Accessibility links

Кайнар хәбәр

Данис Мусин: "Азнакайда кышын да парапланда очарга була"


Данис Мусин: "Азнакайда кышын да парапланда очарга була"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:30 0:00

Данис Мусин: "Азнакайда кышын да парапланда очарга була"

"Һава бик салкын булмаса параплан белән кышын да шөгыльләнә алабыз", ди Татарстанның Азнакай районы "Азфлай" парапланистлар клубы җитәкчесе Данис Мусин. Аның тырышлы белән бу районга Русиянең башка төбәкләреннән дә очарга яратучылар килә башлаган.

Татарстанның иң биек ноктасы – Азнакай районындагы Чатыр тавы. Ул республикадагы парапланда очарга теләүчеләрнең иң яраткан урыны. Районда тәвәккәл кешеләрдән саналучы Данис Мусин "Азфлай" клубы оештырып илкүләм ярышлар оештыра башлагач, Русиянең башка төбәкләреннән дә парапланеристлар Чатыр тавына игътибарларын юнәлтәләр. Иң элек Данис әфәнде үзе очарга өйрәнә, шуннан соң дусты белән бу шөгыльне башкаларга да өйрәтә башлый.

– Беренче очышым 2009 елның октябрендә булды. Мине Рөстәм Мәһдиев очарга өйрәтте. Тауга алып чыкты да, башта жирдә шөгыльләнеп, аннан түбәннән генә очып карадык. Ул бер метрлар чамасы булган бәләкәй генә калкулыктан иде. Беренче очуны оныту мөмкин түгел. Һәрхәлдә ул бик нык истә калды. Шуннан соң, шөгыльләнүне дәвам иттем, ныклап очарга өйрәндем. Рөстәм белән башкаларга, бигрәк тә яшьләргә күрсәтергә теләдек. Иң башта уз хисабыбызга ике кеше утырып очарлык һәм яшүсмерләр өчен ике параплан алдык.

Нәрсәгә ул сезгә шушындый куркыныч шөгыль, нинди хис, кичереш бирә?

– Ул хисне очып карамыйча әйтеп тә, аңлатып та булмый. Очып төшүчеләрнең дуслары, туганнары да шуны сорый. Тик алар да ул хисне аңлата алмыйлар. Бары тик авызлары колакта, адреналин һәм үзләре бик бәхетле хис итәләр.

Чатыр тавының биеклеге сезгә җитәме, бәлки биегрәк тауларга омтылырга кирәктер?

– Монда биеклек мәжбүри түгел. Аэродром мәйданыннан да, 200м өстәрәк, машинага тагылып, ике-өч чакрым биеклеккә күтәрелеп моторсыз йөзләрчә чакырымнарга очарга була.

Бу шөгыль кышка кергәч тукталамы, очу җайланмаларын җыеп куйдыгызмы инде?

– Парапланнарны киптереп, әйбәтләп урнаштырдык. Әмма һава торышы бик салкын булмаса, кышын да шөгыльләнергә була. Узган ел без шулай эшләдек тә, бәлки быел да җае чыгар.

Якташларыгыз сезнең җәен хәйрия очышлары да оештыруыгызны әйтте, бу дөресеме, ничегрәк аңларга аны?

– Әйе, Гөлназ исемле яшь журналист кыз белән уйлап хәйрия чарасы оештырырга карар кылдык. Беренчесе, Чатыр таудан парапланда очу иде. Кеше бик куп жыелды. Моны ишетеп, күрше-тирә районнардан да килделәр. Очышлар ике көн дәвам итте. Кергән акчаны физик мөмкинлеге чикле балага дәваланырга бирдек. Ә икенче очышны аэродром мәйданында үткәрдек. Бу юлы кече очкычлар һәм дельталетлар чакырдык. Шактый гына суммада акча жыелды. Аларын да бүлеп ике баланы савыктыруга тапшырдык.

Русиякүләм турнирлар үткәрүегез дә билгеле, бу Татарстанда сирәк очрый торган спорт төре, катнашырга теләүчеләрне ничек туплый алдыгыз?

– Ел саен, гадәт буенча, май аенда үткәрәбез. Башта Татарстан спортчылары гына килә иде. Быел исә спортчылар дүрт төбәктән килделәр. Бөтенрусия ярышлары дип әйтсәң дә ярый. Татарстан чемпионатын үткәрдек. Чатыр-тауда бик оешкан төстә узды ул.

Күпләрнең һәм безнең төп борчый торган сорауларның берсе курку хисен ничек жиңәргә?

– Үз-үзеңә һәм инструкторга ышанырга. Очу өчен жил дә уңай булырга тиеш. Әлбәттә, бу спорт төре шактый чыгымнар сорый. Моны оештыруда ярдәм итүче егетләргә дә бик зур рәхмәт, Татарстанның яшьләр эше буенча министрлыктан патриотик тәрбия өчен ике тапкыр откан грантлар да, район житәкчеләренең ярдәме дә сизелерлек булды. Ләкин республикада әле бу спортка тиешле игътибар җитми. Ә очасы, зәңгәр киңлекләрне кочасы килү теләге күпләрдә яши.

XS
SM
MD
LG