Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар җыры"на тугыз меңлек билетлар да сатылып беткән


"Татар җыры" эстраданы каеннардан югары күтәрде"
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:37 0:00

“Татар җыры” фестивален оештыручылар матбугат очрашуы уздыра, 25 ноябрь 2014

“Татар җыры” фестивале уза башлауга быел 15 ел тула. Юбилей концерт оештыруга 12 миллион сум акча тотылган. Оештыручылар, кризис комачауламады, ди. Бу турыда алар бүген матбугат очрашуында сөйләде.

Русия җырчылары икътисади кризис сәбәпле, концерт турларын кичектерә, оештырудан баш тарта, чөнки халыкның сатып алу куәте түбән. Азык-төлеккә хаклар күтәрелгәндә концерт кайгысы юк. Әмма “Татар җыры” оештыручылары икътисадый кризис җилләре безгә кагылмады дип әйтә. Быелгы тамашага билетларның бәясе 500 сумга арткан, иң арзаны – 4 мең 500 сум, ә иң кыйммәтлесе – 9 мең. “Татар җыры” әле 20 декабрьдә генә узса да, бүгенгә сатылмыйча бары тик 50 билет кына калган, 9 меңлелекләре инде беткән. Һәр елдагыча “ажиотаж”.

“Барс-Медиа” ширкәте идарә рәисе Камил Гәрәев “теләсәк тә билет бәясен түбән төшерә алмыйбыз”, – дип әйтә. “Без бу фестивальне Казанның меңеллыгы елында башлап җибәрдек. Татарның бай мәдәниятен күрсәтү максат иде, ниндидер бер еллык нәтиҗә ясый торган тамаша эшләү теләге бар иде. Без максатыбызга ирештек. “Татар җыры” – ул республика, татар тормышында бик әһәмиятле вакыйга. Ул сыйфатлы тамашага әверелде. Без башта чыгымнарны каплый алмадык, әмма хәзер без үз-үзебезне тәэмин итәрлек, чыгымнарны капларлык, кайдадыр керемне дә булдырырлык дәрәҗәгә җиттек”, – диде ул.

Соңгы вакытта зур тамашаларны “Татнефть Арена” кебек зур мәйданнарда уздыру тренды да барлыкка килде. Күп кеше килгән саен, билетларны төрле бәягә сатып була. Кесә калынлыгына карап, теләгәннәр залның VIP өлешендә утырып карарлык зур акча да түгә ала, шул ук тамашаны ерактан булса да, әмма билетны күпкә арзан хакка алып та багарга мөмкин. Бу сүзгә “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов кушылып фикерләрен җиткерде.

“Татар җыры” фестивален оештыручылар матбугат очрашуы уздыра
“Татар җыры” фестивален оештыручылар матбугат очрашуы уздыра

“Әйе, тамашаны “Татнефть Арена”, “Баскет холл” кебек мәйданда да оештыра алабыз, булды андый тәҗрибә. Билет бәяләренең дә арзанлысын куя алабыз. Казанда 5 мең кешене сыйдырган зал була икән, барлык чыгымнар үзеннән үзе капланачак. Казан өчен “Пирамида” кебек бер мең урынлы зал кечкенә санала. Чыгымнарны каплыйм дисәң, билетларны арттырырга туры килә, юк икән, бу хәйрия концерты булачак” диде ул.

Хәер, “Барс-Медиа”ның билетны сата алмыйча калган очраклы булганы юк кебек. Сорау тәкъдимне тудыра. 9 меңгә билет сатып алучылар тезелеп тора икән, түбән бәягә төшерү бераз ахмаклык саналыр иде.

Хәмдүнә Тимергалиева билетларның бәясенә кагылган сүзгә кушылып: “Ә нигә кыйммәтле билетлар булуына аптырарга? Куанырга кирәк! Мәскәү җырчылары килсә, кызганымыйча меңәрләгән акчасын чыгарып салырга кызганмыйлар бит. Татар җырчылары да аңа лаеклы. Үзенә күрә дәрәҗәле, бай концерт та булырга тиеш безнең”, – дип фикерен җиткерде җырчы.

Ул бу фестивальдә катнашуына куанганын яшермәде. “Соң булса да уң булсын дигәннәрдер, узган ел хәтта ике “Алтын барс” сынын эләктердем. Мөнир Рахмаев белән җырлый башлаган идем, тагын да, бигрәк тә яшьләр арасында популярлаштым. Хәзер алар мине “крышевать” итә”, – дип көлдерде ул.

