Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зөлфия Камалова татар моңнарын галәмнән иңдерде


Зөлфия Камалова "Kosmostan" альбомын тәкъдим итте
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:12 0:00

Зөлфия Камалова журналистлар белән очрашты

Австралиядә яшәүче күренекле татар җырчысы Зөлфия Камалова Татарстан башкаласында үзенең яңа юнәлештәге иҗаты белән таныштырды. Альбом "пресс-тыңлап чыгу" форматында "Bioport" кафесында журналистларга тәкъдим ителде, мондый презентациянең Казанда булганы юк иде әле. Мәгълүмат чаралары вәкилләре Зөлфиянең яңа җырларын беренче булып ишетте, һәм җырчыга сораулар яудырды.

Үзе "артык җитди дип санамыйм" диебрәк бәяләсә дә, бу яңа альбомга тупланган җырлар Зөлфия иҗатын ахыргача тулыландырды дияргә була. Альбом электрон музыка жанрында, темасы – галәм һәм аннан агылучы "моң". Зөлфия тавышында, җырларында ниндидер җирдә очрамый торган аһәңнәрне элек тә ишетүчеләр булды. Бәлки, бу яңа "Kosmostan" дип аталган җыентык шушы "галәми моң"ны кеше күзалларлык итү һәм тыңлаучыга аңлаешлы форматка кертеп, гәүдәләндерү өчен кирәк булгандыр?

"Башкаларга ошамаганнар – барсы да марсианнар"

Альбомга 11 җыр кергән, һәммәсе дә татар телендә башкарыла. Күбесенең сүзләрен Зөлфия үзе язган. Бу җырларда – иреккә талпыну, Җирнең тарту көченнән ычкынып, очарга хыяллану. Һәм Зөлфия бу хыялын тормышка ашыра дияргә була, чөнки аның тавышы югарыда, бәйсез кош шикелле, чиста һәм җиңел булып яңгырый. Автор омтылышларын җырларның исемнәре аша да аңларга була: "Туктатыгыз бу корабны", "Күпгаләм", "Мәңгелек мизгел", "Очабыз?", "Зур татар сәфәре" һәм башкалар. Берничә җырга тулысы белән халык җырлары кереп киткән: "Бөрлегәнем", "Каз канаты", "Рәйхан", "Сания". Бу әсәрләрен Зөлфия ике исем белән атаган, чөнки үзенең автор карашын өстәгәннән соң, алар инде яңа бер мәгънә алганнар.

Зөлфия Камалова Казанда яңа альбомын тәкъдим итү кичәсендә
Зөлфия Камалова Казанда яңа альбомын тәкъдим итү кичәсендә

Альбомдагы җырлар – бер бәян, тарих, бер хикәя дип күзалласак, ул бәян "татар хан кызы" Татаэли исеменнән сөйләнә. Имеш, Марста да татарлар яши, аларның моңы менә шулай җырлар аша Җиргә килеп ирешкән... Зөлфия әйтүенчә, Татаэлины уйлап табуга Алексей Толстойның "Аэлита" әсәре илһамландырган.

Ә нигә нәкъ менә Марс? Гомумән, Русия эстрадасында "баш марсианка" исемен йөртүче бар бит инде – Жанна Агузарова, дөрес булса, ул да чыгышы белән татар. Зөлфия Агузарованың "марсианлыгына" дәгъва кылмавын әйтә, һәм бу ике образда кабатланулар күрми: "Башкаларга охшамаган теләсә кемне "марсиан" диеп була", ди ул.

