Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рафаэль Вәлиев: "Угрыларга киртә кую өчен халыкның да ярдәме кирәк"


"Кара археологлар" металл табу җайланмаларын куллана (архив фотосы)
"Кара археологлар" металл табу җайланмаларын куллана (архив фотосы)

Татарстанда тарихи мирасны "кара угрылар"дан саклау юллары турында тарихчы, профессор Рафаэль Вәлиев белән сөйләштек.

Күптән түгел Русиядә яңа канун гамәлгә керде. Моңа кадәр тарихи мирасны талаучы “кара угрылар” 2-3 мең сум штраф белән генә котылса, хәзер инде 500 меңгә кадәр җәза алачак. Тарихи-архитектура һәйкәлләре белән мактанырлык Татарстанда бүген вазгыять ничегрәк тора? Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты проректоры, профессор, тарихчы Рафаэль Вәлиев белән әнә шул хакта сөйләштек.

– Рафаэль әфәнде, күптән түгел Казанда археологларның Бөтенрусия конференциясе булып узды. Әмма аңа карап кына “кара археология”гә нокта куелмый. Бервакыт сез, республикада җиде мең тарихи мирас исәпләнә һәм шуның биш меңе археологик мирас булып тора, дигән идегез. Бу – бик зур сан. Һәм шушы археологик урыннар күп кенә җинаять эшләренә сәбәп булып тора. Әйтик, ике ел эчендә Татарстанда ун җинаять эше кузгатылган. Шуның икесе Чистай районында иде. Әмма шушы җинаять кылучыларны җәзага тартмадылар, елларча сузылган мәхкәмә карарырының нәтиҗәләре хакында ишетелмәде.

​– Башка төбәкләр белән чагыштырганда, безнең җирлектә биш мең археологик мирасның булуы – ул бик зур сан. Моңа шәһәрлекләр, авыллар, табылдыклар да керә. Борынгы шәһәр һәм авылларның саны өч меңнән артып китә. Әлбәттә, бу – Татарстанның бик зур байлыгы. Чөнки борынгы тарихны без археологик һәйкәлләр аша гына өйрәнә алабыз. Соңгы елларда республикада әлеге өлкәдә бик күп эшләр эшләнелә. Әйтик, Кирмәндә казынулар булмаса, Казанның меңьеллыгы турында сөйли дә алмаган булыр идек. Быел Болгар тыюлыгы ЮНЕСКО га керде. Әлеге тарихи җирлектә 150 ел инде археологик казынулар алып барыла. Соңгы елларда алар тагын да күбәйде. Әле безнең районнарда, авылларда да археологик мираслар бар. Аларның барысы да диярлек администрация карамагына кертелгән. Шуны әйтәсе килә, соңгы ун ел эчендә авыл-район җирлекләрендә “кара археологлар” күбәйде. Мин аларны археологлар дип атамас идем, “кара угрылар”, бурлар дип әйтү аларга күбрәк туры килә кебек. Чөнки археолог булу өчен укырга, аспирантура тәмамларга, диссертация якларга кирәк. Менә шушы кара угрыларны милиция хезмәткәрләре еш тоткарлый.Ләкин боларга җәза бирүнең бернинди дә кануны юк, аларның металл табу җайланмаларын тартып алалар, ике-өч мең сум штраф түләтәләр дә, аннан җибәрәләр иде. Әмма күптән түгел яңа канун чыкты һәм гамәлгә керә башлады. Хәзер кара угрылар 400-500 мең сум күләмендә штраф түләячәк. Археологик һәйкәлләрнең барысы да шәһәр уртасында түгел бит. Күбесе япан кырда урнашкан. Металл табу җайланмалары белән киләләр дә кеше күзеннән ерак кырлардан бөтен байлыкны җыеп алып китәләр. Бөтен гаепне хөкүмәткә генә аударып калдыру да дөрес түгел, тарихи мираска халык үзе дә битараф булмаска тиеш. Үзебезнең байлыкны үзебез сакламасак, аны кем саклар?

– Бүген кара угрылар арасында әнә шул 400-500 мең сум штрафны түләүче бармы?

Рафаэль Вәлиев
Рафаэль Вәлиев

– Бүгенге көндә административ кына түгел, җинаять кодексы буенча да җәза бирелергә тиеш. Унлап җинаять эше ачылган, тиешле җәзасы күрелмәгән, дибез. Юристлар эшләгәндә, ниндидер нәтиҗә булсын өчен хокукый бәя бирү мөһим. Шуның өчен табылдыкларга юридик яктан бәяләрне дөрес бирергә кирәк. Бу эштә мәдәни мирасны саклаучы белегчләр, археологлар катнашырга тиеш. Шул вакытта гына ниндидер нәтиҗә турында сөйләргә мөмкин һәм тиешле җәзага тарта аласың. Егерме ел элек безнең тарихи-архитектура һәйкәлләре белән шундый ук хәл булды. Әмма анда да ниндидер үзгәрешләр булды дип әйтә алмыйм. Ваталар, җимерәләр, ләкин сүз әйтүче юк иде. Бүген исә тарихи-архитектура һәйкәлләрен алай ук җимермиләр. Аның белән прокуратура, эчке эшләр министрлыгы, гомумән, хөкүмәт шөгыльләнә башлады.

