Accessibility links

Кайнар хәбәр

TORга каршы сугыш: Русия интернетта популяр анонимайзерны тыярга җыена


Tor програмын Русиядә 150 мең чамасы кеше куллана
Tor програмын Русиядә 150 мең чамасы кеше куллана

Русия думасының мәгълүмати сәясәт комитеты рәисе Леонид Левин интернетта аноним калырга ярдәм итүче програмнарны тыярга чакырды. Интернет иреген чикләүчеләр арасында Татарстан да бар.

Русия "дошманнарына" каршы аяусыз көрәш алып баручы дума депутатлары үзләренә яңа шөгыль тапкан: хәзер алар интернетта аноним рәвештә гизәргә мөмкинлек бирүче махсус програмнарны тыярга җыена.

Әлеге тәкъдимне узган атна думаның мәгълүмати сәясәт, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә комитеты рәисе Леонид Левин күтәреп чыкты. Ул белгечләр телендә анонимайзер дип аталган махсус програмнарны, шул исәптән, кулланучылар яратып кулланган Tor програмын тыярга чакырды.

Нәрсә ул Tor?

Tor – инглиз телендә "The Onion Router" ("суган маршрутизаторы") сүзләренең баш хәрефләреннән алынган. Програм дөнья челтәрендә сибелгән сервер-төеннәрне куллана, алар 'onion' (суган) дип атала, исеме шуннан килә.

Техник яктан ул интернетта гизгәндә эзләрне яшерү өчен махсус көйләнмәләре булган, аноним калуны тәэмин итүче гади гизгеч булып тора. Аны интернетта бушка алып була. Ул кулланучыларга үз исемнәрен ачмыйча эш итәргә, җирле провайдерлар куйган киртәләрне үтеп, тыелган сайтларга керергә мөмкинлек бирә.

2002 елда АКШның хәрби диңгез көчләре лабораториясендә туган әлеге проект җәмәгатьчелеккә ачык ителгәннән соң, аны хәзер дөньяның төрле илләрендә 2.5 миллион чамасы кеше куллана. Tor Metrics мәгълүматына күрә, шуларның 145 мең чамасы Русиядән. Бу сан белән Русия АКШ һәм Германиядән генә калышып өченче урында.

Tor програмын кулланучылар арасында адвокатлар, тикшерүчеләр, блогерлар, журналистлар, хакерлар һәм җинаятьчеләр дә бар. Сүз иреге һәм интернет иреклегенә басым арта барган Русиядә програмны куллану даирәсе тагы да киңрәк – аны оппозиция активистлары, диссидентлар цензураны урар өчен куллана.

Томалау юллары

Депутат Левин тәкъдимен Роскомнадзор шундук күтәреп алды. Оешма сүзчесе Вадим Ампелонский Tor кулланучыларын "убырлар оясында" оялаган җинаятьчеләр белән чагыштырды. Бу ояны томалау техник яктан җиңел булмас, ләкин тиешле канун булса, бу эшләмәслек эш түгел диде ул.

Ә менә белгечләр, шул исәптән Касперский лабораториясе, Symantec кебек ширкәт белгечләре бу эшнең барып чыгуына шик белдерә. Ярый, Tor програмын йөкләү сайтларын томалап карарга була, ләкин моның файдасы юк. Бу програм инде күпләрдә бар һәм челтәрдә аның көзге-сәхифәләре бихисап.

Хакимиятләр шифрлы трафикны тулысынча томалап карый ала, ләкин Мәскәүдәге интернет белгече Ирина Левова Азатлыкка әйтүенчә, бу да файдасыз, онлайн банк, сәүдә эшләрендә мәхшәр тудырачак. Инде килеп програмны канун юлы белән дә тыеп карый алалар, ди Ирина.

Tor програмын томалау тәкъдиме беренче тапкыр 2013 елның июнендә Русиянең иминлек хезмәтеннән чыкты. ФСБ белән тыгыз бәйләнештә булган адвокат Анатолий Кучерена андый програм ясаучыларны җәзага тартырга мөмкинлек биргән канун әзерләргә чакырды.

