Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Чит ил фильмнарын татарчага тәрҗемә итү – кирәкле һәм актуаль эш"


Лилия Мортазина
Лилия Мортазина

"Өйдә берүзе” (“Один дома”) фильмының татарчага тәрҗемәсе чыты. Бу эшне башкарган Лилия Мортазина белән тәрҗемә эшләре һәм татар теленең киләчәге турында әңгәмә кордык.

Дөньда берсе артыннан берсе популяр китаплар, фильмнар чыга барганда, татар теленә аларның тәрҗемәләре башкарылмый. Совет вакытында дөнья классикасы күпмедер күләмдә татарчага тәрҗемә ителде, ләкин хәзергә бу эш туктатылган диярлек. Тәрҗемә тәкъдимнәре туганда, зыялылар “үзебезнекен төшерик, ясыйк, языйк” дигән арада татар яшьләре бестселлерларны русча укый, кинотеатрларга атна саен йөреп, блокбастерларны рус телендә үзләштерә бара.

Мондый хәлдә фидакарь кешеләр бу эшне үз кулларына алып, тәрҗемә эшенә үзләре тотыналар. Социаль челтәрләрдә “Өйдә берүзе” (“Один дома”) фильмының татарчага тәрҗемәсе чыккач, без аны башкарган Лилия Мортазинаны табып, тәрҗемә эшләре һәм татар теле киләчәге турында әңгәмә кордык.

Лилия чыгышы белән Башкортстаннан, Уфа кызы. 90-нчы еллар башында гаиләсе белән Татарстанга, Казанга килеп урнашты. Хәзерге вакытта Зәй шәһәрендә яши. Кияүдә, өч баласы бар.

– Лилия, "Один дома" фильмын татарчага тәрҗемә итү идеясе кайдан чыкты? Бу авыр эшкә нигә тотынырга булдыгыз?

– Кышкы ялларда күп кенә кеше экран-мониторлар каршысына бергәләшеп җыела. Бу тәрҗемә эшем шушы күңелле мизгелләрдә туган телебез яңгырауга тагын бер сәбәп булсын дип уйладым. Тематик яктан фильмны сайлый торгач, нәкъ әлеге фильмда тукталдым. Мөселман буларак, эчтәлегенә карата каршылык туса да, уйлый торгач, урыны-урыны белән иҗади тәрҗемәне кулланып, динемә хилафлык китермичә, эшне уңышлы гына башкарып чыктым, дип саныйм.

– Тәрҗемә эше никадәр авыр булды, күпме вакыт алды? Бу эштә Сезгә берәрсе булыштымы?

– Туып-үскән гаиләмдә ана телендә аралашсак та (моның өчен әти-әниемә чиксез рәхмәтлемен), татар телен 12 яшемдә генә өйрәнә башладым. Телне тоемлавым күп очракта булыша, ә менә русча фикер йөртүем, киресенчә, комачаулый, сөйләм телем аксый. Тәрҗемә барышында төрле сүзлекләрдән файдаланырга туры килә.

Тавыш яздырудан соң фильмны бертоташтан карап чыкмаганга, стилистик хаталар калган, кабатланулар бар – аларны хәзер ишетеп, санап утырам. “Өйдә берүзе” фильмын тәрҗемә итү һәм тавыш яздыру 5-6 көнгә сузылды. Әлбәттә барысы да өй шартларында башкарылды, шул уңайдан ярдәм иткәннәре, сабырлыклары өчен иремә, балаларыма зур рәхмәтемне белдерәм, алар, гомумән, эшләремнең беренче рецензентлары дип әйтсәм, дөрес булыр, сүзләренә колак салам.

Шушы вакытка кадәр интернет челтәрендә карап өлгергән тамашачыларның күбесе тәрҗемәне ошаткан. Шәрехләре, җылы кабул итүләре өчен рәхмәт. Дөрес, тел белгечләреннән тәнкыйть сүзләрен дә ишетәсем килә.

Error rendering VK.

Тәрҗемә итү этапларының төрлесендә булышырга теләк белдерүчеләрне эзләп карадым. Беркемне дә гәеплисем килми, бушка, акчасыз мондый эшләрне башкарырга әзер булган энтузиастлар сирәктер, бигрәк тә безнең заманада. Ә эш дәвам итеп яшәсен өчен матди җирлекнең булуы, әлбәттә, кирәкле шарт. Алга карап эш иткәндә, ансыз булмый, моны яхшы аңлыйм.

