Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мордовия мөселманнары Русия мөфтиләр шурасына өметләнә


Мөслимәләр яулыктан йөрү белем алуга комачауламый дип саный
Мөслимәләр яулыктан йөрү белем алуга комачауламый дип саный

Җомга көнне Мордовиягә Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббясов киләчәк. Мөселманнар мәктәпләрдә укучыларга яулык бәйләүне тыю мәсьәләсе дә күтәрелер дип өметләнә.

Мордовия мөселманнары республикадагы мәктәпләрдә кызларга яулык бәйләүне тыю проблемасы чыкканнан бирле Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдинны көтә. Кайбер чыганакларга караганда, аның сәфәре бу якларга яз көненә билгеләнгән. Гайнетдинга кадәр Мордовиягә 28 ноябрь көнне аның беренче урынбасары Рушан Аббясов киләчәк.

Мордовия мөселманнары ул хакимият вәкилләре белән очрашып, мәктәпләрдә укучыларга яулык бәяләүне тыю мәсьәләсен дә күтәрер дип өметләнә.

Билгеле булганча, Мордовия югары мәхкәмәсе хакимиятнең яулыкларны тыю карарын үз көчендә калдырды. Хәзерге вакытта әлеге карар Русия югары мәхкәмәсенә шикаять ителгән.

Гомумән, Мордовия хөкүмәте 5 декабрьгә кадәр Азюркадан кала башка мәктәпләрдә яулыклы кызларның калмавын таләп итә.

Саранскиның 5нче мәктәбендә белем алучы Ләйсән Баляева мәктәп җитәкчелеге тарафыннан һәрдаим басым булганын әйтә.

"Мәктәп мөдире яулык бәйләү сәбәпле миңа медаль бирелмәячәге һәм минем шәһәр олимпиадасында катнаша алмаячагымны әйтте. Ни өчен минем ак яулыгым белем алуга тәэсир итәргә тиешлеген һич аңламыйм. Сыйныфташлар һәм укытучылар белән минем мөнәсәбәтем яхшы. Русия ватандашы буларак мин башкалар кебек үк мәктәптә белем алырга хокуклы", ди ул.

Рушан Аббясов
Рушан Аббясов

Сарански мәктәбендә ике кызын укыткан Динара Шабаева сүзләренчә, Больше-Елхоский мәктәпләрнең берсендә укытучы бер мөслимәдән беренче сентябрь бәйрәмендә төшкән фотоны тартып алып: "Син аны күрүгә лаек түгел", дигән. Шуннан сыйныф укучыларына: "Йә, нишлибез моның белән" дигәч, тегеләр инде алдан әзерләнеп куйган кебек "казнить ее" дип кычкырганнар. Шуннан бирле укучы кыз мәктәпкә барырга теләми.

"Русиядә һәм гомумән дөньяда хәл ителмәгән мәсьәләләр шулкадәр күп. Сугышлар, дәвалап булмый торган авырулар, үз-үзләренә кул салучыларның артуы, икътисади тотрыксызлык, экология. Күрәсең, Мордовия түрәләре чын проблемнардан игътибарны читкә юнәлтеп, барлык куркыныч безнең кызлардан килә дип күрсәтергә тели ахры", ди ул.

Мондый проблема белән Мордовиядә яулык бәйләгән һәр мөслимә очраша дияргә була. Баляева әйтүенчә, мәктәп җитәкчесе аңа өч юлны тәкъдим иткән: йә яулыкны салырга, йә өйдә белем алуга күчәргә, йә башка мәктәпкә күчәргә.

"Мин Мордовиянең кайсы гына мәктәбенә генә барсам да шундый хәл булачак", ди ул.

XS
SM
MD
LG