Нәтиҗәсез сугыш

Узган елның июнендә эчке эшләр мининстрлыгы Tor кулланучыларын ачыкларга ярдәм итүче фәнни тикшеренүләргә 3.9 миллион сумлык тендер игълан итте. Бу эш узган елның ноябрендә тәмамланасы иде, ләкин нәтиҗәләр игълан ителмәде. Tor Project's мәгълүматына күрә бу бәйге игълан ителгәннән соң Русиядә Tor програмын кулланучылар кинәт артып киткән.

Интернет белгече Ирина Левова әйтүенчә, бу хакимият өчен үзенә күрә баш бәласы – Tor програмын тыярга тырышкан саен аны кулланучылар саны арта гына бара.

Tor кулланучыларының исә бу тыюларга исе дә китми икән. Смартфоннар өчен әсбаплар ясаучы ширкәт хуҗасы, 30 яшьлек Мика (тулы исемен бирмәскә үтенде) бу програмны 2014 елдан бирле оппозициянең тыелган сайтларына керү өчен куллана. "Даими үзгәреп торган проксиларны ничек инде томалап булсын" дип аптырый ул.

Сүз уңаеннан, бу програм каршы Кытайда һәм аның туган җире Кушма Штатларда инде берничә ел көрәшәләр. Югары дәрәҗәле меңнәрчә белгеч җәлеп ителгән, нәтиҗәсе әлегә юк.

"Русиядә дә булмас, – ди мәсьәләне төптән белүчеләр. – Tor-га каршы сугыш куптаручыларның асыл максаты башка – бюджет акчаларын үзләштерү."

Татарстан – иреклекне кысучылар арасында

Интернет иреклеге дигәннән, Freedom House тикшеренүенә күрә, дөньяда интернет иреклеге инде дүрт ел рәттән кими бара. Иң нык чигенүчеләр арасында Русия дә бар. Баксаң, моңа Татарстан да өлеш кертә икән. Русия төбәкләре арасында ул (Мәскәү һәм Петербур белән бергә) чикләүчеләр исемлегендә беренче бишлеккә кергән. Бу хакта Интернет кулланучылар берләшмәсе хисабына таянып, Казандагы хокук яклау үзәге хәбәр итте. 2014 елда чикләүләр саны ун тапкыр артып, 143кә җиткән. Моның зур өлеше аракы сату сәхифәләрен тыю икән.

Казанда Навальныйны яклау чарасы. 27 декабрь 2014
Казанда Навальныйны яклау чарасы. 27 декабрь 2014

Шул ук вакытта прокуратура блогерларга да басымын арттырган. Мисал өчен, Алексей Навальныйның "Бердәм Русия – караклар партиясе" дигән видеосын күчереп бастырган өчен генә Татарстанда кимендә җиде активист административ җаваплылыкка тартылган. Хәзер бу эшләр нигезендә Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә шикаятьләр әзерләнә.

Шулай ук Роскомнадзор "конституция тәртибен үзгәртүгә өндәү" булган материал бастырган өчен бер интернет басмага кистү ясаган.

Узган ел интернетта иреклекне чикләүнең тагын бер тискәре күренеше Украинадагы хәлләр белән бәйле. Моннан бигрәк тә татар активистлары зыян күрде (Кашапов эше, Бәйрәмова эше).

Хокук яклаучылар әйтүенчә, алар Русиядә сайтларны томалау белән бәйле бер генә мәхкәмә эшен дә җиңә алмаган. Бу мәсьәләдә хакимият каты тора. Нәтиҗәдә 2014 елда рунет тарихында беренче тапкыр кулланучылар саны үсеше тукталган, ru зонасында доменнар саны кими башлаган. Дөнья харитасында Русия өлешчә ирекле илләр арасында.

Инфограм: Дөньяда интернет иреклеге

XS
SM
MD
LG