– Кара угрыларның махсус сайтлары бар. Чит илләрдә тарихи мирас читкә чыкмый, музейлар кара угрыларның табылдыкларын үзләре сатып ала. Нигә шул ысулны безгә дә кертмәскә әле?

– Русиядә “Тарихи табылдыклар башка илләргә таралырга тиеш түгел” дигән канун бар. XX гасырның башында Русия империясенең андый кануны булмаган. Бу хакта күп сөйләгәннәр, ә 90нчы елларда Русиядә әлеге канун гамәлгә керә башлады. Бүген табылдыкларны җиңел генә чит илләргә алып чыга алмыйсың. Ниндидер күргәзмәләр үткәргәндә, махсус рөхсәт алып кына чыгарып була аларны. Ләкин Русия җирлегендә угрылар табылдыкларны рәхәтләнеп сата. Ничек аңа киртә куярга? Монда күп чаралар күрергә кирәк.

– Чит илләргә дә саталармы?

– Чит илләргә яшерен рәвештә чыгаралар, әлбәттә. Ә чыгарырга ярамый, таможня хезмәткәрләре туктатырга, җинаять эшләре кузгатылырга тиеш.

– Күптән түгел Төркиядә Лидия патшалыгының тарихи-архитектура һәйкәлләрен карап кайттым. Зур кыяларда патшаларның каберләре күмелгән. Менә шундагы тарихчылар: "Биредәге байлыкны талаучы кара угрылар шулкадәр күп. Аларны тыя алмыйбыз. Күбрәк кич белән талыйлар", - дигән иде. Димәк, чит илләрдә дә шул ук вазгыять хөкем сөрә.

– Тагын бер кат әйтәм, монда халыкның катнашуы кирәк. Тарихи байлыкларга ихтирамы булмаса, тарихи-архитектура һәйкәлләрен саклау мөмкин түгел. Тагын бер мөһим якка тукталам: Куйбышев, Түбән Кама сусаклагычында су күтәрелгәч, шактый гына һәйкәлләр су астында калды. Без анда һәйкәлләр калмаган дип уйлаган идек. Алтын Урда чорындагы шәһәрлекләр кайчандыр су астында калган иде. Һәм без әлеге каланың бозылмыйча саклануына шаккаттык. Су юып киткәннән соң да шактый гына археологик казылмалар табылды. Әйтик, Спасс районында Семеновка дигән бер урын бар. Ул бер утрау шикелле җир. Су киткәннән соң анда археологик казу эшләре алып барырга да кирәкми. Барлык тарихи байлык ялтырап ята. Минем диссертация темасы Болгар, Алтын Урда чорына караган акчалар турында иде. Менә шул җирләрне тикшереп йөргәндә, яр буенда акчалар, кыйммәтле бизәнү әйберләре күрергә туры килде. Андый урыннарны да һәрдаим күзәтеп торырга һәм табылдыкларын музейларга тапшырырга кирәк.

– Рафаэль әфәнде, бүген Биләр тыюлыгының бары тик бер проценты гына археологлар тарафыннан тикшерелгән. Бу бик аз бит инде. Сәбәбе нәрсәдә? Дәүләттән акча бүлеп бирелмиме, әллә Биләр белән тарихчылар кызыксынмыймы, әллә инде кара археологларның тарихи мирасны урлап бетергәнен көтәбезме?

– Болгар тыюлыгы ЮНЕСКО исемлегенә кергәндә, егерме илдән килгән илчеләр тарихи җирлекнең ничә проценты тикшерелгәнен сораган иде. Без, өч процент казу эшләре башкарылган, дип җавап бирдек. Алар шатландылар. Нигә? Чөнки бу байлыклар – җирдә һәм алар ничек бар шул килеш сакланганнар. Археологик казу эшләре үткәрелергә тиеш, әлбәттә. Ләкин бүгенге көндә яңа ысуллар бар. Шул ук геофизик, космик ысулларны да эшкә җигәргә кирәк. Безнең республикада Болгар, Биләр турында махсус программалар бар. Бүген археологик эшләрне яңа ысуллар белән үткәрергә кирәк. Тарихи һәйкәлләр бик күп, шуның өчен бөтенесен бер вакытта өйрәнеп бетереп булмый. Аңа вакыт кирәк.

– Болгар тыюлыгы ЮНЕСКО исемлегенә кергәнче, археологик казылмаларга шактый гына дәгъва белдерделәр. Казылмалар ачык түгел, бетон белән күмелгән. Археологлар казый, ә тарихчылар күмдерә, дип әйтүчеләр дә күп иде. Мондый аңлашылмаучанлык, чыннан да, булдымы? Археологик казылмаларга яңа ысул белән үзгәрешләр кердеме?

– Болгар тыюлыгы ЮНЕСКО исемлегенә керер алдыннан шактый күп эшләр үткәрелде. Монда бит археологик казылмалар гына түгел, консервация, реставрация эшләре дә бар. 50-60нчы елларда казылмаларны бетон, цемент белән каплап кую каралган иде. ЮНЕСКО исемлегенә керер өчен аларның барысын да алырга туры килде. Чөнки аның урынына тарихи ташларны консервацияләделәр. Бүген археологик казылмалар Бөтендөнья мирасны саклау конвенциясе буенча консервацияләнә, реставрация ысуллары буенча эшләнелә. Әлбәттә, бу эшне дәвам итәргә кирәк.

Алсу Хәсәнова
журналист, Казан

XS
SM
MD
LG