Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов белән Хәмитовның 2016 елга кадәр президент дип аталулары ихтимал


Татарстан һәм Башкортстан президентлары Рөстәм Миңнеханов (с) һәм Рөстәм Хәмитов Уфада очраша. 22 декабрь 2010
Татарстан һәм Башкортстан президентлары Рөстәм Миңнеханов (с) һәм Рөстәм Хәмитов Уфада очраша. 22 декабрь 2010

Русия Дәүләт думасы Татарстан һәм Башкортстан республикалары башлыкларының президент дип аталуларын 2016 елның гыйнварына кадәр озайту мәсьәләсен караячак.

Әлеге тәкъдим белән парламентның Конституция комитеты рәисе Владимир Плигин һәм әлеге комитет әгъзасы Владимир Поневежский чыккан. Русия парламенты 2015 елның гыйнварыннан илдә бер генә президент калдырырга булган иде. Сүз Русия президенты турында бара. Әлеге уңайдан махсус федераль канун да кабул ителде.

Татарстан бу канунны тормышка ашырырга ашыкмады. Быелның июлендә депутатлар җәйге ялга таралышыр алдыннан Татарстан Дәүләт шурасы канунилык һәм хокук тәртибе комитеты башлыгы Шакир Яһудин республика Конституциясенә Татарстан президенты атамасына бәйле үзгәрешләр инде быелның көзендә кертеләчәк, дигән иде. Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика президенты атамасын үзгәртү турында тагын бер кат Мәскәү белән сөйләшергә кирәк дип әйтте. Татар яшьләре 2012 һәм быелгы корылтайда президент атамасын саклап калуны якларга чакырган белдерү кабул итте. Август аенда "Селигерда" Казан егете Тимур Вишневский Путинга бу хакта сорау биргәч, Русия президенты бу мәcьәләне төбәкләр үзләре хәл итәргә тиеш дигән сүзләр әйтте.

Башкортстан парламенты исә агымдагы елның февралендә "президент" сүзен "башлык" сүзе белән алыштырырга карар итте. Башкортстан Конституциясенә кертелгән бу үзгәреш 2015 елның гыйнварыннан гамәлгә керергә тиеш.

Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровның субъект җитәкчеләрен "президент" атамасыннан баш тартырга чакырган белдерүеннән соң Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитов "башлык" булырга ризалыгын белдерде. Шул ук вакытта башкорт яшьләренең "Күк бүре", "Ак тамыр" һәм кайбер башка җәмәгатьчелек оешмалары Башкортстан җитәкчесе Татарстандагы кебек үк фәкать президент дип аталырга тиеш дип исәпли. Аларның бу уңайдан фикерләре каршылык чараларында яңгырады, мөрәҗәгатьләргә кертелде.

Билгеле этносәясәтче, тарих фәннәре кандидаты Илдар Габдрафыйков Азатлыкка төбәк башлыкларының ничек аталуын Русия Думасы түгел, ә ул төбәкләрдә яшәүче халык хәл итәргә тиеш диде:

Илдар Габдрафыйков
Илдар Габдрафыйков

"Селигер" форумында Русия президенты Владмир Путин төбәк башлыкларының ничек аталуын Мәскәү хәл итмәвен әйтеп, Татарстаннны "үзгә" төбәк буларак атаган иде. Русия парламенты, төбәк башлыкларының исемнәрен кечерәйткәч, илдә Владимир Путин һәм Рөстәм Миңнеханов кына президент булып кала дигән фикер туды. Менә Русия парламенты бу "хата"ны төзәтергә булган. Моның өчен башкорт оешмаларының таләпләре дә бик вакытлы һәм уңышлы – ике төбәк башлыгын да тигезләштереп, тагын бер ел президент булып калырга мөмкинчелек бирәчәкләр һәм 2016 елдан исемнәр кечерәйтеләчәк. Русия парламенты моны эшләячәк. Әлеге төбәк башлыкларының ничек аталуын аларда яшәүче халык хәл итәргә тиеш."

Башкортстан татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Рәмил Хөсәенов Башкортстан җитәкчесенең ничек аталуына битараф, Татарстанда президент атамасын саклау яклы булуын белдерде:

Рамил Хөсәенов
Рамил Хөсәенов

"Татарстан һәм Башкортстан республикаларын тигезләргә ярамый. Татар дәүләте Русиягә үзе теләп кушылмаган, аны яулап алганнар. Алар Русиягә кушылуны зурлап бәйрәм дә итмиләр. Конституцияләренә дә "халыкара хокук субъекты" дигән сүзләр кергән. ("Халыкара хокук субъекты" дигән төшенчә Татарстан Конституциясеннән 2002 елда алынды – ред.). Шуңа мин Татарстан җитәкчесе дә президент дип аталырга тиеш дип исәплим. Башкортстанга килгәндә, Русия Дәүләт думасының бу хакта карары булу белән Рөстәм Хәмитов исем үзгәрүгә исе китмәвен белдерде. Башкортстанда "президент" исемен калдыруны кайбер башкорт оешмалары гына яклый. Татар иҗтимагый үзәгенең бу хакта позициясе билгеләнмәде. Шулай да, күпчелекнең "башлык" дип аталуны хуплавын беләм. Татарстан башын "президент" дип атау өчен көрәшүгә без дә кушылырга әзербез".

XS
SM
MD
LG