Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нефть иле Норвегиядән Русия нәрсәгә өйрәнә ала?


Нефть бәяләре ишелү белән Русия тагын ярык тагарак янында кала. Баксаң, нефть иле Норвегия икътисадның башка тармакларын да саклап калган, киләчәк буыннарга байлык та туплаган.

Кристиан Мидтой Норвегия башкаласы Осло үзәгендәге тәмлетамак балалар бакчасында баш пешекче булып эшли. Бердән алып алты яшькә кадәрле 100 бала йөргән бу бакчада бүген суши әзерләсәләр, иртәгә болан ите пешерәләр, балаларны гурман булырга, ягъни тәмле итеп ашарга өйрәтәләр.

Кристиан Мидтой
Кристиан Мидтой

Норвегия җан башына тулай җитештерү күләме ягыннан дөньяда дүртенче урында булса да, мондый тәмлетамак бакчалары бу ил өчен гадәти күренеш түгел. Әмма теләгән һәр ата-ана үз баласын шундый бакчага тапшыра ала. Норвегиядә баланы бакчага йөртү чыгымнарының 80 процентын дәүләт үз өстенә ала. Ә калган өлешен (аена 116 доллар) түләүне ата-ана кесәсе сизми дә кала. Норвегиядә уртача хезмәт хакы Европа берлегендәге уртача хезмәт хакыннан 50 процентка артыграк.

Бу илгә байлыкның каян килүе сер түгел. Читкә иң күп нефть сатучы илләр исемлегендә Норвегия бишенче урында. Нефть экспорты елына 40 миллиард доллар китерә. Өстәвенә шактый җанлы һәм төрлеләндерелгән икътисад муллыкны һәркемгә җитәрлек итеп бүлешү мөмкинлеге бирә.

Русиядән яки нефть чыгаручы башка элекке совет республикаларыннан аермалы буларак, Норвегиядә яшәүчеләрнең керемнәре бер-беренекеннән бик аерылмый һәм керемнәрнең тигез бүленүе ягыннан ул дөньяда иң алда торучы илләрнең берсе. Җитәкчелек тирәсендәгеләр кеше ышанмаслык байлыкка ия булган, ә халкы алардан калган коры-сарыга шөкерана кылып, хуҗа нинди сөяк ташлар икән дип күзгә карап тора торган ил түгел бу.

Нефть акчалары белән ничек эш итәргә дигәндә, Норвегия күп кенә илләр, шул исәптән Русия өчен дә бик яхшы үрнәк була алыр иде.

Икътисадның күтәрелүе

Осло ил башкаласы булса, очкыч белән көнбатышка таба 50 минутлык юлда, Төньяк диңгез яры буендагы Ставангер шәһәре Норвегиянең нефтьчелек башкаласы санала. Биредә нефть Гарәп әмирлекләреннән яки Төмән өлкәсеннән ун ел чамасы соңрак, 1969 елда табыла. Аңарчы балыкчылык шәһәре булган Ставангерда дистәләрчә ел чәчәк атып килгән тормыш, балык кисәк югалу сәбәпле, 1870 елда туктап калган була. Ставангерда гына түгел, бар илдә балыкчылык өчен төзелгән агач кораблар кирәксезгә әйләнә. Моннан соң инде балыкчылыктан калган өлеше нигездә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнгән Норвегия Европаның башка илләреннән бик нык калыша башлый.

Әмма нефть табылу тагын кисәк кенә тормышны үзгәртеп җибәрә. Әле 1960 елда гына Норвегиядә тормыш стандартлары күрше Швеция яки Даниядән 30-40 процентка түбәнрәк булса, хәзер инде бу ил әлеге күршеләрен шактый артта калдырды.

Ставангер портында нефтьчеләрнең боралак кабул итә ала торган корабы
Ставангер портында нефтьчеләрнең боралак кабул итә ала торган корабы

Нефтьнең нинди муллык китерүе Ставангерда бик нык сизелә. 1960нчы елларда 90 меңләп кеше яшәгән бу шәһәрнең халкы хәзер 204 меңгә җиткән. Ставангер портлары нефть тармагы өчен шушы ук төбәктә ясалган кораблар белән тулы. Шәһәрдә төзелгән яңа университетта 10 меңләп студент укый, яңа концерт залы, берничә зур музей да җиткергәннәр. Якында гына төзелгән япма бакча (теплица) электр яктылыгы ярдәмендә шәһәр халкын помидор һәм башка яшелчәләр белән хәтта кышкы караңгы көннәрдә дә тәэмин итеп тора.