Иң күп “Алтын барс” сыны – Салаватта

“Татар җыры”ның былгы бюджет күләме – 12 миллион сум. Биредә дәүләт акчасы юк, бу “Барс-Медиа” үзе ерып чыккан проект. Фестиваль бюджеты ширкәт тапкан акча, иганәчеләр ярдәме һәм сатылган билетлардан туплана. Долларның өскә сикереше, рубльнең аска тәгәрәве бюджет күләменә тәэсир ясадымы дигән сорауга Камил Гәрәев: “Юк, тәэсир итмәде. Без доллар белән эш итмәдек. Килешү нигезендә без хезмәттәшлек иткән ширкәтләрнең дә бәяне күтәрүе булмады. Алдан планлаштырылганча барысы да”, – дип җавап бирде.

10 еллык юбилейга “Барс- Медиа” “Татар җыры”н җанлы концерт форматында уздырды, алар зур бәйрәм хакына гадәтләнгән фонограммадан баш тартканнар иде. 15 еллыкка да җанлы концерт булачак дип вәгъдә итәләр. Бу турыда “Татар радиосы” директоры Алмаз Миргаязов сөйләде.

“Оркестр булмаса да, җырчылар инструменталь ансамбль белән чыгыш ясаячак. Соңгы 15 елның хиты сайланып алды. Аларга халык үзе http://tatargiri.ru/ сайты, SMS аша тавыш бирде. Мәсәлән, Айдар Галимовны нинди җыры белән таныйлар? (залда утыручыларның күпчелеге “Кызыл розалар” җырын атады) Ярый, иң яхшы җыры дип сорасак? Дөрес – “Син минем җанымның яртысы”. Ул менә шул җырын башкарачак. Тагын 15 җыр – ул әлеге вакытта популяр булган җырлар. Алар да иләк аша уза. Тавыш бирү әле дә бара, әмма 98 процент җыр инде сайланды. Фонограммага җырлау булмаячак. Концертны Гөлназ Сәфәрова белән DJ Айваз алып барачак”, – диде ул.

Журналистларны артистларның сәхнәгә нинди киемдә чыгулары да, сценарийда миллилек сакланышы да кызыксындырды. Быелгы тамашаның режиссеры – Ирина Алешина. “Барысы да заманча булачак, әмма шул ук вакытта зәвыклы итеп тә киендерергә телибез. Бу эш аерым бер стилистка гына йөкләнми, эшкә тулы бер команда җәлеп ителде. Борчылмагыз: концерт милли төсмерен югалтмаячак.”, – диде ул.

Аның сүзенә Фирдүс Тямаев да кушылып, утыручыларны бераз көлдереп тә алды. Җырчыларның сәхнә киемнәренә кадәр чыгымнарның барысын да “Барс-Медиа” үз өстенә алса да ул: “Бик матур киендерәләр. Әле кыйммәт тә үзе! Узган ел киеп чыккан костюм 53 мең тора иде, кредитын әле дә түләп бетерә алмыйм. Гомумән, мине бернинди дә музыкаль белеме булмаган килеш тә шушы концертларына җәлеп итүләренә рәхмәтлемен!”, –диде ул.

“Татар җыры” 15 тапкыр уздырылганга күрә, шул вакыттан бирле ел саен “Алтын барс” сынын алучылар бар. Ләкин иң “бае” Салават Фәтхетдинов икән. Алар аңарда 17. Матбугат очрашуында булган Айдар Галимов та “Барысы да яхшы булса, миңа унбишенче сынны тапшырачаклар. ”, – диде ул. Җырчылар сынның зуррак булуын теләсә дә, ул сыннар формасын үзгәртмәгән.

Матбугат очрашуында шулай ук Татарстан Мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина да бар иде. Ул “Татар җыры”н мактап телгә алды. “Татар җыры” үз-үзен аклаган проект. “Барс-Медиа” безгә ут, тавыш куелышының, сәхнә бизәлеше нинди булырга тиешлегенең югары дәрәҗәдәге үрнәген, аның технологиясен күрсәтте. Бу – зур җаваплылык. Бу дәрәҗәне сакларга кирәк”, – дип әйтте ул.

Оештыручылар әйтүенчә, быелгы тамашага мәртәбәле кунакларга чакырулар юлланган, әмма кем киләчәге концерт вакытында билгеле булыр дип әйтү белән генә чикләнделәр.

Сүз уңаеннан, төрле елларда “Татар җырын” зур түрәләр тамаша кылды. Мәсәлән, “Татар җыры”н 10 еллыгы белән Минтимер Шәймиев та котларга килгән иде.

XS
SM
MD
LG