклый, ял итәләр. Ә мин аларны саклыйм", ди Исламшин.

Ул Һорливкадагы сепаратистларда Русиядән килгән кораллы кешеләрнең дә булуын белдерде. "Хәрби техника күп, 97%-лабы аның Украина хәрбиләреннән тартып алынган, шулай ук Украинаның ФСБ һәм эчке эшләр министрлыгы оешмаларыннан кулга төшергәннәр дә бар", ди Исламшин.

Ул Украинаның сугыш җәелгән көнчыгышында хәзер чын халык хакимияте (народная власть) урнаша башлаганын белдерә һәм "Русиядә без моның турында әлегә хыялланабыз гына", дип өсти.

Ришат Исламшин сулда
Ришат Исламшин сулда

​Исламшинның Донбасста революция романтизмына нык бирелгәне сизелә: ​"Монда карак депутатлар да, кәпрәйгән мэрлар да, халык акчасын талап ятучы муниципаль оешмаларның директорлары да юк. Монда барсын да халык хәл итә. Әлегә алар сугыш хәлендә, зур булмаган җирдә халык хөкүмәте монда. Монда шулай ук наркобароннар да, наркотик таратучылар да, притоннар да, ялган аракы ясаучылар да юк. Халык монда чистарына. Монда кануннар каты, әмма алар эшли. Бу кануннарны бер атнага Русиягә китерергә иде", дигән фикердә Ришат Исламшин.

Аның сүзләренчә, Русиянең яңарышы нәкъ Украинаның көнчыгышыннан башланырга тиеш. "Монда халык хөкүмәте, халык казнасы модельләре сынала һәм болар барсы да тиздән Русиягә күчәчәк. Русия әлегә моңа үзе күтәрелә алмый", ди Исламшин.

Ул Русиядә бүген хакимияттә утыра торган түрәләрнең, Дума депутатларының мондый инкыйлаби үзгәрешләрне кабул итәргә теләмәвен, яңалыкка омтылмауларын әйтә.

"Бездә (Русиядә) хәзер шундый система булдырылган. 10 коррупционердан иң азгынын сайлап алып аны күтәрләр. Менә шулай дистә-дистә төркемнәр булдырылган. Алар хакимиятнең иң югары ноктасына кадәр шулай күтәрелгән. Ә иң югарыдан, аңлыйсызмы, безнең белән әнә шундыйлар идарә итә", ди Исламшин. Шулай да ул Русиядә Донбасстагы кебек, үзе әйтмешли, "православ-ватандашлар-бөек ватан сугышы" кебек дәһшәтле канкойгыч сугыш булуын теләми, әмма берүк вакытта андый мөмкинлекне дә тулысынча кире какмый.

"Әгәр Русиядә андый сугышка китә икән, ул тагын да канлырак булачак, тагын да канлырак аң җуярлык соңгы чиккә җитәчәк. Хәзер безнең белән идарә итә торганнар моңа юл куя һәм аларда үз-үзебезне саклау уянмаса, ул чакта алар ныграк тотынып торсыннар. Хәзер илдә Кырым белән бергә 144 миллион кеше яши, 130 миллионга кала икән (сугыш чыгып), әмма алар инде башка кешеләр булачак. Мин бар түрәләр дә барсы бергә Русиядән очып, йөзеп китеп котылырга өлгермәс дип уйлыйм. Бер өлешен без тамырлары белән йолкып алачакбыз, җиде буыннарына җитәчәкбез. Безне барсы да туйдырды инде. Безгә хәзер берничек тә Русиядәге караклыкны бетереп булмый дип тәкърарлап торалар, Петр I заманнарын искә төшерәләр. Әмма барсын да эшләргә була, моның өчен каты кул гына кирәк", ди Исламшин.

Ришат Исламшин
Ришат Исламшин

Ул илдә тәртип урнаштыра башлау өчен төрле иҗтимагый хәрәкәтләрдәге актив яшьләрне алга этәрергә кирәклеген әйтә. "Татарстанда да милли хәрәкәтләр бар, безнең Башкортстанда да "Күк бүре" һәм шуның шикелле башка хәрәкәтләр, русларның үзәкләре бар. Андагы егетләрне күреп алар белән эшләү кирәк. Аларга аңлатырга һәм депутатлыкка этәрергә кирәк", ди Исламшин.

Ул озакламый Башкортстанга ялга кайтып килергә җыена. Аннары Һорливкага килеп газет чыгарырга ниятли. Башкортстан артистларын да чакырырга теләге бар. "Бәлки, мондагыны халык күрсен өчен Башкортстан белән видеоконференцияләр дә оештырырга кирәктер. Әзрәк тынычлангач мин яшьләрне дә монда китереп, ватандашлар сугышыннан соң ни булганын күрсәтәсем килә. Яшьләр нинди генә, милләтчел, ватанпәрвәр булмасын, аларның аңнарын үзгәртү өчен, аларга боларны күрсәтү кирәк", ди Исламшин.

Ул үзен Башкортстанның Күмертау шәһәрендәге күренекле шәхес итеп таныта. Күмертауда торак-коммуналь хуҗалыктагы башбаштыкларга каршы ялгыз пикетлар үткәрүен, һәм яшәеш челтәренең бу тармагының ничек эшләргә тиешлеген төптән белүен, гомере буе белемен күтәрү өчен тырышуын әйтә.

Исламшинга 47 яшь. Ул үзенең мәчеткә йөрүен дә һәм шул ук вакытта чукынуын да әйтә. Исламшин Төркмәнстандагы Ташауз шәһәрендә туган. Быел беренче тапкыр әби-бабаларының туган җире - Бүздәк районының Ташкүр авылында булган. Шуннан соң ул, аның сүзләренә караганда, кире үз милли тамырларына кайта башлаганын әйтә.

XS
SM
MD
LG