Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аббясов Мордовия мөселманнары тормышы белән танышты


Рушан Аббясов Мордовиядә
Рушан Аббясов Мордовиядә

Русия мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан Аббясов Мордовиянең милли сәясәт министры белән очрашуда яулыклар мәсьәләсен күтәрде.

Җомга көнне Мордовиягә Русия мөфтиләре шурасы рәисе урынбасары Рушан Аббясов килде. Сәфәрнең максаты 2015 ел башында мөфти Равил хәзрәт Гайнетдиннең Мордовиягә килүенә әзерлек чараларын күрү иде. Мөфти бу якларда сигез ел булмаган, хәл ителәсе проблемалар җыелган, диде Аббясов Азатлык радиосына.

"Мин мөселман кардәшләребез белән очрашып, җомгаларны берләшеп үткәрер өчен килдем. Планда куелган 2015 елда Русия мөфтиләре шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдиннең килүен оештыру эшләре белән килдем. Хөкүмәттә, Мордовия министрлыгында очрашу булды. Киләсе ел мөселманнар конференциясен уздыру ниятләребезне белдердек, киләсе елда алла бирса шушы зур чараны бәйрәм кебек оештырасыбыз килә", диде Аббясов.

Соңгы тапкыр Равил Гайнетдин Мордовиягә 2006 елда килгән. Бу вакыт эчендә Мордовиянең үзендә дә, Русиядә дә, дөньяда да үзгәрешләр күп булды, ди Аббясов.

Милли сәясәт министры Анатолий Чушкин белән очрашуда ул яулыклар мәсьәләсен күтәргән.

"Чушкин белән дини оешмалар һәм хакимият арасындагы проблемалар турында ачыктан-ачык сөйләшү булды. Ничек безгә тынычлыкны сакларга, иминлекне сакларга - болар турында фикер алыштык. Яулыклар проблемасын бер очрашу, бер сөйләшү белән үзгәртеп булмый, әмма аны ничек дөрес юлга салырга дип бер фикергә килдек, аны әкрен генә Аллаһы Тәгалә ярдәме белән бер-беребезне аңлап хәл итәргә ниятләребезне белдердек", диде Аббясов.

Мөфтиләр шурасыннан килгән вәкилләр Саранскидан тыш Мордовиянең берничә районында булып мөселманнар белән очрашты. Сарански мәчетенә исә Аббясов хөтбәсен тыңларга 800ләп кеше җыелды. Алар арасында яулыклары тыелган кызларның аталары да бар иде. Аббясов алар белән аерым очрашып сөйләште.

Алар белән даими рәвештә министр Чушкин да очрашып тора. Шундый соңгы очрашуларның берсеннән чыккан бер ата кеше яулыклар мәсьәләсенең мөселманнар файдасына чишеләчәге шикләндерә дигән иде. Чушкин хөкүмәт җитәкчеләренә яулыкларны салдыру 2-3 елга сузылырга мөмкин дип әйткән булган. Мордовия мөселманнары дин тоту хокукы өчен көрәшне дәвам итә.

XS
SM
MD
LG