Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рим Хәсәнов Уфада иҗат кичәсен үткәрде


Рим Хәсәнов элекке хитын җырлый
Рим Хәсәнов элекке хитын җырлый

Уфада яшәүче күренекле композитор, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Рим Хәсәнов озак тәнәфестән соң үзенең иҗат кичәсен үткәрде. Уфа "Нур" татар дәүләт театрында оештырылган мәдәни чарада үзенең дистә еллар элек язган җырларын да, яңаларын да башкарды ул.

"Кышкы романс", “Уфа юкәләре”, “Әкълимә”, “Минем сандугачым”, “Юкка түгел”, “Минем әнкәй гөл ярата иде”. Шушы һәм башка йөзләрчә популяр җырларның авторын татар-башкорт дөньясында белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Уфада яшәүче күренекле композитор, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Рим Хәсәнов үзе исән чагында ук үлмәс җырлары белән үзенә һәйкәл куйды. Бер генә көн дә иҗаттан туктамаган талант иясе бүген дә зур сәхнәләрне яулый торган җырлар да, симфоник әсәрләр дә яза.

Композиторны якташлары котлый
Композиторны якташлары котлый

Гомумән, күп яклы сәләткә ия шәхес ул. Соңгы елларда әдәби әсәрләр иҗат итә. Алар арасында шигырьләр дә, повесть, хикәяләр дә, драма әсәрләре дә бар. Шушы көннәрдә Рим Хәсәнов Уфа “Нур” татар дәүләт театрында дусларын һәм җыр сәнгатен сөючеләрне җыеп иҗат кичәсен үткәрде.

Бенефисы башланганчы, Рим Хәсәновка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. Аның җырларының дистә еллардан соң да популяр булып калуы серен нәрсәдә күрә икән ул? “Бу хакта үзем дә еш кына уйланам, – ди Рим әфәнде. – Мин кечкенәдән музыкага гашыйк идем. Шуңа күрә дә бу Ходайдан бирелгән сәләттер. Көйләр, моңнар миңа күктән төшә дип аңлыйм. Шуңа да җырларым озын гомерледер”.

Рим Хәсәнов истәлекләре белән уртаклаша
Рим Хәсәнов истәлекләре белән уртаклаша

Соңгы елларда Татарстанда да, Башкортстанда да һәвәскәр композиторлар яңгырдан соң калкып чыккан гөмбәләр кебек ишәйде. Андыйлар үзләре шигырен дә, көен дә яза, зур сәхнәләргә менеп аларны башкара да. Бу күренешкә мөнәсәбәте ничек Рим әфәнденең? “Мин моңа тыныч карыйм, – ди композитор. – Кеше нәрсәдер иҗат итергә тели икән, бу бары тик хуплауга гына лаек. Әмма биредә һәвәскәрләр белән һөнәри композиторлар арасында шактый аерма булуы аңлашылырга тиеш. Әлбәттә, һәвәскәр композиторлар арасында да матур әсәрләр иҗат итүчеләр бар. Шулай да тамашачылар зәвыген тәрбияләүдә махсус белем алган кешеләр генә тиешле югарылыкта үз өлешен кертә ала”.

Рим Хәсәнов яңа җырын башкара
Рим Хәсәнов яңа җырын башкара

Талантлы кеше һәрнәрсәдә талантлы була. Рим Хәсәнов тә шундый асыл затлардан. Соңгы елларда әллә күпме әдәби әсәрләр иҗат итте һәм Язучылар берлегенә кабул ителде ул. Бүгенге көндә зур гына роман өстендә эшләвен әйтә моңсар. Шулай ук җырлар өчен яңа шигырьләр дә языла.

Танылган композиторның иҗат кичәсе Уфа “Нур” татар театрында уза. Аны хөрмәтләргә якташлары – Благовар районы вәкилләре дә килгән. Благовар районы хакимияте башлыгы урынбасары Дамир Ногманов Рим Хәсәнов белән горурлануларын әйтә. Районыбыз данын әллә кайларга таныта ул, ди Дамир әфәнде.

Рим Хәсәнов үзен мин җырчы түгел дисә дә, төрле музыка коралларында уйнап үз җырларын бик моңлы башкара ул. Әлеге кичәдә дә тамашачыларга зур бәйрәм бүләк итә композитор. Дистә еллар элек язган җырларын да, соңгы вакыттагы хитларын да ишеттерә ул. Танылган язучы һәм журналист Расих Ханнанов белән язган җырлары да бихисап.

“Ант” төркеме чыгыш ясый
“Ант” төркеме чыгыш ясый

Рим әфәнденең җырларын яшь музыкантлар һәм җырчылар да, өлкән буын сәнгатькәрләр дә яратып башкара. “Ант” төркеме егетләре аның шаян җырларын башкара. Иҗат кичәсен дә аларның җырлары бизи. “Азамат” вокаль-инструменталь ансамбленең өлкән буын артистлары чыгышы хәтта узган гасырның 70нче елларына алып кайткандай. Тамашачылар әйтүенчә, Рим Хәсәновның җырларын киләчәк буыннар да яратып башкарачак.

Композитор һәм язучы бүгенге көндә дә әллә күпме иҗади уй-ниятләр белән яши. Димәк, киләчәктә дә безне мәңге шиңмәс һәм тутыкмас әсәрләре белән шатландырачак әле ул.

XS
SM
MD
LG