Accessibility links

Кайнар хәбәр

Стәрлетамакта сәнгатьле уку бәйгесе узды


Тугызынчы сыйныфлар арасында җиңүче Бәләбәй татар гимназиясе укучысы Илдус Хәбибрахманов
Тугызынчы сыйныфлар арасында җиңүче Бәләбәй татар гимназиясе укучысы Илдус Хәбибрахманов

19 декабрьдә Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә мәктәп укучылары һәм көллият студентларының сәнгатьле уку бәйгесе узды. Чараны уку йортының татар-чуаш бүлеге оештырды.

Башкортстан дәүләт университетының Стәрлетамак бүлекчәсендә тугызынчы, унынчы һәм унберенче сыйныф мәктәп укучылары, көллият студентларының сәнгатьле уку бәйгесе узды. Чараны оештыручы татар-чуаш кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент Илсур Мансуров:

“Беренче тапкыр мондый чараны узган ел үткәргән идек. Ул елны Экология елы иде. Шуңа бәйгенең төп темасы да экология, тирә-як мохитне саклау, табигать гүзәллегенә мәдхия шигырьләре булды. Монысында тематиканы чикләмәдек, шигырьләр сайлау буенча тулысынча ирек булды, шуңа кызыграк, мавыктыргычрак та үтте кебек. Киләчәктә дә без сәнгатьле уку бәйгесен әлегечә һәр елның декабрь аенда уздыруны дәвам итәчәкбез һәм ул традициягә керер дип уйлыйм.

Тагын шунысы үзенчәлекле - бәйгедә яңгыраган шигырьләр фәкать Башкортстанда яшәүче татар шагыйрьләренеке булды. Без моны республикада яшәүче шагыйрьләребезнең иҗатын халыкка җиткерү, нәфис сүз аша әдәбиятка мәхәббәт уяту максатыннан да эшләдек”, диде.

Көллият студентлары арасында бәйгедә беренче урынны Стәрлетамак мәдәният көллияте студенты Айнур Синагулов алды. Тугызынчы сыйныфлар арасында Бәләбәй татар гимназиясе укучысы Илдус Хәбибрахманов җиңүче булды. Ун-унберләр арасында беренчелекне Стәрлетамак шәһәренең 3нче санлы мәктәбе укучысы Лилиана Кәримова яулады. ​

Бәйгегә йомгак ясау өлешендә Уфадан барган һәм Стәрлетамакта яшәүче шагыйрьләр катнашты. Чарада Салават Юлаев премиясе лауреаты, язучы Таңчулпан Гарипова, Башкортстан дәүләт университетының татар филологиясе кафедрасы доценты, шагыйрә Лилия Сәгыйдуллина, шагыйрьләр Эльверт Хәмәтшин, Вәрис Акбашев, Стәртетамакта яшәп иҗат итүче шагыйрьләр Рәсим Шәфи, Рита Фәткуллина һәм Земфира Муллаяновалар да катнашты. Алар шигырьләрен укып ишеттерде, сорауларга җавап бирде. Бәйгедә җиңүчеләр бүләкләрне шагыйрьләр кулыннан алды.

Стәрлетамакта яшәп иҗат иткән шагыйрь һәм журналист Мариус Максютов истәлегенә ел саен студентларга стипендия тапшырыла. Быел аны шагыйрьнең кызы Гүзәл Максютова тапшырды. Беренче урынга бер, икенче урынга ике, өченче урынга өч кешегә бүләкләр тапшырылды.

Ябылу тантанасында Стәрлетамак мәдәниятһәм сәнгать көллияте укытучысы Рафаэль Самиков осталык дәресе күрсәтеп, сәнгатьле итеп Мостай Кәрим шигырләрен сөйләп күрсәтте. Шушы ук шәһәрдә яшәүче Сәйдәш Сәсәнбаев бик оста итеп флейта һәм думбырада милли көйләр башкарды.

Чара күмәк “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.

XS
SM
MD
LG