Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада инвалидлар "Урал" фондын якларга чыкты


Пикетта катнашучылар
Пикетта катнашучылар

29 октябрь Уфада "Игелек" фонды "Урал" фонды хисаплары кулга алынуга каршы пикет уздырды. Чарада гарипләр һәм авырулар катнашты.

Пикет Конгресс-холл янындагы мәйданда узды. Каршылык чарасында гарипләр, юл фаҗигаләрендә зыян күрүчеләр, паралич, шикәр чире, онкология авыруларыннан җәфа чигүчеләр катнашты. Пикетчылар Мортаза Рәхимов ярдәме белән улы Урал Рәхимов "йоткан" "Башнефть"не саткан акчалар сакланган "Урал" хәйрия фондының хисаплары кулга алынуы уңаеннан чыккан. Алар – "Изгелек" исемле фондтан ярдәм алучылар. Эш шунда, "Урал" фонды "Изгелек"кә даими ярдәм итеп торган. Акчалар кулга алынгач, ярдәм туктаган.

Пикетта алтмышка якын кеше катнашты. Алар арасында "Альтернатив" һәм "Факел" исемле гарипләр оешмасы әгъзалары һәм параолимпия уеннарында катнашучы спортчылар да бар иде. Кулларда "Владимир Путин! Ярдәм итегез!", "Урал" фонды хәйрия ярдәме күрсәтү өчен кирәк!", "Изгелек" фондын саклагыз!", "Безнең яшисебез килә. Өметләребезне сүндермәгез!", "Урал" фондын изге эшләр өчен саклыйк!", "Тормышка ышанычыбызны тартып алмагыз!", "Урал” фонды – безне коткаручы!" кебек шигарләрне күрергә була иде. Шигарләр арасында сәяси эчтәлеклеләре булмады.

Пикет барган урында даими бер трактор йөреп торды. Ул болай да таза булган ул урынны себереп йөрде. Шуңа чарада катнашучыларга чыгыш ясау мөмкинлеге булмады.

Белешмә. "Урал" фонды сәламәтлек саклау, инвалидлар өчен спорт, иҗтимагый эшләр, мәгариф, мәдәният һәм сәнгать өлкәләрендә дистәләгән проектны финанслый. Фонд "Салават Юлаев" хоккей такымы һәм аның "Толпар" яшьләр төркемнәренә, Нефтекама шәһәрендәге "Торос" һәм "Батыр" хоккей такымнарының генераль иганәчесе булып тора. Фонд шулай ук Уфаның Җәмигъ мәчете, ветераннарга хастаханә өчен яңа бина төзетү кебек эшләрдә ярдәм итә. Фондның интернет сәхифәсендәге мәгълүматларга караганда, 2006 елның апреленнән 2014 елның сентябренә кадәр 285 оешмага 26.78 миллиард сумлык ярдәм күрсәтелгән.

XS
SM
MD
LG