Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Илһам Шакиров барлык бүләкләрне алып бетерде"


Илһам Шакировның юбилей кичәсе
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:44 0:00

Илһам Шакировның юбилей кичәсе

15 февраль Илһам Шакировка 80 яшь тулды. Камал театрында узган юбилей кичәсенә аның иң тугры тамашачылары җыелган иде.

Илһам Шакировның 80 яшьлек юбилеена дип килүчеләрнең барысы да Камалга уза алмады. Бер сәгать алдан ук ишек төбендә “Артык билетыгыз юкмы? Билет сатмассызмы икән?” дип сораучылар шактый иде. Әмма артык билет белән бүлешүчеләр күренмәде. Кассада безгә: “Залда да, балконда да буш урыннар юк”, диделәр. Берничә көн алдан барысы да сатылып беткән. Билет бәясе – 400-700 сум.

“Сирәк була торган концерт бит ул. Кыйммәт булса булсын, кызыма алдан ук билет бетмәсен дип алдырттым. Бәлки, үзе дә җырлар, һәрхәлдә шуңа өмет итәм. Үзен күреп каласым килә, без аны, Әлфия Афзалованы тыңлап гомер иттек. Илһамга да 80 яшь, сөбеханналлаһ!”, дип сөйләнде көзге каршында яулык белән калфагын рәтләп торган ханым. Аның янында торган ахирәте: “Илһамга җиткән җырчы юк, безнең авылга да килгәнен хәтерлим. Хөкүмәт тә читкә этәрмәде үзен, аркасыннан гына сөеп торды”, дип сүзенә кушылды. Тамашачылар залында күпчелек өлкән, урта буын кешеләре иде, яшьләр азрак килгән.

Илһам Шакировның туган көне – 15 февраль, әмма аның юбилеен алдан ук бәйрәм итә башладылар. Моңа кадәр ул озак еллар дәвамында эшләгән Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә дә тамаша узды. Ә шимбә көнне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов юбилярны үзендә кабул итте. 80 еллык юбилее уңаеннан “Фидакарь хезмәте өчен” дигән Татарстан медале белән бүләкләнде. Ник бу бүләк дигән сорауга “Илһам абый Татарстанда булган барлык бүләк, исемнәрне инде алып беткән”, дип шаярттылар. Президент кулыннан Илһам Шакиров “Ford” автомобиле ачкычын да алды, Рөстәм Миңнеханов аны үзе шофер буларак Казан Кремленнән уратып йөртеп килде. Моны телевизор аша күргән Разил Вәлиев: “Шоферы хәтта илбашы үзе булса, Илһамы кем була соң?” дип шаян дүртюллык та язган.

Концерт кунаклары
Концерт кунаклары

Концерт беразга гына соңарып башланды. Башта оештыручыларның кичәгә Татартан дәүләт киңәшчесе килер дигән өметләре булган, әмма югары түрәләрдән Татарстан Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин гына бар иде. Барысы да утырышып беткәч залга Илһам Шакиров керде. Аны аягурә басып алкышлап каршы алдылар. Җырчы кичәне тамаша кылып кына утырачак дип әйттеләр.

Юбиляр үзенең кәнәфиенә килеп утыргач, аның янына залдан эзләп табып яулыгын дүрт почмак итеп бәйләгән бер татар әбисен озатып утырттылар. Бу аның апасы – Зәйнәп әби булып чыкты. Тамашачылар арасында “Бигрәк мәрхүм әнисенә охшаган инде!”, дип әйтүчеләр булды. Бүгенге көндә ул Зәй районы Дүрт мунча авылында гомер итә. Тәнәфес вакытында ул: “Балаларым алып килде, алып кайта. Ярый, килгәнмен әле, бигрәк матур концерт, күңелле! Үзен зурлаганнарына рәхмәт. Илһамнан биш яшькә өлкәнмен. Балалардан хәзер икәү генә торып калдык. Еш күрешеп булмаса да, хәбәрләшеп торабыз. Горурлык инде ул безнең. Төп терәгебез. Ярдәм итте барыбызга да. Үзе үзенә юл ачты, туганнарын, туган авылын онытмады. Үзем дүрт бала үстердем, барысы да Чаллыда яшиләр”, дип сөйләде ул “Азатлык”ка.

