Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кадерең булырмы, Türkvizyon?


Türkvizyonда өченче урын алган "Заман" төркеме, Башкортстан.
Türkvizyonда өченче урын алган "Заман" төркеме, Башкортстан.

Türkvizyon бәйгесе белән Казанның 2014 елда Төрки дөнья мәдәни башкаласы булуы да тәмамланды. Мине иң кызыксындырган сорау – ничә процент татар кешесе Казанның шундый статуска ия булганын белде дә, Türkvizyon дип аталган җыр бәйгесе турында хәбәрдар булды икән?

21 ноябрь кичендә Казанда төрки халыкларның Türkvizyon җыр бәйгесенең финалы узды. Бу "Казан – төрки дөньяның мәдәни башкаласы" дигән проектка йомгак ясаучы төп чара да булды.

6-7 мең кеше сыешлы Татнефть-Арена залы ярымфиналда яртылаш буш иде. Финалда халык күбрәк булса да, барыбер буш урыннар шактый күренде. Хәбәрдарлык, гади генә PR җитеп бетмәгән дигән сүз түгелме соң бу? Хәер, монда халыкның гаебе юк – бу бары тик киңкүләм мәгълүмат һәм реклам чараларының эшләп җиткермәве дип саныйм. Һәм бу шелтә "Казан – Төрки дөньяның мәдәни башкаласы" дигән халыкара (!) проект кысаларында узган бөтен чараларга да кагыла дияр идем.

Ә бит Казанның еллык вазифасы да, Türkvizyon да чыннан да игътибарга лаек иделәр. Бер ел эчендэ татар халкына тарихи бәйләнешне күрсәтеп тә, төрки дөньяда бердәм булып яшәүнең әһәмиятен аңлатып та, эзлекле рәвештә халыкны Türkvizyon тамашасына барырга да күндереп була иде. Теләк булганда. Һәм киресен эшләү дигән фәрман булмаган очракта. Нәрсә комачаулагандыр – әлегә билгесез.

Бәйгенең үзенә килгәндә, финал өлеше матур үтте, һәр конкурсантның тырышып әзерләнгәне күренеп тора, чыннан да көчле иделәр, һәрберсенең үзенә күрә харизмасы, тавышы бар. Ярымфиналда 12 катнашучы сайлап алынды, ләкин финалда инде катнашучылар ишәйгәнлеге ачыкланды – Якутия, Азәрбайҗан һәм Болгарстан вәкилләрен дә керткәннәр булып чыкты. Оештыручылар моны ярымфинал барышында тавыш бирүдә киткән техник хата белән аңлатты.

Һәрбер конкурсантны, аның җырын һәм киемен тикшереп язарга иренәм. Türkvizyonга бармаучыларга концертның язып алынган видеосын интернеттан булса да табып карарга киңәш итәм. Төрки дөньяны күңелгә кертергә кирәк дип саныйм. Ул һәр татарның йөрәгендә урын тапсын, ояласын иде. Кемдер Türkvizyonны артык җиңел чарага санап, аның куәтенә ышанмый. Әмма, миңа калса, нәкъ менә шундый җиңелчә (попсовый) чаралар гади халык күңеленә юлны ярырга һәм миллилек, төркилек орлыгын салырга сәләтле.

Алсу Исмәгыйлева
журналист, Казан

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра.

XS
SM
MD
LG