Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымдагы Мәскәү хакимияте Мәҗлесне үз ягына авыштыра


2014 елның 26 февралендә Кырым Радасы каршында халык белән бергә булган Мәҗлес рәисе урынбасары Әхтәм Чийгөз кулга алынды
2014 елның 26 февралендә Кырым Радасы каршында халык белән бергә булган Мәҗлес рәисе урынбасары Әхтәм Чийгөз кулга алынды

Аннексиянең бер еллыгы якынлашканда хакимиятләр Кырымтатар Мәҗлесен кулга төшерү тырышлыгын арттыра. 33 әгъзадан унысының фикере үзгәргән инде, ди хокук белгече Надир Бекир.

Ветеран юлбашчы Мостафа Җәмилевне, соңыннан Мәҗлес рәисе Рифат Чубаровны Кырымга кертмәү турындагы карардан соң кырымтатарларның сайлап куелган бу оешмасына чираттагы зур һөҗүм рәис урынбасары Әхтәм Чийгөзнең кулга алынуы булды.

Мәҗлеснең читтәге җитәкчелеге халыкны Русия хакимиятенә бирешмичә Кырымдагы хокуксызлыкка каршы көрәшне дәвам итәргә чакырганда, оешманың Кырымдагы вәкилләре арасында аннексиядән соң Мәскәү куйган хакимияткә якынлашучылар саны арта. Узган атнада Русия президентының Кырымдагы вәкиле Олег Белавенцев һәм республика башлыгы Сергей Аксенов белән очрашуга татарлардан хөкүмәт вице-премьеры Руслан Бальбек, Дәүләт шурасы вице-спикеры Ремзи Ильясов, милләтләр эшләре комитеты рәисе Заур Смирнов һәм Сакъ районы мәҗлесе рәисе Эскендер Билялов барган иде.

Хакимият аларның якын арада Мәҗлес утырышын җыеп Ремзи Ильясовны рәис итеп сайлавын теләгән. Аңа кадәр Ильясов, Смирнов һәм Акмәчет шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Тейфук Гафаровның вәкаләтләрен торгызу кирәк, чөнки бу кешеләр хакимиятләр белән хезмәттәшлек итә башлагач, Мәҗлестәге эшләреннән читләштерелгән иде, дип сөйләде Qirim.Aqiqat сәхифәсендә Бакчасарай хакимиятенең элекке башлыгы Илми Умеров. Умеров мондый очрашуны һәм тәкъдимнәрне "югары дәрәҗәдәге оятсызлык" дип саный.

Мәҗлес әгъзаларына басым көчәүе турында аның читтәге рәисе Рефат Чубаров та белдерде.

"Оккупантлардан "көтелгән" адымнар арасында Ремзи Ильясовны Мәҗлес рәисе итеп "билгеләү" һәм Мәҗлеснең Кырымны Русиянең бер өлеше итеп тануы турындагы белдерү кабул иттерү булачак", диелгән Чубаров белдерүендә. Билгеле булганча, Мәҗлес әлегә кадәр Кырымның Русия тарафыннан аннексияләнүе белән килешмәгәнен белдереп килде.

Хәзерге Корылтай низамнамәсенә караганда, Мәҗлес җитәкчесен һәм әгъзаларын Корылтайдагы 248 делегат тавыш бирү юлы белән генә сайлый ала. Әмма бу хәлне дә үзгәртеп була. Корылтайның ревизия комиссиясе рәисе Али Озенбаш килеп туган шартларда Корылтай җыярга һәм гадел сайлау уздырырга мөмкинлек юк, дип гадәттән тыш вазгыять игълан итәргә чакырды. Корылтай низамнамәсе нигезендә гадәттән тыш вазгыять игълан итү документларга үзгәрешләр кертергә мөмкинлек бирә.

Кырымтатар халкы корылтаеның чираттагы утырышын бу айларда Төркиядә ики Романиядә оештыру планнары булган иде. Рифат Чубаров кичә ясаган белдерүдә бу нияттән әлегә баш тартулары турында әйтте.

"Корылтайга Кырымнан килгән делегатларның кире Кырымга кайта алмау куркынычы бар", диде Чубаров.

Илми Умеров
Илми Умеров

Мәҗлеснең 33 әгъзасының берсе булган Илми Умеров хакимияткә Мәҗлес тә, Корылтай да кирәкми, алар татарларны шул "ыгы-зыгыда батырып мөһимрәк проблемнардан читләштерә" ди. Бу хакта ул үзенең Facebook сәхифәсендә язган.

Мәҗлескә катнашы булмаган бәйсез хокук белгече Надир Бекир да кырымтатарларга бу оешма элек тә кирәкми иде, мондый әгъзалар белән бигрәк тә ди.

​"Хакимият Мәҗлеснең 33 әгъзасының 17сен үз ягына аударса, димәк алар хакимият исеменнән сөйләячәк. Максат шулдыр дип аңлыйм. Хәзер Украина белән Русия арасында "Мәҗлес исеменнән сөйләргә хокук" өчен көрәш бара. Күз буяу өчен алар Мәҗлесне кырымтатарларның "абруйлы оешмасы" дип атый", дип аңлатты Мәҗлес тирәсендәге бу хәлләрне Надир Бекир.

Кырым җирле халыкларны өйрәнү һәм аларга ярдәм итү халыкара фонды мөдире Надир Бекиров
Кырым җирле халыкларны өйрәнү һәм аларга ярдәм итү халыкара фонды мөдире Надир Бекиров

Хокук белгече сүзләренә караганда, кырымтатарлар Мәҗлес кебек оешмаларга ияреп түгел, ә кануннар тиешенчә эшләгән хокукый дәүләттә яшәргә тиеш.

"Украина кырымтатарларны хакимияткә бик уздырмады. Русиядән дә көтәсе юк аны. Алманнар кемгә дә булса иярәме? Ни өчен татарлар кемгәдер иярергә тиеш? Ике дәүләтнең берсе дә кырымтатарларның хокукларын яклаучы кануннарны кабул итәргә теләмәде. Шундый кануннар булса, бармы татарлар хакимияттә, юкмы – мөһим булмас иде. Безгә хакимияттә үз кешеләребез түгел, ә безне яклаган кануннар кирәк", диде Надир Бекир.

XS
SM
MD
LG