Һолланд авыруы

Норвегия бу хәлләргә шактый урау юл аша килә. Нефть һәм газ ятмалары табылганнан соң Норвегия кронасы кыйбатлану сәбәпле илдә Һолланд авыруы дигән нәрсә башлана.

Үзенең хезмәт юлын Гыйракта нефть геологы буларак башлап 1968 елда 30 яшендә норвегияле хатыны белән бирегә күченеп килгән һәм берничә елдан яңадан нефть ширкәтенә эшкә урнашкан Фәрук әл-Касыйм ул елларны бик яхшы хәтерләвен әйтә. Норвегия халкының нефть ага башлауга беренче реакциясе кара алтын тапкан башка илләрдәге кебек үк булды, ди ул. Халык көтелмәгәндә ява башлаган нефть керемнәрен җәннәт бакчасына эләгү кебек кабул итә. Дәүләт бюджеты нефть акчалары белән шыплап тула башлый. Әмма инде 1972 елда ук Норвегия икътисадына бик зур куркыныч янавы аңлашыла.

Фарук әл-Касыйм
Фарук әл-Касыйм

"Һолланд авыруы Норвегиядә дүрт ел дәвам итте, башка җитештерү ширкәтләренең җитәкчелеге нефть сәнәгатенә күчеп китте, ә нефть сәнәгатенә инвестиция кертү өчен зур акчалар алып килгән чит ил кешеләре Норвегия кронасының бәясен шул кадәр күтәрде ки, башка илләр Норвегиянең башка экспорт тауарларын сатып алмый башлады", ди Касыйм. Башта хөкүмәт субсидияләр тарата башлый, бу исә хәлне тагын да катлауландырып җибәрә.

1976 елга, Касыйм әйтүенчә, Норвегия нефть акчалары ташкыны (цунами) куркынычы алдында кала. Норвегия Русия яки Гыйрак кебек нефть чыгаручы башка илләр эшләмәгән нәрсәне эшләргә, нефть акчаларының илгә керүенә билгеле бер чикләүләр куярга карар итә.

Баштарак хөкүмәт дәүләт карамагындагы барлык нефть ширкәтләренең керемнәрен яңа нефть ятмалары эзләүгә һәм күбрәк нефть чыгаруга тота.

Әмма 1995 елга нефть акчалары ташкыны инде нефть сәнәгате йота алмаслык дәрәҗәгә җитә. Нәтиҗәдә Норвегия махсус буфер фонды булдырып нефть керемнәрен шунда туплый башлый һәм аларны киләчәк буын норвегиялеләр байлыгы дип игълан итә. Хөкүмәт инфраструктурага һәм башка проектларга ул акчаның дүрт процентыннан артыгын алмаска дигән кыса куя һәм калган акчаны читтәге финанс базарларына кертеп нәтиҗәле рәвештә сөргенгә куа.

Икътисадны саклап калу

Ставангер портында игътибар белән караганда нефть платформасын хәтерләтүче кечкенә генә бер бина бар. Биредә 1990нчы елларда төзелгән, илнең төп керемнәре турында сөйләүче Норвегия нефть музее урнашкан. Музейның бер бүлегендәге махсус җиһаз никадәр нефть акчасының 1995 елдан бирле ил икътисадына кермичә Норвегиянең буфер фондында туплана баруын даими рәвештә саный тора.

Бу фондтагы акчалар инде 890 миллиард доллардан (Русия ширкәтләренең бүгенге бурычларыннан бераз артыграк) артып киткән. Җан башына бүлеп исәпләгәндә, һәрбер норвегиялегә инде 170 мең доллар акча тупланган дигән сүз. Бу фондның максаты – нефть акчасы беткән орчакта ил халкының ярлылануына юл куймау.

