Accessibility links

Кайнар хәбәр

Улын югалткан ана күзендә кайгы һәм ачу


Женя Пушкарев
Женя Пушкарев

18 яшьлек Женя телевидениедә Новороссия турындагы тапшыруларга ышанып Украинага сугышка киткән. Узган атнада аны Кронштадта җирләделәр.

Әнисе белән әбисе тәрбиясендә үскән Женя Пушкарев, туганнары сүзләренә караганда, җәен дә, кышын да хәрби киемен салмаган, Кронштадт хәрби-спорт клубының актив әгъзасы булган. Өстәвенә телевидениенең "балалар һәм хатын-кызларны яклап Донецки һәм Луганскида сугышкан "каһарманнар" турындагы тапшырулары тәэсирендә Женя дә аларга ярдәм итәргә теләгән. Андый ярдәмне оештыру җиңел. Егет кеше ВКонтакте челтәрендә анкета тутырган, Ростовка билет алган. Анда инде аны "кирәкле" кеше каршы алган һәм яшерен юллар белән сугышка илткән. Женяга әле генә 18 яшь тулуы да, аның бернинди дә хәрби әзерлеге булмавы да олы кешене борчымаган.

Улының җеназасы көнендә әнисе Жанна күзендә кайгы белән бергә ачу да кайный иде.

Женя Пушкарев
Женя Пушкарев

"Өйдә суыткычта язу калдырып китте ул: "Әни, мин башка шәһәргә киттем, ике айдан кайтам. Мөмкинлек булганга шалтыратырмын, язармын. Яратам сине". Соңгы тапкыр мин аның белән 3 октябрь сөйләштем. "Барысы да әйбәт монда", диде ул", дип искә ала әни кеше улы белән соңгы сөйләшүен.

Баласының анда китеп юк булуын ул кабул ителмәслек зур хата дип саный.

"Беркемнән дә ярдәм сорамадык, хөкүмәт ярдәм итмәде безгә. Хәрби җитәкче белән элемтәгә кергәч, алар мәетне алып кайтачакларын әйттеләр. Шуннан соң бөтен кешегә хәбәр итә башлагач кына мәетне монда алып кайтырга акча булмавын әйттеләр. Ничек мөмкин бу?" ди Жанна.

Сепаратистлар ягында сугышучылар 18 яшьлек Женяның мәетен бары тик Украина чигендәге Краснодон шәһәренә китергәннәр. Шуннан Кронштадтка аны туганнары җыйган акчага алып кайтканнар.

Әни кеше улын бу сугышка китүдән туктатып булыр иде, дип ышана.

"Ул хәрби клуб малайларны гаскәрдә хезмәткә әзерли. Аларның җитәкчесе – элекке хәрби. Хәзер менә Женяның тагын бер дусты сугышка барам, ди. Остазлары аларны туктатырга тиеш бит. Сугышка хәрби әзерлеге булган профессионаллар бара. Балалар бармый сугышка. Үзем дә улым белән күбрәк сөйләшсәм, аның социаль челтәрләрдә кемнәр белән арашуын күзәткән булсам мондый кайгы булмас иде", дип сөйләде әни кеше Азатлык радиосына.

Улын югалткан ана сүзендә кайгы һәм ачу
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:37 0:00

XS
SM
MD
LG