Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кырымтатар исеменнән эш йөртүчеләрдән хәзер күп нәрсә тора"


Акмәчеттә җомга намазында Әлбир Крганов һәм Әмирали Аблаев
Акмәчеттә җомга намазында Әлбир Крганов һәм Әмирали Аблаев

Кырымда булып кайткан мөфти Әлбир Крганов кырымтатар юлбашчылары Мостафа Җәмилев һәм Рефат Чубаровка акыллырак булырга кирәк иде ди. Ул мисал итеп Миңтимер Шәймиев һәм Мортаза Рәхимовны китерә.

Русия җәмәгать пулатының милләт һәм динара мөнәсәбәтләрне җайлау комиссиясе күптән түгел Кырымда булып кайтты. Җәмәгать пулатның әгъзасы, Мәскәү һәм Чуашстан мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов белән әлеге сәфәр турында сөйләштек.

– Әлбир хәзрәт, очрашуда кемнәр катнашты һәм нинди хисләр белән кайттыгыз?

– Русия җәмәгать пулаты Татарстан җәмәгать пулаты вәкилләре, Кырымдагы хезмәттәшләр, дини һәм милли оешмалар, Русиянең диннәрара шурасы һәм "Мир - дар божий" дигән конфессияара шура белән бергәләшеп өч көн буена төрле утырышлар уздырдык. Уртак утырышта Кырым җитәкчесе Сергей Аксенов һәм Дәүләт шурасы җитәкчесе Владимир Константинов та катнашты. Икенче көнне бер татар авылын күреп әйләндек, Бакчасарайда булдык. Өченче көнне күбрәк дин мәсьәләләренә багышланган утырыш булды.

Андагы кырымтатар оешмалары вәкилләре белән дә аерым күрештек. Аннары Кырым мөфтие Әмирали хәзрәт Аблаев белән дә аерым сөйләштек, җомга намазын да бергә үткәрдек.

Мин хәзер аларда бер тынычлану хисе барлыкка килгәнен күрәм. Киләчәккә өметләнү белән караган шикелле күренәләр. Кырымтатар теленең дәүләт теле булып саклануына, аннары депортацияләнгән халыклар турында кануның кабул ителүенә, хаҗ мәсьәләсендә Русиянең ярдәм итүенә күңелләрендә ышаныч уяткан. Мөселманнарга, татар халкына матур караш бар икән дигән уй туган.

Аннары Дәүләт шурасында кырымтатарларның үз кешеләре бар. Заур Смирнов, Руслан Бальбек шундыйлардан. Бакчасарайда Рифат Якубович дигән кырымтатар кешесе җитәкчелек итә. Узган корылтайда Рәмзи Ильясовның кырымтатар милли мәҗлесенә рәис итеп сайланыр өчен аз гына тавыш җитмәгән иде. Ул хәзер Дәүләт шурасында зур хезмәт башкара.

Гомумән алганда чишелмәгән мәсьәләләр әле бар. Мөфтинең сүзенә караганда, сиксәнгә якын дини оешмаларга бирелергә тиешле мәчет-мәдрәсә биналары бар. Аларны төзекләндерергә кирәк.

Без кырымтатар мәктәпләрен дә кереп күрдек. Бер 15ләп шундый мәктәп бар дип әйттеләр. Әмма әле тагын 50гә якын кырымтатар мәктәбе кирәк дип исәплибез ди алар. Анда балалар бакчалары юк икән. Тел һәм депортация турында канун кабул ителде, әле аны гамәлгә ашырырга тиешле булган нечкәлекләр бар. Менә боларны да хәл итәргә кирәк.

Заур Смирнов кырымтатарлары өчен республикада аерым бер мәгълүмат чаралары, телевидение булдырырга кирәктер дип тә әйтеп куйды. Кыскасы шундый эшләр бара.

Диннәр һәм милләтләр арасында аңлашылмаучанлык юк. Бик дус торалар. Кырымтатарлары исеменнән сөйли торган кешеләр бик әзерлекле кешеләр булырга һәм Русия, Кырым кануннарына таянып тиешле әйберләрне булдырырга тырышырга тиешләр. Алардан хәзер күп әйбер тора.

–​ Соңгы вакытта кырымтатар җитәкчеләренең эзәрлекләнүе, мисал өчен Казанга килеп Татарстан президенты белән дә очрашкан Әхтәм Чийгөзнең кулга алынуы, кырымтатарларының югалуы турында сүз булмадымы?