Концертта чыгыш ясау өчен иң-иңнәрен генә сайлап алганнар. Алар барысы да Илһам Шакиров репертуарында булган җырларны башкарды. Чыгышлар арасында җырчының җырларын да яңгыраттылар. Шәхесләрне исән чагында кадерләргә кирәк, арабыздан китеп барганнарны хәтердә сакларга кирәк дигән киная белән Илһам абыйның җырын яңгыратканда татарның мәшһүр кыз-уллары искә алынды. Фоторәсемнәр күрсәтеп Салих Сәйдәш, Хәсән Туфан, Нәкый Исәнбәт, Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова, Сибгать Хәким, Мостай Кәрим, Сәгыйть Хәбуллин, Мансур Мозаффаров, Нәҗип Җиһанов, Илдар Юзеев, Туфан Миңнуллиннар алкышларга күмелде.

Илһам Шакировны котлап бихисап телеграммалар юлланды диелде, шуларның берсе генә сәхнәдән укылды – Финляндия татарларының котлавы. 1968 елда Һельсинкига Татарстаннан беренче артист булып килүче – Илһам Шакиров булган, ике арада күпер салучы булган җырчыга милләттәшләр рәхмәтләрен җиткерде.

Илһам Шакировка Прагадан котлау
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:38 0:00

​Кичәдә шулай ук Америка, Австралия, Чехия татарларыннан килгән видео котлаулар да күрсәтелде. Прагадан котлау Азатлык радиосында төшерелде.

Татарстан дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев Илһам Шакировны җырчы гына түгел, ә сәясәтче дип атады.

Сәхнәдән ул: “Илһам ага берсе дә барып җитә алмаган кыйтгаларга кадәр барып җитте, ул халыкка татар җырын ишеттерде. Сәясәтчеләр эшли алмаганны халыкны берләштереп йөрде. Ул гади генә җырчы түгел, ә сәясәтче дә! Җыр аша халыкта татарлыкны уятты. 1552 елда дәүләтсез калгач, ничек бу халык һаман яши соң дип аптырап сорагач, Илһам абый уйлады да миңа: “Татарны дин, тел һәм җыр саклап калды”, дип җаваплады.

Мин аның белән күптән аралашам. Ә танышуыбыз бик очраклы булды. Мәскәүдә укып йөргән чагым, тулай торакта яшимен, ишеккә кемдер шакый. Ачсам, Илһам абый. “Синме Разил?” ди. “Мин”, дим. Аның Мәскәүгә пластинка яздырырга килгән чагы, тик эш тоткарланып калган. Берсе җыр булып бетмәгән: көе бар, шигыре юк. Миннән текст язуымны соравы икән. “Бер дә җыр язганым юк. Күпме вакыт бирәсез, ике аймы, өч аймы?” дип сорыйм. Шунда Илһам абый: “Хәзер мин бер сәгатьтән әйләнеп кайтам, шул вакытка шигырь әзер булсын”, диде чыгып китте. Кире әйләнеп килүен инде урамда ук көтеп тора идем. Рәхмәт йөзеннән Илһам абый миңа Финляндия гастрольләреннән кызыл күлмәк алып кайтты. Аны бәйрәмнәрдә генә кадерләп кия торган идем”, дип сөйләде шагыйрь.

