Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мордовия мәхкәмәсе яулыкны тыю карарын көчендә калдырды


Мөслимәләр яулык укуга комачауламый дип әйтә
Мөслимәләр яулык укуга комачауламый дип әйтә

Мордовия югары мәхкәмәсе мөслимәләргә мәктәптә яулыктан йөрүне тыю турындагы хөкүмәт карарын кануни түгел дип тануны кире какты. Утырыш ике көн дәвам итте.

Бүген Мордовия югары мәхкәмәсе мөслимәләргә мәктәптә яулыктан йөрүне тыю турындагы хөкүмәт карарын үз көчендә калдырды.

Барлыгы җиде кеше - Ромодан районыннан Радик Нугаев, Лямберә районыннан Камил Бәдретдинов, Ромодан районыннан Наил Кадеев, Саранскидан Талип Абубәкеров, Саранскидан Тәнзилә Баляева, Лямберә районыннан Гөлназ Рангулова, Ромодан районыннан Рөстәм Кузяев үзләренең балигъ булмаган кызларын кайгыртып карарны мәхкәмәгә шикаять иткән иде. Алар әлеге карарны өлешчә, аерым алганда баш киеменә бәйле өлеше, кануни түгел дип тануны таләп итте.

Мордовия мөселманнары әлеге хөкүмәт карары Русия конституциясенә, аерым алганда аның 28нче маддәсенә, ягъни дин иреклегенә каршы килә дип саный, әмма мәхкәмәдә катнашкан хөкүмәт вәкиле һәм прокуратура вәкилләре моның белән килешми.

Юрист Ирек Биккинин сүзләренчә, мәхкәмә Конституция хокуклары һәм федераль канун бозылуга карамастан, төбәк башкарма органы, ягъни Мордовия хөкүмәтенең мәктәптә баш киемен тыю карарын чыгарырга бөтен вәкаләтләре бар дип саный.

“Шаһитлларны һәм белгечләрдән аңлатмалар алу үтенечен мәхкәмә бөтенләй кире какты. Шулай ук төбәктәге өч мөфтидән сорау алуны да алар кирәк санамады.

Мәктәп җитәкчеләре һәм укытучылардан мөслимә укучыларга барган психологик басым, кызларны күз яшьләренә кадәр җиткерү турындагы сүзләрне хөкемдар да, прокуратура вәкиле дә игътибарга алмады.

Шулай ук Большеелховский мәктәбендә кайбер укучы кызларда бет булуы һәм яулык бәйләү әлеге бетләр иярмәүдән дә саклавы турындагы сүзләр дә аларга кызык булмады.

Хөкемдар мәхкәмәне атнакич көнне үк тәмамлап куймакчы иде, әмма моны булдыра алмады”, диде Биккинин.

Мәхкәмә утырышы җомга көнне дәвам иткән һәм хөкемдар хөкүмәтнең яулыкларны тыю турындагы карарын үз көчендә калдырган.

XS
SM
MD
LG