Accessibility links

Кайнар хәбәр

"18нче татар гимназиясенә янкорма төзү мөмкинлеген тикшерәбез"


Казанның 18нче татар гимназиясе бинасы мәсьәләсенә нокта куелмаган. 10 ноябрьдә бу уку йортының милли гимназия итеп үзгәртелүенә 15 ел тула.

Азатлык Казанда яшәүче Рания Садыйковадан янә 18нче татар гимназиясенең бүгенге хәленә борчылып язылган хат алды. Садыйкова бу милли уку йортындагы шартларны яхшырту өчен ахырга кадәр көрәшәчәген белдерә. Рания ханым, аның кызы әлеге мәктәптә белем ала, август аенда Татарстан җитәкчелегенә, Казан башлыгына һәм мәгариф идарәсенә 18нче гимназиягә яңа бина кирәклеген белдереп хатлар юллаган иде.

"Аларның җаваплары бер Габишев һәм Кол Гали урамнарында яңа бина салырга җир кишәрлеге юк диләр. Без тагын шуны да белеп алдык, гимназиягә дип кайчандыр бүленгән җирдә август аенда "Оазис-II" дип аталган бистә төзелә башлаган. Татарстан башкаласында татар мәктәбенә урын юк. Нигә шыпырт кына ул җирләр сатылган дигән сорау туа", ди Садыйкова.

42нче рус мәктәбенең өченче катында татар гимназиясе укучылары белем ала
42нче рус мәктәбенең өченче катында татар гимназиясе укучылары белем ала

Мәгариф түрәләре исә озак еллар буе 18нче татар гимназиясе җитәкчелегенә, ата-аналарга "җирегез бар, төзелеш тә планга кертелер дип" ышандырып килде.

Азатлык август аенда бу мәсьәләне тагын күтәргән вакытта гимназия директорының укыту эшләре урынбасары Зөһрә Садыйкова инде азга да риза булуларын, хәзер укый торган биналары янына янкорма төзеп куйсалар да шатланачакларын белдергән иде.

Казан шәһәре мәгариф идарәсе рәисе Илсур Хәдиуллин сүзләренчә, мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов әлеге гимназиянең хәлләрен белә. Октябрь уртасында министр гимназиядә булган.

"Хәзер без янкорма төзү мәсьәләсен тикшерәбез. Анда без дә булдык, шулай ук проектлаучы төзүчеләр дә барып кайтты инде", ди Хәдиуллин.

Рания ханым фикеренчә, әгәр бу мәсьәләне гел күтәреп тормасаң, янкорма төзү дә сүз генә булып калырга мөмкин.

Элек балалар бакчасы булган бинада гимназиянең бер өлеше урнашкан
Элек балалар бакчасы булган бинада гимназиянең бер өлеше урнашкан

"Хәзер инде бер генә җирдә дә балалар бер бинадан икенче бинага чабып йөреп укымый. Бу проблемны, минемчә, ата-аналар кайгыртырга тиеш түгел. Безнең өчен дәүләт кайгыртырга тиеш, чөнки без дә бит шул ук салымнарны түлибез", ди Садыйкова.

Бу гимназиядә башлангычлар элеккеге балалар бакчасы булган бинада, ә 5-11 сыйныфтагылар исә 42нче (рус) урта мәктәбенең сул канатындагы өченче катында белем ала. Ашханә, китапханә бакча бинасында булганга, укучылар тәнәфестә бер бинадан икенчесенә йөрергә мәҗбүрләр. Спорт залы да заман таләпләренә җавап бирми, ул кечкенә. Химия, физика фәннәренннән лабораторияләр юклыгы да укытуга тискәре йогынты ясый.

18нче татар гимназиясе 2005 елда милли мәгариф өлкәсендә Каюм Насыйри исемендәге республика бүләген ала. 2006 елда Русия президенты грантын ота, 2013-14 уку елында Русия күләмендә "Школа цифрового века", 2013 елда "Русиянең 100 яхшы мәктәбе" бәйгеләрендә дипломга лаек була.

XS
SM
MD
LG