Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Чаян" мөхәррире пәйгамбәргә карикатураны да, террорны да хөкем итә


Алмаз Хәмзин пәйгамбәргә карикатураларны да, террорны да хөкем итә
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:46 0:00

Казанда басылучы "Чаян" сатира һәм юмор журналы мөхәррире Алмаз Хәмзин Парижда чыгучы Charlie Hebdo журналы бастырган карикатураларны да, журналга террор һөҗүмен дә хөкем итә.

"Париждагы вакыйгаларны шаккатып күзәтеп барам. "Чаян" журналы инде 90 еллап чыгып килә, әмма безнең беркайчан да пәйгамбәрләргә кагылганыбыз булмады. Пәйгамбәр сурәтенә карикатура ясау бөтенләй дөрес түгел. Бер уйласаң бу хакыйкать түгел бит. Нишләп мыскыл итергә? Аның ни файдасы бар? Бу карикатура җәмгыятькә нәрсә бирә? Мин Мөхәммәт пәйгамбәрнең карикатурасын ясауны тулысынча тәнкыйтьлим. Болай эшләргә ярамый", дип белдерде Азатлыкка Алмаз Хәмзин.

Алмаз Хәмзин, бу карикатура ясауның, кайбер матбугат чараларында язылганча, бернинди дә провакация булмавын да әйтеп үтте.

"Бу провокация дә түгел. Бу бер бизнес. Аларның бит Мөхәммәт пәйгамбәрне галәми бер көч иясе итеп кабул иткәннәре сизелә. Һәм шул көч иясеннән энергия алып аңа карикатура ясыйлар һәм шуннан акча эшлиләр. Бу – буржуаз дәүләтнең акча эшләү гамәле генә. Парижда бу сәбәпле бер фаҗига булды. Әлбәттә, мондый фаҗига булырга тиеш түгел иде. Кешеләр үлергә тиеш түгел иде. Бу мәсәлә башка төрле хәл ителергә тиеш иде. Бу карикатура ясаучыларны башка төрле җәзаларга кирәк иде, дип уйлыйм мин.

Мөхәммәт пәйгамбәр безне һәрвакыт инсафлыкка, тынычлыкка өндәгән кеше. Ул берайчан да терорга өндәмәгән. Әмма нәтиҗәдә бер фаҗига булды. Моңарчы 60 мең тираж белән басылган бу карикатура журналы хәзер 3 миллион тираж җыя. Бу – бизнеска корылган бер вазгыятькә әйләнде. Мин моны, гомумән, кичерә алмыйм", дип белдерде ул.

Алмаз Хәмзин, "Чаян" журналы 90 еллык гомерендә дини темаларга беркайчан да карикатура ясамады, ә кешеләргә шарж гына ясады, дип әңгәмәне тәмамлады.

XS
SM
MD
LG