Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Салават Юлаев"ның язмышы кыл өстендә


"Салават Юлаев" 2011 елда чемпионлыгын бәйрәм итә
"Салават Юлаев" 2011 елда чемпионлыгын бәйрәм итә

"Урал" хәйрия фонды хисаплары кулга алынганнан соң фонд финанслаган "Салават Юлаев" хоккей такымының язмышы әлегә хәл ителмәгән.

Элегрәк хәбәр итүебезчә, "Урал" хәйрия фонды хисаплары кулга алынган иде. Фонд хисаплары "Башнефть" ширкәтенең "Система" финанс корпорациясенә канунсыз сатылуын тикшерү кысаларында туңдырылды. Фондның матбугат үзәге башы Андрей Игнатенко Русиянең тикшерү бүлегенә мөрәҗәгать итүләре хакында хәбәр итте. Аңа караганда, фондны кулга алу турындагы карар ачык түгел. Игнатенко фондта сакланган акчаларның процентын кулланып булу-булмау турында тикшерү бүлегенә мөрәҗәгать итүләрен белдерде. Тикшерү бүлеге әлегә җавап бирмәгән.

“Урал” хәйрия фонды “Салават Юлаев” хоккей төркеменең төп иганәчесе булып тора. Узган ел, мәсәлән, хоккей такымы хәйрия фондына 2.1 миллиард сумга төшкән. Фонд акчалары кулга алынганнан соң хоккейчыларның кайдан финансланачагы хәл ителмәгән. Әлегә “Салават Юлаев” төркеме фондның алдан күчергән акчалары исәбенә яши. Башкортстанның яшьләр сәясәте һәм спорт министры Андрей Иванюта министрлыкның “Урал” фонды бүлгән кадәр мөмкинчелеге булмавын белдерде.

Хоккей такымы җанатарлары белән эшләүче Андрей Черных сүзләренчә, “Салават Юлаев”ның җанатарлары 100-200 мең тирәсе. Алар яраткан төркемнәренең язмышы турында борчыла. Якын араларда аларның каршылык чарасы уздыруы ихтимал.

“Урал” фонды шулай ук "Салават Юлаев" хоккей такымының "Толпар" яшьләр, хатын-кызларның “Агыйдел” төркемнәренә, Нефтекама шәһәрендәге "Торос" һәм "Батыр" хоккей такымнарының генераль иганәчесе булып тора иде. Фонд акчалары кулга алынуы уңаеннан әлеге төркемнәрнең киләчәк язмышы да ачык түгел.

Әфганстан сугышы һәм ХХ гасырның икенче яртысындагы “кайнар нокта”ларда булучыларны туплаган “Башкортстанның ветераннар берлеге” оешмасы ил җитәкчелегенә Ачык хат җибәрде. Анда “Урал” фондына ярдәм итү үтенече белдерелгән. Берлек рәисе Тимерҗан Рәҗәпов сүзләренә караганда, фонд ярдәме белән генә алар үзләрен илгә һәм республикага кирәкле кешеләр итеп саный. Рәҗәпов Ачык хатның Русия президенты Владимир Путин һәм саклану министры Сергей Шойгуга җибәрелүен хәбәр итте.

Белешмә. "Урал" фонды сәламәтлек саклау, инвалидлар өчен спорт, иҗтимагый эшләр, мәгариф, мәдәният һәм сәнгать өлкәләрендә дистәләгән проектны финанслый. Фонд "Салават Юлаев" хоккей такымы һәм аның "Толпар" яшьләр төркемнәренә, Нефтекама шәһәрендәге "Торос" һәм "Батыр" хоккей такымнарының генераль иганәчесе булып тора. Фонд шулай ук Уфаның Җәмигъ мәчете, ветераннарга хастаханә өчен яңа бина төзетү кебек эшләрдә ярдәм итә. Фондның интернет сәхифәсендәге мәгълүматларга караганда, 2006 елның апреленнән 2014 елның сентябренә кадәр 285 оешмага 26.78 миллиард сумлык ярдәм күрсәтелгән.

XS
SM
MD
LG