Accessibility links

Шәехзадә Бабич


Шәехзадә Мөхәммәтзәкир улы Бабич (1895 елның 14 гыйнвары – 1919 елның 28 марты) – татар һәм башкорт халыкларының уртак шагыйре.

Тормыш юлы

Шәйехзада Бабич (1895-1919)
Шәйехзада Бабич (1895-1919)

Шәехзадә Бабич элеккеге Уфа губернасының Бөре өязе (хәзерге Башкортстанның Дүртөйле районы) Әсәнавылында дөньяга килә. Әтисе, Мөхәммәтзакир мулла була. Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә әтисе кул астында ала. 15 яшеннән башлап Шәехзадә Бабич Казакъстан далаларында укытып йөри, Дүсәнбай дип аталган авылда балалар укыта. Шунда ул казакъ акыннары белән якыннан аралаша, казакъ халык әдәбиятын өйрәнә, үзе дә каләм тибрәтә башлый.

1911 елның көзендә исә Шәехзадә Уфа шәһәренә килә. Биредә ул данлыклы “Галия” мәдрәсәсенә укырга керә. Мәдрәсәдә шәкертләр чыгарган “Эләктергеч”, “Парлакъ” исемле кулъязма журналларда актив языша. “Шура” журналына яза башлый, Уфа сәхнәсендә чыгышлары, үткен сатирик шигырьләре белән халык мәхәббәтен яулый.

1916 елда, “Галия” мәдрәсәсен тәмамлагач, Бабич бер ел Троицк шәһәрендә мөгаллим булып эшли. Февраль инкыйлабын ул шунда каршылый.

1917 елның җәен Бабич Уфа шәһәрендә үткәрә, аннары “Кармак” журналының чакыруы белән Оренбурга күчеп, журналның җаваплы сәркатибе булып эшли. Нәкъ шул вакытларда Оренбурда буржуаз милләтчеләр тарафыннан төзелгән “Башкорт мәркәз шурасы”ның милли азатлык, милли автономия турындагы ялган фразаларына алданып, Шәехзадә Бабич Октябрь инкыйлабы һәм ватандашлар сугышы чорында башкорт милләтчелегенә бирелә, Зәки Вәлидинең контрреволюцион “Башкорт хекумәте”нә теләктәшлек күрсәтә, хәтта анда эшләшеп тә йөри. Ләкин илдәге инкыйлаби вакыйгалар барышында ул үзенең милләтчелек карашларының ялгыш икәнлеген, аларның хезмәт халкы мәнфәгатьләре белән уртаклыгы булмаганлыгын аңлый һәм, 1919 елның февралендә үзенең “Башкорт халкына көйле хитаб” исемле мәгълүм шигырен яза.

Ләкин шагыйрьнең гомере бик кыска була. Аңа озак яшәргә һәм иҗат активлыгын җәелдереп җибәрергә насыйп булмый. 1919 елның 28 мартында ул, типография эшләре буенча Баймак шәһәренә барышлый, юлда, фаҗигале рәвештә һәлак була. Ул ватандашлар сугышы буталчыгында һәлак булган дигән мәгълүматлар бар.

Иҗат

Беренче шигырьләрен Шәехзадә Бабич казакъ далаларында яза. Матбугатта аның шигырьләре инде 1913 елда күрелә башлый. Шуннан соң Бабичның иҗаты зур тизлек белән үсә бара, өч-дүрт ел эчендә ул үзен нечкә хисле лирик һәм үткен телле сатирик шагыйрь итеп таныта. Февраль инкыйлабын ул “Яшәсен эшчеләр!”, “Хөррият бүләге”, “Тәмсил кисәге” кебек революцион рухлы шигырьләре белән алкышлый.

Кыска гына гомере эчендә Шәехзадә Бабич бай һәм үзенчәлекле шигъри мирас калдыра. Аның лирикасы ватанга, туган табигатькә чиксез мәхәббәт хисе белән сугарылган. Аның шигырьләре камил эшләнгән, алар нәфислеге, ритмик музыкальлеге, тел-сүрәтләү чараларының байлыгы, төрлелеге ягыннан сокландыра. Аның табигый таланты бигрәк тә сатирик әсәрләрендә калку чагыла. 1916–1917 еллар дәвамында язылган “Газазил”, “Кандала”, “Китабеннас фи хәккыльхаувас” (“Күренекле кешеләр хакындагы китап”) кебек күләмле һәм киң җәмәгатьчелекнең игътибарын казанган поэмалар татар юмор-сатира жанрының классик үрнәкләре булып саналырга хаклы.

Википедия язмасы: Шәехзадә Бабич

XS
SM
MD
LG