Кешеләр югалуы турында мәсьәләне карауда мин катнаша алмадым. Безнең иҗтимагый пулатның әгъзасы Максим Григорьев Аксенов белән бергә шул кешеләр югалуны караучы бер комиссиянең кырымтатарлар белән очрашуында катнашуы турында сөйләде. Анда бер абыйның бер баласы югалганлыгы турында әйтте. Олы малае кайдадыр Сүриягә киткәнен әтиләре белә икән, ә менә икенче малайлары турында сөйләгәндә, хәзерге Кырым хакимиятенә андый эшләрне эшләү файдага түгеллеген аңлыйлар. Хакимият үзләренә каршы эшләгән булып чыга. Сергей Аксенов белән күрешкәндә ул булышырга тырышабыз дип әйтте ди, Григорьев.

Әхтәм Чийгөзгә килгәндә, мин бу мәсьәләне төгәл генә белмим. Күрешкән вакытта андый мәсьәлә кузгатылмады. Ул хәзер хокук саклау оешмасы тарафыннан кулга алынган һәм аңа ниндидер сораулар бар дигән сүзләрне генә ишеттек. Җавапларына күрә инде беленәчәк. Төгәл генә бу мәсьәләгә җавап бирә алмыйм.

Аны бер гаепсезгә генә тоткарламаслар иде. Хокук яклаучылар да аны яклап сүз әйтер иде. Үзен акларга дәлилләр булса бу кешеләр дә, без дә үзебезнең сүзебезне әйтергә мөмкинбез. Шул мәсьәлә көн үзәгенә чыкса.

–​ Менә сез бер гаепсезгә тоткарламаслар дип әйтәсез. Шул ук кырымтатар юлбашчысы Мостафа Җәмилевның яисә Кырымтатар милли мәҗлесе рәисе Рефат Чубаровны Кырымга кертмиләр. Аларның ни гаепләре бар дип саныйсыз?

– Мин күрешкән кырымтатарлар Рефат Чубаров тарафыннан да, Мостафа Җәмилев тарафыннан да булган эшләргә үзләренең ризасызлыкларын күбрәк күрсәттеләр. Алай итеп эшләргәр ярамый иде диләр. Менә әле бүгенгесе көнгә кадәр кырымтатарларның телефоннарына шалтыратып март аенда яңадан Украина хөкүмәте кайтачак, яңа үзгәрешләр була көтеп торыгыз дип төрле-төрле сөйләшүләр бар икән. Бу хакта дин әһелләре дә, кырымтатар милләттәшләребез дә әйттеләр. Менә шундый төрле яклы уеннар барганы күренә.

Кырымтатарлар үзләренең тынычлыкларын кадерлиләр, чөнки аларны гел гаугага кулланырга тырыштылар. “Менә әйдәгез без Украина өчен сөйләгән булыйк”, диделәр.

Кырымтатарлар: “Монда Украина хәрби көчләренең 20 меңнән артык гаскәре бар иде, нишләп каршылыклар вакытында аларның 20се булса да каршы чыгып сөйләмәде, ә кырымтатарларын байраклар күтәртеп каршы куярга теләделәр”, ди.

Украин белән рус кардәш халык дияргә була, алар бер көнне үзара утырып сөйләшеп аңлашачак, ә кырымтатарлар ул вакытта кайда калыр. Шуңа безне ул уеннарга бутамасыннар иде дигән фикерләр халыкта хөкем сөрә. Шуның өчен Мостафа Җәмилевка да, Рефат Чубаровка да акыллырак булырга тырышырга кирәк иде.

Менә безнең Татарстанда да мөстәкыйльллек булдырабыз дип йөрүчеләр булды, ләкин чынбарлыкта татар милләтенә файдага элекке президент Миңтимер Шәймиев кадәр эшләгән кеше булдымы? Яисә менә Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов инфраструктураны күтәрү, мәктәпләр булдыру өчен никадәр эш эшләде. Шул ук Чечняда Әхмәт Кадыйров, ул бит заманында мөфти дә иде. Аның да бит сугышка ризасызлыгы булса да, Русия белән килешеп үзенең милләте өчен күпме хезмәт куя алды.

Кызганычка, Мостафа Җәмилев, Рефат Чубаров шуны аңлап милләте, халкы белән бергә булып файда китерә алмады. Гомумән алганда, беркайчан да үз халкыңнан читләшеп китәргә ярамый. Берсе Киевка, икенчесе тагын кайдадыр китеп барды. Үз милләтең белән бергә булырга кирәк.

–​ Аларга бит Кырымга керү тыелган. Бик теләсәләр дә үз халкы белән була алмыйлар түгелме соң?

– Нишләп кертмәгәннәрен белмим. Бер дә гаепсезгә инде кертмиләр дигән әйбер юктыр. Нигезе бардыр аның.

XS
SM
MD
LG