Accessibility links

Казанда хуҗасыз калган песиләр ярминкәсе узды


Казанда хуҗасыз калган песиләр ярминкәсе узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:24 0:00

Казанда хуҗасыз калган песиләр ярминкәсе узды

Казанда “Зоозабота” оешмасы песиләр ярминкәсе үткәрде. Чара нәтиҗәсендә унбишләп мәче яңа гаиләгә һәм торакка ия булды.

18 гыйнварда Казанда “Смена” заманча мәдәният үзәгендә хәйриягә юнәлтелгән үзенчәлекле чара узды. Биредә тораксыз калган йорт хайваннарын үз канаты астына алучы “Зоозабота” оешмасы песиләр ярминкәсе үткәрде. Чараның максаты - хуҗасыз калган хайваннарга игътибар җәлеп итү.

Ярминкәдә барлыгы 30 песи тәкъдим ителде. Аларның язмышы төрле: кайберсен ташлап киткәннәр, кайберсен машина бәргән яки йоклатырга тапшырганнар. Хайван хокукларын саклаучылар аларны табып вакытлы торак белән тәэмин иткән, сәламәтләлекләрен төзәткән. Көн ахырына песиләрнең якынча яртысы яңа гаиләгә ия булды. Оештыручылар сүзләренчә, халык йортка яңа хайван алганда аның матурлыгына гына карый, ә бу - дөрес түгел.

Ярминкә барышында шулай ук гаугалы календарь тәкъдим ителде. Хуҗасыз хайван проблемына халык игътибарын җәлеп итер өчен әзерләнгән календарьдә төрле активистлар ярымшәрә килеш берәр песи яки эт белән фотога төшкән.

"Смена"ның икенче катында песиләргә багышланган фото һәм рәсем күргәзмәләре оештырылды, балалар өчен мастер-класслар үткәрелде.

XS
SM
MD
LG