Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урал Рәхимов җинаять җаваплылыгына тартылырмы?


Урал Рәхимов
Урал Рәхимов

Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимовның улы Урал Рәхимов кулга алынырга мөмкин. Бу хакта Мәскәү шәһәренең Басман мәхкәмәсе 17 декабрь көнне күрсәтмә биргән һәм Урал Рәхимовны халыкара эзләүгә игълан иткән.

Әлеге хәбәр “Система” ягулык-энергетика компаниясен җитәкләгән Владимир Евтушенковны өй сагыннан азат итү турындагы карар белән бер көнгә туры килде. Владимир Евтушенков, быел 16 сентябрьдә өй сагына алынганнан бирле, холдингның хиссәләре бәяләре дә сизелерлек кимегән иде. Ә 18 декабрь көнне бу хиссәләр бәяләре берьюлы 50 процент чамасы күтәрелде. Бу үзгәрешне дә Евтушенков әфәнденең азат ителүе белән бәйләп аңлаталар.

Элек Башкортстан ягулык-энергетика тармагының төп җитәкчесе булган Урал Рәхимов берничә ел инде Австриядә яши дип белдерелә. Аның адвокаты Сергей Макаренко белдерүенчә, Урал Рәхимовны халыкара эзләүгә игълан итү кануни түгел. “Урал Рәхимов тикшерүчеләр өчен һәрчак ачык, ул беркайда да яшеренеп ятмый. Ә тикшерүчеләргә ул үз эше буенча язма рәвештә хат белән аңлатмалар биргән иде инде”, - ди Макаренко.

Мәгълүм ки, Урал Рәхимов 2009 елда “Башнефть” ширкәтен канун бозып хосусыйлаштыруда һәм АФК холдингына сатуда гаепләнә. Шулай ук бу сатуда ул миллионнарча доллар акчаны да үзләштергән дип шикләнелә. Урал Рәхимовның элекке якын дусты һәм бизнес-хезмәттәше, Башкортстаннан элекке сенатор Игорь Изместьев соңгы елларда төрмә җәзасын үтә. Аны бик авыр җинаятьләрдә, шул исәптән яллап кеше үтертүләрдә дә гаеплиләр. Ул исә сорау алуларда үзенең гаепләрен танымый. Шул ук вакытта бу җинаятьләрдә Урал Рәхимовның турыдан-туры катнашы бар дип белдерә Изместьев әфәнде.

Урал Рәхимов хәзер аны кулга алу турында карар булгач, Русиягә кайтарылырмы? Бу сорау белән “Азатлык” хәбәрчесе Уфадагы берничә хокук белгеченә мөрәҗәгать итте. Аларның фикерләре аерыла. Исемнәрен атамауны сораган юристларның кайберләре “бу бик мөмкин хәл, аңа Мәскәүнең ихтыяры гына кирәк”, дип җавапласа, бәгъзе берәүләре исә: “Элеге “мәче-тычкан уены” елларга сузылырга мөмкин һәм ул әкренләп онытылачак”, - дип белдерде.

XS
SM
MD
LG