Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илшат Әминов: "Телевизион татар концертларының дәрәҗәсен күтәрәчәкбез"


Илшат Әминов телевизион татар концертларын югары күтәрергә вәгъдә итә
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:58 0:00

Илшат Әминов телевизион татар концертларын югары күтәрергә вәгъдә итә

13 декабрьдә Казанда “Болгар радиосы” II милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы уза. Әлеге тамаша алдыннан “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе башлыгы Илшат Әминов телевизион татар концертларының дәрәҗәсен күтәрү белән шөгыльләнәчәген әйтте.

Берничә ел элек “Яңа гасыр” каналы башлыгы Илшат Әминов “Барс Медиа”, ТНВ оештырган татар җыры белән бәйле проектларны читтән генә күзәтсә, быел телевизион тамашаларның эшендә үзе дә катнашырга булган. Нияте – алга таба сыйфатлы проектлар оештырып халыкка чыгару.

"Быел без чын халыкчан премия булдырырга дип максат куйган идек. “Болгар радиосы” милли музыкаль премиясен икенче ел инде үткәрәбез. Мин уйлыйм, елдан-ел бу чараның дәрәҗәсе дә, күренеше дә яхшырачак. Быел әлеге бәйгедә йөздән артык җырчы катнашты, шуларның 36сы лауреат булып махсус статуетка алачак", ди Илшат Әминов. “Яңа гасыр” каналы җитәкчесе белдергәнчә, бу һәм башка телевизион татар концерт-фестивальләренә алдан билетлар сатылып бетү, аларга ихтыяҗ барлыгын күрсәтә. Шуңа да ТНВга “Болгар радиосы” премиясен тапшыру тамашасын өч көн үткәрергә кирәк дигән тәкъдим дә килә, әмма алар әлегә өч көнгә көчебез җитмәс дип бер көн белән чикләнгәннәр.

Азатлык радиосына Илшат Әминов татар җыры белән бәйле телевизион проектларны югары дәрәҗәгә җиткерергә теләвен әйтте. 2015 елдан кабелле телеканалларда реклам бирүне тыйган канун чыгу сәбәпле, милли музыкаль телеканалларның язмышы өчен борчылуын белдерде. Дәүләт шурасы депутаты буларак бу мәсьлә хакында Думага да хат юллауларын җиткерде.

"Кызганыч ки, музыкаль телеканалларның киләчәге аянычлы булырга мөмкин. Яңа елдан “Мәйдан”, ТМТВ кабель каналлары үзләрендә реклам куя алмаячаклар, бу инде турыдан-туры каналның сулышын каплау дигән сүз. Әлеге канун илдәге барлык музыкаль телевидениеләргә зыян китерәчәк.

Быел мин чыннан да татар эстрадасы белән бәйле конкурсларның матбугат очрашуларында катнаштым. Булсын ул “Татар моңы”, “Татар җыры”, “Болгар радиосы” премиясе. Мондый активлык зур телевизион музыкаль проектлар эшлисе килүгә бәйле. Татар җырчы-башкаручыларын, татар эстрадасын югары дәрәҗәгә күтәрәсе иде. Нәкъ менә телеканал өчен кирәкле милли музыка проектлары туарга тиеш. Үзем бу планнарны чынга ашырыр өчен һәр татар концертларын карап барырга тырышам. Бергәләп эшләсәк тагын да файдалырак булыр", дигән иде Илшат Әминов журналистлар белән очрашуда.

13 декабрьдә “ТНВ-Татарстан” каналы “Болгар радиосы” II милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасын турыдан-туры эфирда күрсәтә. Җиңүче җырчылар белән бергә, җыр авторларына да тиешле игътибар бирелә, диде оештыручылар.

XS
SM
MD
LG