Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстан президенты җитәкчелегендәге шураның милли мәгарифкә файдасы булмаячак"


Әхмәт Мазһаров
Әхмәт Мазһаров

Татарстанда президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә мәгарифне һәм фәнне баккан яңа шура булдырылды. Академик Әхмәт Мазһаров бу шураның милли мәгарифкә өч тиенлек тә файдасы булмаячак дип белдерә.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 7 февральдә мәгариф һәм фәнне баккан яңа шура булдыру турында фәрман имзалады. Үзе ул бу шураның җитәкчесе булачак. Татарстан фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов, КФУ ректоры Илшат Гафуров, вице-премьер, Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов, Русия фәннәр академиясенең Казандагы фәнни үзәге җитәкчесе Олег Синяшин аның урынбасарлары итеп билгеләнгән.

Мәскәү икътисад мәктәбе директоры Александр Некипелов, Русиянең фундаменталь тикшеренүләр фонды рәисе Владислав Панченко һәм башкаларның да шура эшчәнлегенә җәлеп ителәчәге белдерелә. Шураның фән һәм мәгарифне үстерүдә ярдәм итү һәм бу өлкәдә дәүләт идарәсен камилләштерү өчен төзелгәнлеге әйтелә.

Татарстан фәннәр академиясе президенты киңәшчесе, академик Әхмәт Мазһаров бу шура, читтәге галимнәрнең дә фикерләре нигезендә, Татарстандагы фән үсешенә уңай йогынты ясар дип уйлый.

Шура Татарстанның фән һәм мәгарифтәге сәясәтен Русиянекенә якынайту өчен төзелде

"Без бу шурадан башка да яши ала идек. Хәзер глобальләшү бара, шуңа күрә читтәге галимнәрне дә Татарстанда эшләтү өчен төзелде бу шура. Аңа академик Ренат Сәгъдиев тә керде, Мәскәүдән, Петербурдан һәм Новосибирскидан да зур галимнәр чакырылды. Аларның да Татарстан өчен файдалы фикерләрен куллану өчен төзелде бу шура. Татарстанның фән өлкәсендә бара торган юлын Русия юлына туры китерү өчен дә кирәк дип аңлыйм мин. Шура Татарстанның фән һәм мәгарифтәге сәясәтен Русиянекенә якынайту һәм элемтәне ныгыту өчен дә төзелде. Безнең үзебезнең академиядә дә шуралар бар, Татарстанда эш болай да бара иде. Хәзер фикерләрне киңрәк, бөтен Русия күләмендә җыярга булдык. Бу Татарстан президентына киңәшә торган һәм файдалы шура булыр дип ышанабыз", ди Мазһаров.

Аның сүзләренчә, бу шура елга ике тапкыр җыелачак һәм Татарстан президентына киңәшләр дә тәкъдим итәчәк.

Татарстанда милли мәгарифтә, татар телен укытуда проблемнар туа килә. Казан университетында татар филологиясе факультетын педуниверситетныкы белән кушканда белгечләр татар теле һәм әдәбиятын тирәнтен фәнни өйрәнү бетә дип борчылу белдергән иде. Мәктәпләрдә татар теле сәгатьләрен саклап калуда да Татарстан үзенең Конституциясе нигезендә кулыннан килгәннең барсын да эшләргә тырыша. Әлегә. Татар теле, татар мәгарифе алдына җитди проблемнар килеп туганда да бу шураның сүзе үтемле булырмы? Әлеге сорауны Азатлык Әхмәт Мазһаровка юллады.

"Бу шураның милли мәгарифкә өч тиенлек тә файдасы булмаячак. Читтән чакырылганнар милли мәгарифне аңлаган кешеләр түгел, алар барсы да математика, физика һәм химиядән зур академиклар, зур галимнәр. Шураның югары белем мәктәбенә тәэсире булырга тиеш дип уйлыйм, ә милли мәгарифкә юк. Алардан нидер көтү кирәкми. Хәзер мәгариф министры Энгел Фәттахов вице-премьер дәрәҗәсенә күтәрелде. Милли мәгарифкә килгәндә, аның сүзе күбрәк үтәргә тиеш. Ул бик татар җанлы кеше, татарча да бик яхшы сөйли. Милли мәгарифне үстерү өчен тырыша ул", ди Мазһаров.

XS
SM
MD
LG