Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинның Төркия сәфәре кем файдасына булды?


Владимир Путин һәм Рәҗәп Тайип Эрдоган
Владимир Путин һәм Рәҗәп Тайип Эрдоган

Төркиядә хакимияткә якынрак матбугат чараларына караганда, Төркия зиярәте һәм икътисади хезмәттәшлек вәгьдәләре белән Путин Әнкара рәсмиләренең күнелен яулап китте.

Соңгы вакытта демократик кыйммәтләрдән читкә борылу һәм коррупция җәнҗаллары аркасында Көнбатыштан әллә ни яклау таба алмаган Әнкара рәсмиләре Мәскәyдән килгән җылы мактау сүзләре вә вәгъдәләрен ишетүгә һуштан язардай булды.

"Чыннан да, безне бер дә яратмадылар инде" дигән сүзе Төркия президенты Эрдоганның Көнбатыш белән начарая барган мөнәсәбәтләрен бик яхшы чагылдырды.

Моннан кала, Путин зиярәтен күперткән хөкүмәт яклы матбугатның сәфәрне сурәтләү рәвеше төрек рәсмиләренең Русия сәясәте турында рациональ уйлаудан ни кадәр читкә китүен дә күрсәтте.

Әнкара һәм Истанбул урамнарында Сүриядән килгән меңнәрчә сугыш качагы хәер эстәп йөри. Путин килгәндә аларны да онытып тордык. Гәрчә, качаклар һәм Сүриядә калганнар Русия яклаган Әсад режимыннан газап чигә һәм рәсмиләр моны яхшы белә.

Украина мәсьәсендә фикер аермалыклары булса да, аларны да президентлар бер-беренә мөлаем елмаеп читләтеп үтте. Бер төркем кырымтатарлар (Кырым төркиләре мәдәният һәм ярдәмләшү оешмасы) гына Әнкарада Путин сәфәренә протест белдерергә чыкты.

Русия белән Төркия сәясәте арасында бу ике төп каршылык гомумән онытылды, ни дисәң дә, акчаның йөзе ягымлырак. Русиягә ярдәм кирәк, Көнбатыш чикләүләрен ерып чыгар өчен Төркия кирәк. Эрдоган ике ил арасында 100 миллиард долларлык уртак сәүдәне максат итеп куюын белдереп фикер аермалыкларының бу максатка тискәре йогынтысы булмаячагын ассызыклады.

Хуш, Төркия НАТО иле булуына карамастан, чикләүләр мәсьәләсенә карата Русия һәм шулай ук Иран белан аерым сәясәт алып бара.

Әгәр киләчәктә Кавказ, Кара дингез, яки Мәрмәр бугазы турында Русия белан низаг килеп чыкса, Төркия нинди йөз белән НАТО яисә Көнбатыш белән киңәшләшергә теләр, анысы кызык сорау. Әлегә, Путин белән Эрдоганга "Көнбатыш бит безне яратмый" сүзе тагын да ягымлырак яңгырый башлаган мәлдә, мондый сорау кую да урынсыз кебек.

Икътисади отышлар ягыннан караганда, Путинның Әнкара сәфәре, вакыты, эчтәлеге һәм максатына күз салганда, һичшиксез Мәскәү өчен бик унышлы булгандыр. Ә шул ук уңышның Әнкарага булган тәэсире турында сөйләү кыен.

Путинның Әнкара зиярәте, чикләүнең тәэсирен киметү газ, нефть һәм уран базарын киңәйтү өчен мөһим. Ә энергия чыганаклары ягыннан Путинга булган бәйлелек ныгый бара. Моны тагын да ныгыту максаты белән Русия Төркиягә саткан газ бәясенә алты процент ташлама ясаячагын белдерде һәм яңа газ агымы турында хәбәр итте. Әлеге хәбәр коррупция җәнҗалларыннан соң былтыр Төркиядә доллар кыйбатлану сәбәпле кабарган газ түләүләре бераз кимер дигән өмет уятты халыкта. Тик халыкның сөенече дә әллә ни озакка бармады. Төркиянең энергия министры мондый хәбәр таралуга шатланмаска чакырды, бу ташламаның энергия дефицитын каплар өчен кулланылачагын игълан итте.

Төркиядә бу ташламаларның яисә яңа агымның халыкка әллә ни файдасы булмаячак. Газны сак кына кулланырга өйрәнгән халык кыйбатлы газны күпләп кулланырга ашыкмый. Чикләүләрдән котылырга теләгән Русия Төркиягә газны ни кадәр генә күп сатарга өметләнсә дә, югары бәяләр сәбәпле, ихтыяҗ артмаячак газга Төркиядә. Русия Төркияне үз газын читкә сатар өчен генә кулланачак.

Хәйдәр Айхан
Истанбул, Төркия

XS
SM
MD
LG