Балыкчылык фермасы
Балыкчылык фермасы

Һәм әлегә бу теория дөрес булырга охшый. Ставангердан кораб белән 45 минут барганнан соң сөләйман балыгы (лосось) фермасына эләгәсең. Биредә эшләүче биш ир-ат диңгезнең челтәр белән әйләндереп алынган өлешендә балык ашату белән мәшгуль.

Сөләйман балыкларын сатуга җибәргәнче ике ел ашатырга кирәк. Норвегия иң күп диңгез ризыклары экспортлаучы илләр исемлегендә икенче урында тора.

Мартин Штайнесс
Мартин Штайнесс

Биредә эшләүче Мартин Штайнесс нефтьнең илдәге башка төр кәсепләргә никадәр зыян китерә алуын белүе турында әйтә. Нефть акчалары өчен махсус буфер зона була торып та, Норвегия икътисады һолланд авыруыннан тулысынча котыла алмый. Диңгез ризыклары җитештерүче ширкәтләр нефть ширкәтләре кебек зур хезмәт хакы түли алмый, шуңа күрә башка ширкәтләргә үз эшләрен дәвам итү өчен бик белемле һәм сәләтле җитәкчеләр кирәк, ди ул.

Нефть коелары корыганнан соң

Норвегиянең нефть акчалары өчен булдырылган буфер зонасы бер яктан илдәге башка җитештерүчеләрне саклап калырга, ил икътисадын төрлеләндерергә (диверсификация) ярдәм итсә, икенче яктан нефть керемнәре һичшиксез бетәчәк киләчәк заманга да әзерләнү булып тора.

Бьерн Видар Лорен
Бьерн Видар Лорен

Норвегия нефть һәм газ берләшмәсендә эшләүче Бьерн Видар Лорен илдә нефть чыгару 2000 елдан бирле кими бара, 2011 елда тагын бер зур ятма табылу да моны туктата алмады, ди. Аның сүзләренчә, Норвегиядә нефть чыгару тагын 50 еллап дәвам итәргә мөмкин, табигый газ байлыклары тагын 100 елга җитәр дип исәпләнә. Әмма моны әлегә беркем дә төгәл генә әйтә алмый. Касыйм кебек башка кайбер белгечләр, мәсьәлән, нефть 30 елга, газ 50 елга җитәр дип исәпли. Әмма Лорен да, Норвегиянең калган халкы да энергия байлыклары бер көн бетәчәк, дип әллә ни борчылмый. Илнең пенсия фондына шул кадәр күп акча коела ки, ул нефть беткәннән соң пенсия түләүләренә генә түгел, илдә башка төр сәнәгатьләр корып җибәрергә дә җитәчәк.

"Норвегия сәясәтчеләре бик акыллы эш итә, бик тәртиплеләр, нефть чоры тәмамланганнан соң, башка берәр нәрсәгә күчәрлек акча калачак. Минемчә, нефть акчаларын шунда ук тотып бетермичә киләчәк берничә буын белән бүлешү дөрес нәрсә", ди Лорен.

Русия дә заманында Норвегия кебек ФНБ (Фонд национального благосостояния) булдырган иде. Әмма үз фондын изге бер нәрсә кебек күреп, кагыйлмыйча саклаучы Норвегиядән аермалы буларак, Русия бераз өстәмә акча кирәк булганда үз фондындагы акчаларны бер дә кыенсынмый гына тота. Моңарчы халык байлыгы буларак тупланып килгән акчаларны хәзер Путинның якын дусты Игорь Сечин җитәкчелегендәге Роснефть, тун саклагычлары белән танылган Владимир Якунин җитәкчелегендәге Русия тимер юллары кебек ширкәтләр үзара бүлешеп бетерергә охшый.

Норвегия үзәк банкы исәпләүләренә караганда, 1998-2013 елларда Норвегиядә дә, Русиядә дә нефть керемнәре тулай җитештерү күләменең 15ләп процентын тәшкил иткән. Әмма 2013 елга Норвегия үз фондына ике еллык тулай җитештерү күләмендә акча тупласа, Русия бер еллык тулай җитештерү күләменең 20 проценты кадәр генә акча җыя алган.

XS
SM
MD
LG