Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кырымда мәчеткә ут төртү тырышлыгы – баскынчыларның чираттагы вәхшилеге"


Коз авылындагы мәчетнең яндырылган тәрәзәсе
Коз авылындагы мәчетнең яндырылган тәрәзәсе

12 ноябрь кичендә Коз авылындагы мәчеткә ут төрткәннәр. Рефат Чубаров бу хәлне ярымутрауны басып алучыларның чираттагы вәхшилеге дип бәяли.

Кырымдагы Коз (Солнечная долина) авылында мәчтене яндырырга тырышу – кырымтатарларга карата золымнарны, янауларны туктатырга дигән чакыруларга басып алган хакимиятнең җавабы булды, дип бәяләде Кырымтатар Мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров.

"12 ноябрь төнендә хәзерге бандитлар, алар – сталинчы әтиләренең варислары, кырымтатарлар үз ватаннарына кайткач салган мәчетне, юкка чыгарырга теләде", дип язды ул Фейсбукта.

13 сентябрь иртәсендә Кырым мөселманнары диния нәзарәте әлеге җинаятьнең билгесез кешеләр тарафыннан ничек кылынганлыгын аңлатты.

Коз авылындагы мәчет
Коз авылындагы мәчет

​Мәчет имамы Эдем Мөслимов сүзләренчә, бу хәл 12 ноябрьдә кичке тугызлар тирәсендә була. Мәчетне яныдырырга теләүчеләр башта тәрәзәгә ут төртә, аннан соң аның аша гыйбадәтханә эченә үтәләр. Беренче катның идәненә утын өеп, аны яндырып җибәрергә телиләр. Бу хәлне мәчет ишек алдындагы йортта торган сакчы сизеп ала. Ул мәчеткә ут кабуны булдырмый кала. Ут төртергә теләүчеләр качып китә.

Кырымтатарлар илләреннән куылганга кадәр Солнечная долина авылы Коз дип аталган була.

1944 елның 18 маенда Коз халкы да ярымутрауда яшәүче башка кырымтатарлар белән бергә мәҗбүри илләреннән сөрелә. Авыл бушап кала. 1945 елның 21 августында РСФСР Верховный Совет президиумы чыгарган фәрман белән Коз атамасы Лагерноега алыштырыла. "Лагерное совет режимының асылын ачканга, аннары аны Солнечная долинага алыштырырга булганнар, күрәсең”, ди Чубаров.

Мәҗлес җитәкчесе үзенең белдерүендә мәчетне яндырырга тырышуны "Кырымда басып алучылар режимы кылган җинаятьләрнең чираттагы вәхшилеге буларак" бәйләде.

XS
SM
MD
LG