Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанга октябрьдә үк кыш килде


Казанга октябрьдә үк кыш килде
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:40 0:00

Казанга октябрьдә үк кыш килде

21 октябрьдән Казанда кар-буран булып, тирә-юньне кар каплады, һава торышы 4-10 градус салкын иде, шул рәвешле көзнең уртасында ук кышкы һава торышы урнашты. Русиянең һәм Татарстанның гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәләре белдергәнчә, октябрьнең азагына кадәр аномаль салкын һава сакланырга мөмкин.

Синоптикларның фаразлары чынга ашты, ил күләмендә кыш башланды, температура кинәт түбән төшеп китте. Татарстанның башкаладан ерак районнарында кар берничә көнгә иртәрәк яуса, Казанга карлы буран 21 октябрьдә килде. Көне буе кар яуганнан соң, төнлә һәм 22 октябрь иртәсендә температура ун градус салкынлыкка төшеп, карлы яңгыр юлларда, сукмалларда боз булып катты. Шул сәбәпле җәяүлеләргә, машиналарга йөрү кыенлашты, авария, бәрелү-имгәнү очраклары артты. Казандагы машина резиналарын кышкыга алмаштыру урыннары (шиномонтаж) көн-төн эшләп тә өлгерми башлады; төнге 12дә, иртәнге алтыда да кешеләр машиналарына кышкы тәгәрмәчләрен куярга ашыкты.

Татарстанның гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәләре мәгълүматлары Мәскәү белгечләренеке белән туры килде, быелгы октябрь ае XXI гасырда иң салкыны булып тарихка керде.

"23-27 октябрьдә республикада температура 7-10 градус салкын булуы көтелә, кар явачак. Урыны белән буран булуы ихтимал, төньяк-көнбатыштан секундына 13-18 метр тизлектә җил булырга мөмкин, юлларда - бозлавык. 26-27 октябрьдә Татарстанда аномаль салкын һава саклана, явым-төшем көтелми", ди республиканың әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

XS
SM
MD
LG