Депутат белән бергә сәхнәдә Казакъстаннан килүче танылган рәссам Камил Муллашев та бар иде. Илһам Шакиров һәр татарга кадерле булганын әйтеп, үзе ясаган җырчының зур портретын бүләк итте. Рәссам: “Иҗат җимешемдә дүрт ел хезмәтем ята, бу эшкә үз теләгем белән алындым, бар халыкның рәхмәтен истә алып ясадым портретны. Үзе ошатыр дип ышанам”, дип әйтте безгә.

Руслан Сәйфетдинов, Георгий Ибушев, Филүс Каһиров
Руслан Сәйфетдинов, Георгий Ибушев, Филүс Каһиров

Илһам Шакиров турында күп легендалар йөри. Шуларның берсе – аны Мәскәүгә эшкә чакыру белән бәйле. Бу турыда кичәнең алып баручылары Фәнис Җиһанша белән Алсу Каюмова сөйләде. Имеш, Мәскәүгә эшкә кыстагач, җырчы чакыруга ризалык та бирмәгән, әмма кире дә какмаган. Бу турыда композитор Рөстәм Яхин ишеткән дә “Китмә, сандугач” җырын иҗат иткән дигән сүзләр йөри. Кичәдә бу җырны трио буларак Филүс Каһиров, Георгий Ибушев белән Руслан Сәйфетдинов башкарды. Бу – иң истә калырлык чыгыш иде бугай, чөнки тамашачылар аны алкышларга күмде.

Раяз Фасыйхов Илһам Шакировларның вокаль-инструменталь ансамбльләр белән чыгыш ясаган вакытларын искә алып, җанлы инструментлар белән “Ай, былбылым” җырын башкарды. Яшь артист башкалардан кыюрак булды, бер куплетны Илһам Шакировка пародия ясап, аның кебек җырлады. Юбиляр охшатканмы, юкмы белеп булмады, ләкин җыр дәвамында йөзендә елмаю күренмәде. Ә менә тамашачылар арасында Раяз Фасыйховның пародиясен ошатмаучылар да шактый иде. “Ник көлергә кирәк иде Илһам абыйдан?” дип зарланучылар ишетелде.

Ике сәгать дәвамында барган концерт Илһам Шакировны сәхнәгә чакырмасаң, дөрес булмас дип аны азактан сәхнәгә дәштеләр. Чыгуын да басып каршы алдылар. Хөкүмәт исеменнән котларга дип Татарстан дәүләт шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова да чыкты. Ул Миңтимер Шәймиевнең сәлам хатын ирештерде, Татарстан дәүләт шурасының бүләген тапшырды. Римма Ратникова Илһам абыйны дулкынланып мактаган вакытта юбиляр аңа: “Ярар, бу кадәр үк түгел инде!” дип әйтте булса кирәк. Римма Ратникова үз сүзләрен дәлилләгәндәй: “Хак сүзләр бу, Илһам абый, арттыру түгел! Ул тамашачылар залында да утырганда бик уңайсызланды, “Бу кадәр халыкны ник урыннарыннан кубардыгыз, интектерәсез?” дип әйтте. Бер дә кыен түгел, безгә барыбыз өчен бу – шатлык, бәхет эше!” диде түрә.

Илһам Шакировның кәефе яхшы иде булса кирәк, “Җитәр, җырга да вакыт калдыр” дигәндәй кулын болгап, “Бик еракта идек без” җырын сузды. 75 еллык юбилеенда ул берничә җыр башкарса, бу юлы бер белән генә чикләнде. Тамашачылар аны аягурә басып тыңлады. Ә юбилей концерты бергәләп “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.

Җырчының юбилеена өлгертәбез дип Камалда яңа гына табан төшкән “Илһам Шакиров. 80 яшь” дип исемләнгән китап та тәкъдим ителде. Төсле фотолар урын алган, моңа өстәп Илһам җырларыннан торган ике диск кыстырылган китап “ТАИФ” ярдәме белән чыгарылган. Кемгәдер бушка бирелде, эләктереп өлгермәүчеләргә бәясе 500 сум диделәр.

XS
SM
MD
LG