Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камал театры Мәскәү тамашаларын башлады


Мәскәү сәхнәсендә Камал театрының "Зәңгәр шәл" спектакле
Мәскәү сәхнәсендә Камал театрының "Зәңгәр шәл" спектакле

Камал театры Мәскәүдә гастролләрен "Зәңгәр шәл" спектакле белән башлап җибәрде. Анда барлыгы сигез спектакль күрсәтеләчәк.

14 гыйнварда Мәскәүдә Галиәсгар Камал исемендәге театрның гастрольләре башланып китте. Һәрвакыттагыча камаллар тамашаларын "Зәңгәр шәл" спектакле белән башлап җибәрделәр. Камал театрының ике елга бер мәртәбә уза торган Мәскәү сәфәре 2006 елдан бирле дәвам итә. Шул вакыттан бирле Кече театр бинасында уза торган гастрольләрне Мәскәү тамашачысы көтеп ала.

Фәрит Бикчәнтәев
Фәрит Бикчәнтәев

"Быел бу очрашуларның бер үзенчәлеге бар, ул тамашалар Кече театрда барган төзәтү эшләре сәбәпле, театрның Ордынка урамындагы икенче сәхнәсендә уза. Биредә сәхнә кечкенәрәк, шуның өчен без, планлаштырган булсак та, кайбер спектакльләрне алып килә алмадык, шуларның берсе төрек язучысы Орһан Памук әсәре нигезендә куелган "Минем исемем Кызыл" спектакле, диде театрның баш реҗиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

Бикчәнтәев, шулай ук, бу сәфәрләренә аңлатма биреп, болай диде: " Без Мәскәүгә һәрвакыт дулкынланып киләбез, зур җаваплылык тоябыз. Чөнки биредә башкала театрларын караган, аерым бер зәвыкка ия булган тамашачыларыбыз бар. Алар алдында чыгыш ясап, алардан югары фикер ишетү, артистлар өчен бик кыйммәт нәрсә. Безнең бу бинада чыгыш ясау да очраклы түгел, инде ничә ел буе без бирегә киләбез, Кече театр Казанга килә. Без гастрольләр белән алмашынып торабыз. Бу юлы Мәскәүдә 9 көн дәвамында 8 спектакль күрсәтәчәкбез. "Зәңгәр шәл"дән башка ике тапкыр Флорид Бүләковның "Сөясеңме, сөймисеңме" әсәре, Галиәсгар Камалның "Банкрот"ы – ул спектакль Русиянең иң яхшы спектакльләре исемлегенә кертелгән, Илгиз Зәйниевның ике әсәре – "Мәхәббәт FM" һәм "Әрем исе" күрсәтеләчәк, шулай ук Ркаил Зәйдулланың "Үлеп яратты" пьесасы буенча эшләнгән спектакльне тагын бер мәртәбә алып килдек. Туфан Миңнуллинның "Авыл эте Акбай"ны шимбә көнне балаларга күрсәтәчәкбез, ә инде аның "Гөргөри кияүләре" спектакле белән гострольләр тәмамланачак. Сезнең барыгызны да бу бәйрәм, очрашу бәйрәме белән котлыйм!", диде.

Мәскәүдә "Зәңгәр шәл"не карарга килгән тамашачылар
Мәскәүдә "Зәңгәр шәл"не карарга килгән тамашачылар

Гастролләр ачылышын сәламләп беренче тамашага Кече театр вәкилләре дә килгән иде, Театр эшмәкәрләре берлегеннән дә, Татарстанның вәкаләтле вәкиллегеннән дә кешеләр бар иде. Шулай ук Кече Бронный урамындагы театрда эшләгән Геннадий Сәйфуллин исемле танылган артист та сәхнәдән артистларны да, тамашачыларны да сәламләде.

Чыгыш ясаучылар барысы да туп-тулы тамаша залын күреп, театрның уңышы һәрвакыттагыча 100 процент булачак дигән фаразларын әйттеләр.

1926 елдан бирле сәхнәдән төшмәгән "Зәңгәр шәл" спектаклен карарга килүчеләр: "Мин инде бу спектакльне әллә ничә тапкыр караган идем, тагн килдем. Аны карап туеп булмый. Җитмәсә, һәр килгән саен куелышта ниндидер үзәрешләр була. Артистлар да алышынып тора. Шуңа күрә, яңа әсәр караган кебек карыйбыз", диделәр.

Ә менә биш ел элек алтын туйларын уздаргын Сания апа белән Әхмәт абый Акчуриннар да бу спектакльгә бәйрәмгә килгән кебек килгәннәр.

Сания һәм Әхмәт Акчуриннар
Сания һәм Әхмәт Акчуриннар

"Минем инде күзләрем берни дә күрми. Аяклар йөргәндә, тыңлап булса да утырырмын дип килдем, балаларыма рәхмәт, йөртәләр, ди Сания апа Акчурина. Үземнең дә яшь чакта "Зәңгәр шәл" спектаклендә уйнаганым бар. Мин Мәйсәрәнең дусты Заһирәне уйнаган идем. Башка авылларга йөреп тә уйнаган чаклар бар иде. Ничек инде килмисең , үзебезгә китереп күрсәтәләр бит! Салих Сәйдәшевнең музыкасын ишетү дә үзе бер бәйрәм", диде ул.

Инде "Зәңгәр шәл" тәмамланып, халык таралган вакытта ике тамашачының сөйләшүен ишеттем. "Хәзер инде Булат Мәйсәрәне үзе белән качкыннар оясына алып китәрме икән?" ди берсе. Икенчесе: "Нишләп анда алып китсен, бәлки ул аны үзе белән шахтасы ягына, Добасска алып китәр". "Кара әле, бу Донбасста хәзерге көндә шул Булат белән Мәйсәрәнең балалары интегә торгандыр дип уйламыйсыңмы?", дип дәвам итте ул сөйләшү.

Бу ике тамашачы тагын ниләр фаразлагандыр, белмим. Аларның бер гасыр элек язылган сәхнә әсәрен бүгенге көн белән бәйләүләре мине гаҗәпләндерде. Монысы инде икенче әсәр, дияр иде автор.

XS
SM
MD
LG