Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Боинг һәлакәте корбаннарына һәйкәл ачылды


Казанда былтыргы очкыч һәлакәте корбаннарына һәйкәл ачылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:31 0:00

"Казан" халыкара һава аланында, 2013 елның 17 ноябрендә һәлакәткә очраган Боинг-737 очкычы корбаннары хөрмәтенә мәрмәрдән эшләнгән мемориаль дивар ачылды. Анда казада һәлак булучыларның барысының да исемнәре генә чокып язылган, каза турында мәгълүмат бирелмәгән.

Һава аланың "Терминал-2" бинасы янында урнашкан мемориал дивар кара мәрмәрдән эшләнгән. Анда һәлак булучыларның фамилияләре, ә исем һәм аталарының исемнәре бары тик баш хәрефтән бирелгән. Җәя эчендә һәлак булучыларның туган көннәре язылган.

Бу хәтер диварының 2013 елның 17 ноябрендә Казан һава аланындагы очкыч фаҗигасендә һәлак булучылар хөрмәтенә булдырылуы турында да бернинди мәгълүмат юк.

Гомумән, бу урынга узган елгы Боинг һәлакәте турында берни дә ишетмәгән кеше килсә, аңа әлеге хәтер диварының ни өчен булдырылганы турында баш ватарга туры киләчәк.

Кара мәрмәрдә һәлак булучыларның фамилияләре алфабит тәртибендә язылган. 50 кешедән торган исемлек Акулинина фамилиясе белән башлана, Янкилайкис фамилиясе белән тәмамлана. Исемлекнең урта бер тирәсендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның казада һәлак булган өлкән улы Ирек Миңнехановның фамилиясе күзгә ташлана.

Озынлыгы биш, киңлеге һәм биеклеге өчәр метр чамасы булган хәтер диварының нәкъ уртасында зур чәчәк бәйләме куелган. Шулай ук ак һәм кызыл гөлчәчәкләр, канәфер чәчәкләре дә диварның аскы өлешенә җәеп салынган.

Күрәсең, һәлак булганнарның туганнары инде монда булырга өлгергән. Чөнки Татарстан матбугаты әлеге дивар янындагы төп чараларның 17 ноябрь – казага нәкъ бер ел тулган көнне оештырылачагын, ә 16 ноябрьдә бу урынның иң элек, казада һәлак булганнарның туганнарына күрсәтеләчәге турында белдергән иде.

Шунысын да әйтергә кирәк, фаҗигадән соң КФУ Боинг-737 һәлакәте корбаннары хөрмәтенә һәйкәл төзү өчен бәйге игълан иткән һәм анда Маргарита Калининаның, очкыч фаҗигага очраган вакытта туктап калган сәгать һәм сәгать тирәли аска таба төшеп барган очкыч рәвешендәге проекты җиңеп чыккан иде. Интернет аша уздырылган тавыш бирүдә 90 меңнән артык кеше катнашкан һәм аларның 36 проценттан артыгы нәкъ менә Маргарита Калининаның проектына тавыш биргән иде. Әмма нәтиҗәдә Казан һава аланында Боинг фаҗигасен тулысынча аңлатып биргән һәйкәл урынына һәлакәт турында бернинди мәгълүмат бирмәгән, бары тик һәлак булучыларның исемнәре язылган кара мәрмәр таш пәйда булды.

2013 елның 17 ноябрендә "Казан" халыкара һава аланында "Татарстан" авиаширкәтенең Мәскәүдән Казанга кайтучы Боинг-737 очкычы һәлакәткә очрады. Очкычтагы 44 юлчы һәм алты экипаж хезмәткәре һәлак булды.

XS
SM
MD
LG