Accessibility links

Бизнес кылу кайсы илдә кулайрак?


Росстат мәгълүматына караганда, 2014 елның беренче сигез аенда Русиядән чит илләргә китүчеләр саны Путин хакимияттә торган елларны алганда иң югары дәрәҗәгә җиткән. Бизнес кылу кайсы илдә кулайрак, дигән сорауны яшь эшкуарлар, кәсепләрен берәр башка илдә башлап карарга ниятләгән бизнесменнар бирә. Төгәл җавап юк, һәркемнең үз тәҗрибәсе, әмма халыкара финанс институтлар башкарган кайбер тикшеренүләр вазгыятьне күпмедер дәрәҗәдә күзалларга мөмкинлек бирә.

Дөнья банкының белгечләр төркеме "Бизнес кылу 2015" дип аталган еллык хисабын бәян итте. Әлеге хисапта дөньяның 189 илендә бизнес кылу шартларын тикшерү нәтиҗәләре китерелә. Атап әйткәнә, белгечләр һәр илдә эшкуарлыкка иң нык тәэсир иткән түбәндәге ун тармакны тикшергән:

  1. Бизнесны башлап җибәрү
  2. Төзелешкә рөхсәт алу
  3. Электр челтәренә тоташу
  4. Милекне теркәү
  5. Кредит алу
  6. Вак инвесторларны яклау
  7. Салымнар түләү
  8. Чит илләр белән сәүдә итү
  9. Контрактлар үтәлү
  10. Банкротлыктан чыгу

Шушы эшләрне башкарып чыгу өчен һәр илдә күпме кәгазь, ничә көн, күпме акча кирәклеге хисапланган. Бар күрсәткечләр кушылып саналганнан соң илләр бер исемлеккә тезелгән. Иң күп балл җыйган, димәк бизнес өчен иң кулай дип табылган илләр исемлек башында, менә алар (беренче унлык):

  1. Сингапур
  2. Яңа Зеландия
  3. Һоң Коң
  4. Дания
  5. Көньяк Корея
  6. Норвегия
  7. Кушма Штатлар
  8. Британия
  9. Финляндия
  10. Австралия

Татарстан түрәләре күп еллар сабак алырга йөргән Сингапур буген дә эшкуарлык өчен дөньяда иң кулай ил санала. Соңгы елларда алар Малайзиягә йөри башлады, бу ил дә шактый югары – 18нче урында.

Алга таба, дөресрәге аска таба, Татарстан һәм Башкортстан эшкуарларын кызыксындыра алырдай тагын берничә ил:

14. Германия
18. Малайзия
55. Төркия
62. Русия

Тулы мәгълүматны хисапның үзендә табып була: Бизнес кылу 2015

Илләр исемлеге. "Бизнес кылу 2015" хисабыннан
Илләр исемлеге. "Бизнес кылу 2015" хисабыннан

XS
SM
MD
LG