Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алабугада Кама аръягы милли хәрәкәте вәкилләре җыеннары узды


Алабугада Кама аръягы милли хәрәкәте вәкилләре җыеннары
please wait

No media source currently available

0:00 0:17:46 0:00

Алабугада Кама аръягы милли хәрәкәте вәкилләренең очрашуы ике урында узды. Иминлек оешмалары күзәтүе астындагы утырышта катнашырга теләмәүчеләр аерым бер фатирда киңәшләште.

Алабуга шәһәр хакимияте каршындагы йортның базында урнашкан Алабуга ТИҮе бүлмәсендә 25 февральдәге җыенга 40-50 кеше – Чаллы, Түбән Кама вәкилләре килгән иде.

Көтмәгәндә, татар тормышы турындагы сөйләшү, фикерләшүләр ике урында алып барылды. Чөнки, шушы әйтелгән җыенда берничә иминлек оешмасы вәкиле катнашачагы мәгълүм булды. Язучы, тарихчы, Милли мәҗлес рәисәсе Фәүзия Бәйрәмова да, шартлы хөкем астында булуына карамастан, әлеге чарага үзенең китапларын алып килә, бүгенге әдәбият, милли вазгыять хакында фикер алышуда катнашырга тели. Ләкин җыеннның хокук органнары күзәтүе астында барачагын белгәч, ул биредә катнашудан баш тартты һәм икенде намазы якынлашуын искәргәннән соң, Түбән Кама, Алабуга мөселманнары, милли хәрәкәт вәкилләренең бер өлеше белән якындагы йортның бер кечкенә фатирында намаз укып, шушында ук татар тормышы, милли мәхәлләләр, Украинадагы вазгыять турында да сөйләште.

Биредә Түбән Кама ТИҮе рәистәшләре Илдар әфәнде һәм Раиф әфәнде Галиев, Алабуга шәһәре вәкилләре катнашты.

Алабуга ТИҮе бинасында барган җыенда шушы шәһәрнең милли хәрәкәте вәкиле Фирдәвес Хуҗин сүз башында Татарстан президенты атамасын яклау зарурлыгы хакында чираттагы нотыгын тотты. Чаллы ТИҮе рәисе урынбасары Гамил Камалетдинов сак астында тотылучы Рәфис Кашаповка карата 26 февральдә мәхкәмә буласы, моннан соңрак буласы мәхкәмәләрдә халыкара яклаучыларның катнашулары ихтималы турында да бәян итте. Шулай ук Кашаповны яклап имзалар җыюның дәвам итүен дә белдерде. Җыенда әйтелгән кайбер фикерләргә карата Зиннур Әһлиуллин риза булмавын да белдереп чыгыш ясады.

XS
SM
MD
LG