Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каталония референдумыннан соң сөйләшүләр көтелә


Каталониянең символик референдумында сайлаучылар чираты, Барселона. 9 ноябрь 2014
Каталониянең символик референдумында сайлаучылар чираты, Барселона. 9 ноябрь 2014

Каталоаниянең бәйсезлек турындагы символик референдумы Мадрид белән Барселонаны яңа вазгыятькә куйды. Сөйләшүләр җиңел булмаска охшый.

Каталониядә узган бәйсезлек референдумы нәтиҗәләрен тарафларның икесе дә үзләренең җиңүе дип күрсәтә. Бәйсезлек тарафдарлары референдумда катнашканнарның 81 процентының бәйсезлек өчен тавыш бирүен каталаннарның Испаниядән бәйсез булу отмылышына дәлил итеп китерсә, бәйсезлеккә каршылар референдумда тавыш бирә алган 5,4 миллион сайлаучының анда бары 2,23 миллионы гына катнашуын әйтеп, бәйсезлеккә өндәүчеләрнең җиңелүен белдерә. 1992 елда Татарстанда уздырылган суверенлык референдумында сайлаучыларның 81,7 проценты катнашып шуларның 61,4 проценты бәйсезлекне хуплавын белдергән иде, әмма Мәскәү аны танымады.

Каталониянең бәйсезлек яклы хакимияте хокуый нигезле референдум үткәрү өчен Мадрид белән ике ел чамасы тарткалашканнан соң, ризалык ала алмыйча, андый референдум үткәрү ниятеннән баш тартты һәм символик референдум үткәрү белән генә чикләнде. Бу референдум нәтиҗәсе нинди генә булмасын, ул хокукый көчкә ия түгел.

Шулай да бу тавыш бирү Мадрид белән Барселонаны яңа вазгыятькә куя. Кайбер күзәтүчеләр хәзер Испания һәм Каталония арасында сөйләшүләр башлануга өметләнүләрен белдерә. Барселона университетының хокук һәм сәясәт профессоры Һорди Матас бу референдум сәяси сөйләшүләр зарурлыгын күрсәтүче көчле ишарә булды ди.

"Каталония һәм Испания сәясәтчеләренең Каталония турында сөйләшүләр үктәреп килешүгә ирешүе өчен этәргеч булырга тиеш бу", ди Матас.

Артур Мас
Артур Мас

Якшәмбе кичендә Каталония хөкүмәте башлыгы Артур Мас Мадридка сөйләшүләр тәкъдим итәргә җыенуын белдерде. Аның тәкъдимнәре арасында үзәк хөкүмәткә иң күп салым түләүче булган Каталониягә үзәк бюджеттан өлешне арттыру һәм бәйсезлек турында хокукый нигезле референдум үткәрү тәкъдимнәре дә булыр кебек.

Испания премьер-министры Мариано Раһой Испаниянең 17 төбәгендәге финанс системын үзгәртү һәм контституцияне реформалау турында сөйләшергә әзер булуын белдерде.

Мариано Раһой
Мариано Раһой

Испаниянең төп газетлары, шул исәптән сулчы El Pais, уңчы El Mundo һәм иң зур тиражлы la Vanguardia да сөйләшүләр зарурлыгы турында язып чыкты.

"Берни дә эшләмәү сәясәтен туктатырга кирәк. Моңарчы демократик Европада ватандашлар күтәрелешенең шул дәрәҗәгә җиткәне юк иде әле... Аңа күз йому яки аны кечерәйтеп күрсәтү зур хата булачак. Бүгенге хәлдә каршылыкны дәвам итү зур сәяси хата булачак", дип яза la Vanguardia.

Әмма сөйләшүләр җиңел булмаячак. Хакимияттәге Масның урта-уңчы Конвергенция һәм берлек фиркасе төбәк парламентында күпчелектә түгел һәм кануннар чыгару өчен Каталония сулчы республикан фиркасе белән коалициягә таяна.

Соңгы вакытта фикер белешүләр сулчы республиканнар тарафдарларының артуын күрсәтә. Бу фирка Каталониядә вакытыннан алда сайлау үткәрүне һәм Испания белән сөйләшүләрдә башта берьяклы бәйсезлек игълан итүне яклый.

Ориол Һункуерас
Ориол Һункуерас

Сайлаулар үтеп, сулчы республиканнар җиңеп чыккан очракта, Мадрид Мас белән түгел, ә тагын да кискенрәк сәясәтче, Масны этеп чыгарачак сулчы республиканнар җитәкчесе Ориол Һункуерас белән сөйләшергә мәҗбүр булачак. Бу фирканең вакытыннан элек узарга мөмкин парламент сайлавына бәйсезлек платформасы белән чыгу тәкъдименә бәйсезлек яклы башка кайбер фиркаләр дә кушылды.

Шул ук вакытта Раһойны да киләсе елда җирле, төбәк һәм илкүләм сайлаулар көтә. Раһой Каталония алдында чигенергә мәҗбүр булган очракта, аның болай да каты тәнкыйтьләнүче Халык фиркасе тарафдарларының ачуы тагын да артырга мөмкин.

XS
SM
MD
LG