Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстаннан киткән соңгы төркем хаҗдан кайтты


Татарстаннан киткән соңгы хаҗилар кайтты
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:49 0:00

Татарстаннан киткән соңгы хаҗилар кайтты

Казан халыкара һава аланына дүшәмбе төштән соң Татарстаннан киткән соңгы хаҗилар төркеме кайтып төште. Туганнары, республиканың диния нәзарәте вәкилләре аларны махсус бүләкләр әзерләп көтеп торды. Без җибәргән хаҗилар барысы да исән-сау кайтты, диде диния нәзарәтенең матбугат үзәге җитәкчесе Әхмәт Халиков.

Татарстанның диния нәзарәте җыеп җибәргән хаҗиларның 220ләп кешедән торган соңгы төркеме Казанга көндезге икедә туры Мәдинә шәһәреннән кайтып төште. Һава аланында гадәти көнгә караганда кеше күп иде. Туганнары, дуслары чәчәкләр белән, нәзарәт вәкилләре Согуд Гарәбстаныннан кайткан сәфәрчеләрне махсус пакетларда бүләкләр әзерләп каршы алды.

"Аллага шөкер, моңарчы да хаҗилар исән-сау кайтты. Болар инде соңгы төркем. Кайтып төшеп тикшерү үтүгә һәркайсына бүләк бирдек, стена сәгате, чынаяк, быел хаҗ кылган вакытларда төшерелгән фото-видео сүрәтләр, хаҗ фильмнары тапшырылды.

Быел меңнән артык кеше безнең аша изге сәфәргә барды. Нәрсә үзенчәлекле булды дисәк, президентыбыз Рөстәм Миңнеханов, хөкүмәтебез ярдәме белән сәламәтлек министрлыгы аша хаҗилар янында йөрергә 15 табип бирелде. 700 меңгә якын дарулар, медицина кирәк-яраклары алып барылды", диде изге сәфәрдән кайтучыларны һава аланында каршы алучыларның әйдаманы, Татарстанның диния нәзарәте вәкиле Габдулла хәзрәт Галиев.

Очкычтан төшеп, документларны тикшергәннән соң, хаҗиларны махсус җайланма аша үткәреп, читтән чир ияртмәгәннәрме дип тикшереп чыгардылар. Изге сәфәрдән кайтучылар өчен бу сынаулар инде берни түгел иде, чөнки төп хаҗ гамәлен алар үзләре, гаиләләре өчен җиренә җиткереп башкарып кайта алганнар. Күбесенең тизрәк туганнары белән өенә кайтып җылы аш ашыйсы, йоклыйсы килде. 20дән артык көн Согуд Гарәбстаннында булган хаҗиларның кайберләре тән авырлыкларын да киметергә өлгергән иде.

Русиянең кайбер мәгълүмат чараларында Татарстаннан киткән өлкән яшьтәге бер кешенең Согуд Горәбстанында вафат булганы хәбәр ителгән иде. Әлеге мәгълүматны тикшерер өчен без республиканың диния нәзарәте кул астындагы хаҗ идарәсенә һәм мөфтиятнең матбугат хезмәтен шалтыраттык. Алар Татарстаннан туплап, оештырып җибәргән 1800ләп кешенең барсының да исән-сау кайтуын әйтте. Казаннан киткән хаҗилар да кайтмый калган кешеләр турында ишетмәгәннәр.

XS
SM
MD
LG