"Альбомны Skype аша яздырдык"

Татар халык җырларының никадәр универсаль булуына шаккатарлык. Зөлфиянең башлангыч иҗатында һинд барабаны, Көньяк Америка халыклары уен кораллары кушып ясалган бизәлеш ничек ачып җибәргән иде татар җырларының матурлыгын. Джаз, рок, фолк жанрларында милли моңнарны югалтмыйча, халыкчанлыгын саклап яңгыратучылар бар. Хәзер менә электрон музыка. Зөлфия җырларына аранжировка ясаган электрон продюсер Герман Попов (икенче исеме - O.M.F.O. (Our Man From Odessa) элегрәк әрмән, молдаван, дагстан, азәрбайҗан, грузин, балкан шәһәр халык иҗаты һәм урыс шансонын "борынгы" синтезаторларда уйнап, бу халыклар музыкасына иске-яңа төсмер бирә. Татар җырларын да шулай эшкәртергә теләп, Зөлфия аңа мөрәҗәгать иткән һәм менә аларның уртак иҗат җимеше туган. Попов хәзер Һолландиядә яши.

"Зөлфиянең туган телендә язылган җырлары моңарчы беркайчан да болай яңгыраганы юк иде. Дрим-поп һәм нео-психоделикага "авышкан" искитәрлек ретро-саунд", – дип бәя бирүчеләр дә бар.

Зөлфия Камалованың "Kosmostan" альбомы тышлыгы
Зөлфия Камалованың "Kosmostan" альбомы тышлыгы

​Зөлфия әйтүенчә, җырларны алар дөньяның төрле кисәкләрендә яшәгән килеш яздыра алганнар. Попов аранжировкаларын әзерләп, Зөлфиягә җибәреп тыңлаткан, бергәләп бизәлешкә төзәтмәләр керткәннәр. Шулай итеп, интернет аша яздырылган альбом килеп чыккан. Зөлфия әйтүенчә, мондый рәвешле эшләү хәзер музыкантлар арасында бик еш очрый, һәм ул төрле илләрдә яшәүче музыкантларга уртак проектлар башкарып чыгарга мөмкинлек бирә.

Мәсәлән, альбомдагы халык җырларында яңгыраган баянны танылган музыкант Айдар Гайнуллин язып җибәргән. Үзе яши торган Берлиныннан чыкмыйча да менә шулай Зөлфиянең татар альбомын барлыкка китерүдә катнашкан.

"Татарстан мине җылы каршылый"

Зөлфия соңгы вакытларда Казанда чагыштырмача еш була башлады. Үзе әйтүенчә, елга ике тапкыр килеп китә. "Казан минем икенче туган йортым, бәлки, беренчедер дә", ди ул. Бу килүендә Австралия кунагын "Болгар радиосы" музыкаль премиясе тапшыру тантанасына хедлайнер итеп чакырганнар. Бер караганда, "альтернатив" татар музыкасы, ягъни радио-эстрада концертлары форматына сыймый торган татар музыкасына "нигез салучы" Зөлфия Камалованы андый чара сәхнәсендә күрү сәер кебек. Икенче яктан, "Болгар радиосы" оештырган чарада мәртәбәле кунак итеп чын сыйфатлы музыка эшләүче Зөлфия Камалова чакырылган икән, димәк, милли музыкада алга таба да яхшы якка үзгәрешләр булыр дип уйларга нигез бар.

Зөлфия Казанда үзен җылы кабул итүләрен әйтә. "Миңа калса, Татарстанда эшләнә торган музыкада бертөрлелектән котылырга тиешбез. Мин һәрвакыт ниндидер яңалык табарга тырыштым һәм бу яңа альбом да татар музыкасына яңалык өстәр дип ышанам", ди музыкант.

Зөлфиянең яңа альбомын тәкъдим итү кичәсенә "альтернатив" классик музыка ясаучы композитор Радик Сәлимов та килгән иде. "Зөлфиядәге "моң", чыннан да, ниндидер космик көчкә ия. Ул моңның иң көчлесе - мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакиров тавышында. Илһам абыйны көнгә бер мәртәбә тыңламыйча калганым юк. Зөлфия дә татар музыкасының классигына әверелде, һәм мин аны бик хөрмәт итәм", ди композитор.

Алия Рамазанова
журналист, Казан

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра.

XS
SM
MD
LG