Accessibility links

Кайнар хәбәр

Риза Фазыл: "Кырымтатар әдәбиятының киләчәге билгесез"


Риза Фазыл: "Кырымтатар әдәбиятының киләчәге билгесез"
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:11 0:00

Риза Фазыл: "Кырымтатар әдәбиятының киләчәге билгесез"

11 февраль Кырымтатар язучылары берлеге аннексия шартларында узган 2014 елга нәтиҗә ясады . Азатлык берлекнең рәисе Риза Фазыл белән әңгәмә корды.

Җыелышта нәсер жанры буенча 2014 елга нәтиҗә чыгарып язучы Урие Эдемова, шигърият буенча Кырымтатар язучылары берлеге рәисе Риза Фазыл күзәтү ясадылар. Узган елда нинди китаплар чыгуы, кайсы язучының әсәрләре кайда басылуы, “Йолдыз” әдәби журналының эшчәнлеге хакында сүз барды.

Риза Фазыл гомумән 2014 ел кырымтатар әдәбияты өчен нинди булганы хакында Азатлык радиосына сөйләде.

– Шатланырлык нәрсә юк. 2014 елда бюджет хисабына Рескомнац аерган акчага тик ике язучының – мәрхүм Шамил Алядинның "Хәтирәләр" китабы һәм Закир Куртнезирның “Ватан ёлу отаймаз” ("Ватан юлын үлән басмас") китабы чыкты. Нигездә язучыларыбызның әсәрләре “Йолдыз” журналында басылып килә. Журналда басылучы авторларның саны күп түгел. Мәсәлән, шигърияттә 6-7 кеше шигырьләрен бастырды, бу әлбәттә аз. Безнең әдәбиятта шигърият өстенлек итә иде, ә соңгы вакытта күбрәк нәсер жанрындагы әсәрләр өстенлек итә. “Йолдыз” журналының яшьләр арасында үткәргән конкурсына да тик нәсерләр килде.

– Бүгенге көндә кырымтатар әдәбияты алдында нинди вазифалар тора, аны яшәтү өчен нәрсә эшләргә кирәк?

– Ватаныбызга кайтканнан бирле бер вазифа тора – туган телне, әдәби телне өйрәнеп яшь моаллифләрне әдәбиятка китереп кертү мәсьәләсе. Безнең төп мәсьәлә – туган тел. Туган тел булмаса – әдәбият юк, әммә туган телне белгән яшьләр исә кими бара, гаиләдә туган тел юк, бу әдәбиятка тәэсир итмичә калмый. Безнең “Илһам” яшьләр әдәби берләшмәсе бар, алардан әдәбиятыбызга яшьләр килергә тиеш, ләкин соңгы вакытта аннан килүче дә юк.

– Туган тел мәсьәләсе проблемага әверелде инде күптән...

– Бу мәсьәлә тик язучылар мәсьәләсе түгел, бу бөтен җәмгыятебез мәсьәләсе.

– Хәзер Кырым яңа бер илдә – Русиядә яши. Сез әдәбиятка дәүләт ягыннан ниндидер яңа мөнәсәбәт тойтыгызмы?

– Без элек-электән ниндидер уңай мөнәсәбәт күрмәдек. 2010 елда Регионнар фиркасе килгән соң әдәбиятка игътибар кими бара.

– Бүгенге Русия шартларында ничек?

– Бүгенге көндә уңай якка үзгәреш күрмәдек. Мәсәлән, без 6 китапны нәшергә тәкъдим иттек, ләкин аларның чыгачагы шөбһәле. Госкомнацта акча юк диләр.

– Мондый вазгыятьтә киләчәккә өмет бармы-юкмы?

– Мондый вазгыять дәвам итсә, киләчәктә нәрсә эшләргә кирәклеген дә белмибез.

XS
SM
MD
LG