Accessibility links

Илшат Рәхимбай: "Көтүче мин. Яңа чорны, яңа ачышларны көтүче"


Илшат Рәхимбай: "Үзеңне табу кыен, әмма эзләргә кирәк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:46 0:00

Илшат Рәхимбай: "Үзеңне табу кыен, әмма эзләргә кирәк"

Татар кинорежиссеры буларак танылып килүче Илшат Рәхимбай 18 февраль Камал театрында үткән "Калеб" кичәсенең төп каһарманы булды. Ул татар яшьләренә караңгылыктан курыкмыйча, үз-үзеңне эзләп яшәүнең өстенлеген аңлатырга тырышты.

Әлеге “Калеб” очрашуы үзенең атмосферасы белән үк башкаларыннан нык аерылып торды. Күрәсең, төп кунак – кинорежиссер Илшат Рәхимбай бу кичәдә максималь рәвештә эчке дөньясын күрсәтергә теләгән. Сәхнәдәге кытайча чәй церемониясе, серле музыка, Илшатның шәхси әйберләре – һәрберсе аны яңа яктан ачарга ярдәм итте. Үткән елларны бергә эшләгән барлык иҗатташ дуслары да Камал театрының кече залына җыелган иде.

Алып баручы Альберт Шакиров кичәне тамашачыларны кызыксындырган төп сораудан башлады: “Кем ул – Илшат Рахимбай?”

“Көтүче мин. Профессия күзлегеннән караган көтүче түгел. Ә яңа чорны, ачышларны, очрашуларны көтүче кеше. Һәрбер кешенең яңа туган көне үткәненә охшамаска тиеш. Көн дә без нинди дә булса яңалык эзләргә, үзебезне рухи яктан баетырга тиешбез.

Хәзерге вакытта кешегә үз-үзен табу кыен. Кем дә булса сиңа ышана, син дә кемгәдер яки нәрсәгәдер ышанасың. Киләчәккә өмет белән карарга кирәк”, ди ул. Режиссер буларак, өметне Илшат сүз белән генә түгел, ә залны каядыр өскә алып китеп, һәркем сизәрлек итеп аңлатырга тырышты.

“Күз алдына китерегез. Сез үзегез генә караңгы бүлмәдә. Бер кем, бер нәрсә юк. Сез һәм караңгылык, бер ут та булмаган бүлмә. Күп кеше курка, шулай бит? Әгәр син караңгы дөньяда үз-үзең белән калырга курыкмыйсың икән, димәк, синдә өмет бар”, ди Рәхимбай.

Илшатның мавыгулары турында “Калеб”челәрнең күбесе белә. Велосипед, серфинг, музыка. Ул алар ярдәмендә тормышның ямен эзләвен әйтте. Яңа җир – яңа эмоцияләр, уйланулар, яңалыклар, кешеләр.

“Мин – кинестет. Миңа әйберне тотып карарга кирәк. Мин аны сизәм һәм аңа якынаям”, дип җөпләде сүзен кичәнең төп каһарманы.

Бу кичне тамашачылар үз урыннарында гына утырып тормады. Оештыручылар сәхнәгә өстәл янына утырырга, мастер-классларга чыгарга мөмкинлек бирде. Бигрәк тә Никита Гуру исемле профессиональ чәй ясаучы егетнең чәен һәркем эчеп карарга теләде.

Чулпан исемле тамашачы Илшатның тормыш иптәше Язгөл хакында да сорады. Егетләр өчен дә бу сорау кызыклы булды.

“Язгөл ул үзем кебек үзенчәлекле кеше. Өч ел очрашып йөргәннән соң, тәкъдим ясар алдыннан без велосипедларга утырып Финляндиягә киттек. Менә бу - минем сынавым иде. Язгөл үзе дә бер дә уйламыйча ризалашты. Ул беркемгә дә охшамаган. Язгөл мине икенче төрле аңлый, тоя, канатландыра. Ул минем өчен Ходай бүләге”, дип җаваплады Илшат хатыны турында.

Илшат Рахимбай үзенә алдан ук кинорежиссер булам дип әйтеп куйган булган һәм шул юнәлештә иҗат иткән. Барлыгы 12 клип һәм 2 кино төшергән. 2011 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының музыка факультетының кинорежиссура бүлегенә укырга кергәннән соң, 2013 елда диплом эшенә “Гастарбайтер” фильмын төшергән. Күптән түгел генә аның “Кошлар” клибы дөнья күрде. Ә бу кичәдә “Я люблю Казань” клибының премьерасы булды. Аларда төп каһарман - билгеле саксафончы Артур Маузер Сакс. Әлеге “Калеб” кичәсендә дә тамашачылар аның иҗатын тере тавышка тыңлый алды.

Илшат өчен кино сәнгате аерым урын алып тора, кино хакында ул озаклап сөйләргә әзер иде.

“Киноның милләте була алмый, кино ул - үзе бер милләт! Кино ул - эмоцияләр милләте, кино ул - актерлар милләте һәм анда тел беренче урында тора алмый. Кино Татарстан турында булырга мөмкин, әмма аның милләте юк. Минемчә, Татарстан кино кысаларын тарайтырга кирәк түгел. Кинода сөйләнелгән хикәяләр, анда күтәрелгән проблемнар һәм идеяләр бөтендөнья кешеләренә аңлаешлы булырга тиеш. Минем өчен бу - идеаль кино...", ди Рәхимбай. Күпләр кино төшерү, кинода уйнауны җиңел эш дип уйлаганга ул, җиңел юллар эзләмәскә, үз юлыңны табып, шул юнәлештә яратып, тырышып иҗат итәргә киңәш итте.

“Сәләт” хәрәкәтендәге остаз Анна Фельдманның бик дөрес сүзләре бар: “Мы ограничены повседневностью и ленью”. Тырыш булырга кирәк. Һәрвакыт үзеңә нәрсәдер ачарга, танышырга һәм үз өстендә эшләргә кирәк. Сезгә үзегезне, үз урыныгызны табуыгызны телим”, диде ул йомгаклау сүзендә. Тамашачылар да, Илшат та ике сәгаттән артык барган очрашудан китәргә ашыкмады, Рәхимбай тудырган мохит “Калеб” яшьләренә хуш килде.

Илшат Рәхимбай әйтүенчә, кеше үзенең ачышын ясаганчы 10 мең сәгать вакыт үткәрергә тиеш. Ә Илшатның кинорежиссерлыкта 3 меңенче сәгате үтеп бара икән инде. Киләчәген ул шул юнәлештә күрә.

XS
SM
MD
LG