– Башка тәрҗемәләрегез дә бар дип беләм. Тагын нинди фильмнарны тәрҗемә иттегез? Алар Сезне нинди ягы белән кызыксындырды?

– Иң беренче итеп “Ихсан” студиясенең “Пәйгамбәребез сирасы” дип аталган күпсерияле анимацион фильмының 1нче сериясен (11:27 минут дәвам итә) тәрҗемә итеп карарга булдым. Яздыру өчен ир-ат тавышы дөресрәк булыр иде дә, тик Вконтакте сайтында эленгән игълан буенча беркем дә теләк белдермәгәч, эшне ахырына җиткерүне үз өстемә алдым. 2нче сериясенең тәрҗемәсе дә бар, бәлки кешесе табылыр әле дип, әлегә тавыш яздыруны башламыйча торам. Иншалла, киләчәктә бөтен серияләрен дә татарчага тәрҗемә итү ниятем бар.

Икенче тәрҗемә эшем – рәссам, режиссер Александр Петровның Эрнест Хэмингуэй повесте буенча төшерелгән һәм 2000 елда Оскар премиясенә лаек булган “Карт һәм диңгез” (1999) анимацион фильмы (20:04 минут дәвам итә). Хэмингуэйның бу повесте мәктәп елларында яратып укылган һәм көчле тәэсир иткән әсәрләрнең берсе, тәрҗемәм автор рухына дога булып барсын.

– Вконтакте сайтында Сезнең Хаяо Миядзаки анимеларын тәрҗемә итү теләге турында хәбәрегез бар иде. Бу эш ничек бара? Аны кемнәр белән башкарырга уйлыйсыз?

– Әйе, гомумән, тәрҗемә итүем сорау үткәрүдән башланып китте дә инде (Вконтакте сайтында Лилия танылган япон режиссеры Хаяо Миядзакиның кайсы мультфильмын татарча күрергә теләр идегез дигән сораштыру үткәрде – ред.). Нәтиҗәләр буенча тәрҗемә ителәчәк әсәр билгеләнде, аның белән ВКдагы төркемебездә танышып була (120 минут дәвам итә). Җәй айларында текст, тәрҗемә өстендә эшләдем. Хәзер тавыш яздыру өчен субтитрлар урнаштыру, монтаж эшләре көтә. Бәлки әлеге интервьюдан соң чын тәкъдимнәр дә булып куяр, өметем юк түгел.

– Гомумән, Сезнеңчә, чит ил фильмнарын татар теленә тәрҗемә итү кирәкме, актуальме? Бөтендөнья татар яшьләре форумы резолюциясенә Казанда татарча фильмнар күрсәткән кинотеатр ачу тәкъдиме кертелде, Сез моның турында нинди фикердә?

– Татар теленә тәрҗемә итүне кирәк һәм актуаль дип саныйм, күрүегезчә, моны башлап җибәргән шәхси эшчәнлегем дә раслап тора. Чит ил фильм-мультфильмнары мультикультуралык нәтиҗәсендә тормышыбызга барыбер үтеп керә, шуңа аларны үз телебездә карасак, мизгелендә үк үзебезчә, татарча кабул итәр идек. Гомумән, тәрҗемәне киңрәк колачта җәелдерәсе килә: әдәби әсәрләр, энциклопедик басмалар, фәнни-популяр фильмнар һәм башкасын да күз уңында тотам.

Якын киләчәктә татарча фильмнар күрсәткән кинотеатр ачылу мөмкинлеге, һичшиксез, шатландыра. Таралу, прокат ягыннан кинотеатр Казан белән генә чикләнмәсә, тагы да яхшырак.

– Татар теленең бүгенге көндә үсеше өчен, аның заманча тел булуы өчен нәрсәләр кирәк, ничек уйлыйсыз?

– Моның өчен телебез өчен булдыра алган җирдә һәм булдыра алган күләмдә мохит кенә тудырырырга кирәк. Татар теле күренергә, ишетелергә, файдалана алырлык булырга тиеш. Шуннан соң телебезгә карата ихтыяҗ да туачак һәм тора-бара татар теле заманча телгә әвереләчәк дип уйлыйм. Республикабызның моңа гына көче җитүендә шигем юк – эшлисе, булдырасы гына калды!

XS
SM
MD
LG