Accessibility links

Кремльне сәяси үтерүләргә бәйләү башка сәер үлемнәрне дә искәртә


Станислав Маркеловны һәм Анастасия Бабурованы үтерү эшенә бәйле рәвештә хөкем ителүче Евгения Хасис 2009 елның 5 ноябрендә мәхкәмәдә хөкем ителә
Станислав Маркеловны һәм Анастасия Бабурованы үтерү эшенә бәйле рәвештә хөкем ителүче Евгения Хасис 2009 елның 5 ноябрендә мәхкәмәдә хөкем ителә

Адвокат Станислав Маркеловны һәм журналист Анастасия Бабурованы үтерүдә хөкем ителгәннәр президент идарәсе белән бәйләнештә эш иткәннәрен белдерә. Ә ачылмаган җәнҗаллы үтерүләр әле күп.

26 ноябрьдә Русия Югары мәхкәмәсе Анна Политковскаяны үтерүдә гаепләнеп хөкем ителгәннәрнең шикаятен карауны билгесез вакытка кичектерде. 2006 елда "Новая газета" журналисты Политковскаяны үтерүдә гаепләнүчеләрнең берсе дә үз гаебен танымый. Политковскаяны үтерергә кем кушканлыгы да һаман билгесез булып кала.

Мәхкәмәдә Никита Тихонов һәм Евгения Хасис
Мәхкәмәдә Никита Тихонов һәм Евгения Хасис

Ә менә "Новая газета"ның икенче бер журналисты Анастасия Бабурованы һәм адвокат Станислав Маркеловны үтерүгә бәйле рәвештә хөкем ителгән Никита Тихонов һәм Евгения Хасис узган атнада үткән башка бер мәхкәмә утырышларында бу үтерүләрнең җеп очы Русия президенты идарәсенә барып тоташуын фаш итте.

БОРН (Боевая организация русских националистов) оешмасы җитәкчеләренең берсе Тихонов әйтүенчә, 2007 елда Тихонов 19 яшьлек антифашист Александр Рюхинны үтерүдә шикләнелгән вакытта аның дусты булган, аның белән бергә "Русский образ" журналын чыгарган Илья Горячев аңа гаепләүдән котылып калу мөмкинлеге булуын әйтә.

Илья Горячев
Илья Горячев

Президент Путинны яклаучы "Россия молодая" җитәкчелегенә якын кешеләр белән аралашкан Горячев, Тихонов сүзләренчә, бу проблемны "акчасыз да чишеп була, әмма хакимияттәге билгеле кешеләр өчен билгеле бер эш башкарырга кирәк булачак", ди һәм оппозиция вәкилләренә физик басым ясау турында сүз баруын аңлата.

Үтерелгән Станислав Маркелов мәете, 19 гыйнвар, 2009
Үтерелгән Станислав Маркелов мәете, 19 гыйнвар, 2009

Тихонов сөйләвенчә, киләсе очрашуларның берсенә Горячев аңа Станислав Маркелов турында мәгълүматлар алып килә һәм Маркеловның фирка оештыру өчен Көнбатыштан акча алганлыгын, әгәр ул үтерелмәсә, яшьләрнең Горячев җитәкчелегендәге "Русский образ" оешмасына түгел, ә Маркелов тирәсенә җыелачагын әйтә.

"Горячев чынлыкта мине Маркеловны үтерүгә этәрде", ди Тихонов һәм Маркеловны җаваплылыктан коткарып калу хакына үзенең гомерлек төрмә җәзасы алып ялгышканлыгын, моннан ары инде түзеп тора алмавын белдерә.

Тихонов әйтүенчә, Горячев "Местные" оешмасының Мәскәү янындагы Люберцы бүлеге җитәкчесе Леонид Симунин белән тыгыз бәйләнештә булган.

Тихонов белән бергә яшәгән Евгения Хасис исә башка фамилияләрне, шул исәптән заманында "Наши" хәрәкәтен, Дәүләт яшьләр эшләре комитетын җитәкләгән Василий Якименконы һәм президент идарәсе башлыгының беренче урынбасары булган Владислав Сурковны да атады.

Владислав Сурков
Владислав Сурков

Хасис сөйләгәннәрдән: "Илья Горячев президент идарәсе вәкиле белән шактый тыгыз бәйләнештә булуын аңлатты... Ул "Русский образ"ны багучы булган Леонид Симунин... Ул Сурковка турыдан-туры буйсынучы һәм аңа караучы Якеменкога буйсына иде".

Хасис әйтүенчә, Симунин ярдәмендә алар үзләренең урам йөрешләре, митинглары, концертлары өчен рөхсәт ала алган, әмма презиидент идарәсенең ярдәме концертлар белән генә чикләнмәгән. "Хезмәттәшлек төрле чаралар өчен, "Русский образ"ның урам йөрешләре өчен рөхсәт бирү белән генә чикләнмәде, бу чаралар турыдан-туры президент идарәсеннән финансланды", ди Хасис.

Президент идарәсе әлеге төркемгә ярдәм иткәнлеген кире кага, Симунинның идарәдә эшләмәгәнлеген белдерә. Симунин үзе дә президент идарәсендә эшләмәгәнлеген әйтә һәм Горячев белән хезмәттәшлек бары бизнес, реклама, пиар өлкәләренә генә карый иде, ди.

СОВА аналитик үзәге башлыгы Александр Верховский әйтүенчә, Симунин чынлыкта президент идарәсендә эшләмәгән, әмма аның белән бәйле кеше булган.

Александр Верховский
Александр Верховский

"Симунин президент идарәсе хезмәткәре булмаган, ул, "Местные" хәрәкәте җитәкчеләренең берсе буларак, президент идарәсеннән идарә ителгән. Һәм "Местные" Кремль яклы яшьләр хәрәкәтләре арасында чын милләтчелек элементына ия булуы белән аерылып тора иде. Шуңа күрә Симунин үзе аша "Русский образ" белән бәйләнешкә керү өчен кулай кеше булган. Кремль идарәсе "Русский образ" белән турыдан-туры эш итмәгән. Идарә төрле милләтче оешмаларны манипуляцияләгәндә төрле яман башка нәрсәләр килеп чыга иде, чөнки алар бик идарә ителә торган кешеләр түгел", ди Верховский.

Тихоновның БОРН оешмасы кимендә ун кешене, шул исәптән Макрелов белән Бабурованы үтерүдә гаепләнә. Ә бит Русиядә хакимиятләргә комачаулаучы башка журналистларның, адвокатларның һәм сәясәтчеләрнең сәер үлемнәре дә һаман ачылмый кала. Шул ук Анна Политковскаяны үтерү эшенә әле нокта куелмаган. Саный китсәң, Политковская белән бергә "Новая газета"да эшләгән Юрий Щекочихин (агулап үтерелгән), хакимиятләр тарафыннан эзәрлекләнгән мөселманнарны яклаучы адвокат Рөстәм Вәлиуллин (янәсе суда батып үлгән), милләтара мөнәсәбәтләр белгече, хокук яклаучы, сәясәтче Галина Старовойтова.

XS
SM
MD
LG