Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәмилев: "Кырымнан Русия гаскәренә алынудан куркып китәләр"


Мостафа Җәмилев
Мостафа Җәмилев

Европада Иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы парламент җыенында Украина турында сөйләшәләр. Мостафа Җәмилев Кырымнан Русиягә гаскәргә алынудан куркып китүчеләр арта дип чыгыш ясады.

Венада 18-20 февраль көннәре барган Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы (ЕИХО) парламент ассамблеясы үз эшен бүген өч комитет утырышында дәвам итте. Сәясәт һәм иминлек, икътисад, фән вә технология, шулай ук демократия, кеше хокуклары һәм һуманитар мәсьәләләр исемле комитетлар утырышларында чыгыш ясаучылар оешма көнтәртибендә торган төрле мөһим эшләргә басым ясады.

Билгеле булганча, ЕИХО Украинаның көнчыгышындагы сугышны күзәткән һәм һуманитар ярдәмне координацияләгән бердәнбер Европа оешмасы. Бу көннәрдә барган кышкы сессия вакытында 57 ил парламентлары вәкилләре булган 300дән артык кеше оешма башкарган эшкә нәтиҗә ясый һәм Украинада барган сугышны туктату планын кабул итә. Кичә кич оешманың Русиянең Кырым исеменнән җибәргән вәкилен кире кагуы билгеле булды. Ассамблея бюросы утырышында кабул ителгән белдерүдә "аннексияләнгән Кырым хөкүмәте исеменнән парламент ассамблеясына сенатор итеп тәкъдим иткән Ольга Ковитиди кабул ителми" диелгән. Аның кышкы утырышта катнашуына Украина вәкилчелеге ризасызлык белдергән.

Ольга Ковитиди
Ольга Ковитиди

Кырымда туган Ольга Ковитидиның аннексиягә кадәр соңгы эше Украина юстиция министрлыгының Акъяр бүлеге җитәкчесе иде. Аннексиядән соң ул Федераль җыенга Кырымнан сенатор итеп билгеләнде. Ковитиди Европага керү тыелган түрәләр исемлегендә.

Үзенең Венада утырышта катнаша алмаячагын белгәч Кырым сенаторы шул ук утырышта чыгыш ясаган Мостафа Җәмилевны "чит илләрдән һәр татар кешесе өчен 10 мең доллар алып торуда" гаепләде. "Россия сегодня" каналына биргән әңгәмәсендә ул "Җәмилев ул акчаны халыкка биреп барган булса, үзе дә тыныч йоклар иде, татарлар да бүгенге көндә Мәҗлескә алай үпкәләмәгән булыр иде", диде.

Җәмилевне ул "Кырымда калганнарны гаепләр өчен чит илләрдә чыгыш ясарга урын эзләп йөргәнче халкы алдында тәүбә кылырга" чакырды.

Европада Иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының Украинадагы миссиясе башлыгы Эртугрул Апакан
Европада Иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының Украинадагы миссиясе башлыгы Эртугрул Апакан

Җәмилев исә бүген ЕИХО парламент ассамблеясының демократия, кеше хокуклары һәм һуманитар мәсьәләләр комитеты утырышында сөйләде. Оешманың интернеттагы сәхифәсендә аның туры эфирда сөйләвенә караганда, Кырымнан Русиягә гаскәргә алынудан куркып китүчеләр саны арта. Җәмилев Кырымнан Украинага 20 меңнән артык кеше китте дип белдерде. Аларның күбесенең торырга урын һәм эш булмавын билгеләде ул.

Украинаның гадәттән тыш хәлләр идарәсе мәгълүматларына караганда, сугыш барган көнчыгыш районнардан һәм Кырымнан 646 278 кеше күчеп киткән.

XS
SM
MD
LG