Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Хоҗалы геноциды искә алынды


Казанда Хоҗалы геноциды искә алынды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:28 0:00

Казанда Хоҗалы геноциды искә алынды

26 февральдә Казанда "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиулин Таулы Карабахның Хоҗалы шәһәрендә булган геноцид корбаннарын искә алды. Нәбиуллин Бауман урамында уздырган ялгыз пикетта татар, азербайҗан һәм урыс телләрендә язылган шигарьләр күтәреп, азербайҗан халкының кайгысын уртаклашты.

"26 февраль Азәрбайҗан халкының Хоҗалы геноцидын искә алу көне! Кардәшләр! Авыр кайгыгызны уртаклашабыз! Татарлар сезнең белән!", дигән шигарь күтәргән Нәбиуллин, азәрбайҗаннар белән татарларның бер төрки халыктан булуын һәм шуңа күрә татарларның азәрбайҗаннарга теләктәшлек белдерергә тиешлеген әйтте.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге бу көн уңаеннан бүген интернет аша да белдерү тараткан.

"1992 елның 26 февралендә Әрмәнстан хәрбиләре Азәрбайҗанның Хоҗалы шәһәренә бәреп кереп 600дән артык кешене үтерде, геноцид ясады. Бу көн Азәрбайҗан тарихында гына түгел, төрки халыклар тарихында да кайгылы көн", дип белдерде ул.

Нәбиуллин сүзләренчә, 26 февраль Хоҗалы геноциды көнен Азәрбайҗан, Казакъстан, Төркия, гомумән төрки дөньяда зурлап искә алып үтәләр. Бу көнне Татарстанда да хөкүмәт дәрәҗәсендә билгеләп үтсәләр, Татарстан белән Азәрбайҗан арасындагы мөнәсәбәтләрне тагын да яхшырту ягыннан файдалы булыр, дип саный Наил Нәбиуллин.

XS
SM
MD
LG