Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкортостан" телевидениесендә дә кыскартулар көтелә


"Башкортостан" телевидениесе бинасы
"Башкортостан" телевидениесе бинасы

"Башкортостан" телевидениесендә йөзгә якын хезмәткәрнең кыскартылуы көтелә, калганнарның хезмәт хаклары киселергә мөмкин.

"Башкортостан" телерадиохолдингында кыскартулар көтелә. Әлеге холдингка Башкортстан спутник телеканалы, “Курай” каналы һәм өч радиоканал керә. Алар: “Спутник ФМ”, “Юлдаш” һәм “Ашкадар” радиолары. Әлеге телерадиохолдингта бу атнадан дүрт көнлек эшкә күчтеләр. Якын араларда 10 процент хезмәткәр кыскартылачак дип көтелә. Калганнарының хезмәт хаклары 25 процентка киселүе ихтимал.

Бүген холдингта барлыгы 800 кеше эшли. Якынча 100 кеше эштән җибәреләчәк. Дәүләт казнасыннан узган ел телерадиоканалларга 363,4 миллион сум акча күчерелсә, быел 8 процент казна акчасы азрак бүленүе сәбәпле, ул 335,3 миллионга калган. Узган елда федераль канунга ярашлы, дәүләтнеке булмаган лотерея уеннары тыелган иде. Шул сәбәпле БСТдагы “Урал-лото” да юкка чыкты. Бу лотерея телекомпанияне елына 20 миллон сум керем белән тулыландырган булган.

Кыскартуларны рекламадан акча аз керүе һәм казна юкару белән аңлаталар. Мәсәлән, җирле телевидениедә соңгы чорда реклама 30-35 процентка кимегән. Бу хакта телекомпаниянең матбугат вәкиле Альбина Гатауллина хәбәр итте. Иң зур кыскартулар “Башкортстан спутник телевидениесе”ндә көтелә. Анда беренче нәүбәттә кыйммәткә төшә торган тапшырулар бетереләчәк. “Башкортстан спутник телевидениесендә “Телеүзәк” исемле ток-шоу, “Бишенче почмак” дигән тапшырулар бетерелде дә инде. Якын араларда “Башкорт телен өйрәнәбез” тапшыруы, “Тәмле” исемле кулинар, “Спорт вакыты” дигән тележурналның “туңдырылуы” көтелә.

Рәмис Дәүләтбаев
Рәмис Дәүләтбаев

Узган җомгада телерадиоширкәтнең “Башкортостан” филиалына җитәкчелек иткән Рәмис Дәүләтбаев вазифасыннан киткән иде. Аңа Русиянең башка төбәкләрендә яңа урыннар тәкъдим ителгән. Аның кайда эшләячәге әлегә билгеле түгел. Рәмис Дәүләтбаев бу вазифаны 2000 елдан бирле алып барды. Аның эшеннән бушатылу сәбәпләрен рәсми булмаган чыганаклар Рәмис Дәүләтбаевның элекке президент Мортаза Рәхимов җитәкләгән “Урал” хәйрия фонды белән хезмәттәшлеге өчен дип фараз итә.

Шул ук чыганаклар бу урынга кемнең билгеләнәчәген дә хәбәр итә. Аңа караганда, ул Азамат Салихов булуы ихтимал. Азамат Салихов моңа кадәр “Россия” телеканалының Башкортстандагы үз хәбәрчесе булып эшләде. Узган ел Украинаның көньяк-көнчыгыш төбәкләрендә булып тапшырулар әзерләгәне өчен аңа республиканың иң югары дәүләт бүләге – Салават Юлаев ордены тапшырылган иде. Әлеге урынга шулай ук Башкортстан хөкүмәтенең матбугат үзәге башы Павел Самойлин һәм телерадиоширкәтнең баш мөхәррире Рөстәм Зарафутдинов намзәтләре дә тикшерелә. Яңа җитәкче якын көннәрдә билгеләнер дип көтелә.

XS
SM
MD
LG