Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинага каршы сугышта һәлак булган Сергей Әбкәримов Нефтекамада җирләнде


Сергей Әбкәримов җеназасы
Сергей Әбкәримов җеназасы

Украинага каршы сугышып һәлак булган тагын бер Башкортстан кешесе алып кайтып җирләнде. Украинада сугышкан берничә башкорт егете үзләренең уй-фикерләре белән бүлешә.

Украинаның көньяк-көнчыгыш төбәгендә Русия яклы сепаратистлар ягында сугышучы Башкортстан кешесе һәлак булган. Ул 38 яшьлек Сергей Әбкәримов. Әпкәримов 12 февральдә Логвиновка авылы янында Украина хәрбиләре белән бәрелештә һәлак булган, мәрхүмне шушы көннәрдә Нефтекама шәһәренә алып кайтып җирләделәр. Аның өч баласы ятим калды, иң кечкенәсенә нибары 5 яшь.

Ришат Исламшин
Ришат Исламшин

Башкортстан егетләренең Украинага каршы сугышуы күптән билгеле, ләкин аларның төгәл саннары аталмый. Шундыйларның берсе – Күмертау шәһәреннән киткән 47 яшьлек Ришат Исламшин сүзләренә караганда, Украина хәрбиләренә каршы сугышучы төркемнәрдәгеләрнең 5 процентын русиялеләр тәшкил итә. Алар арасында татарлар да, башкортлар да бар. Ришат үзе башкорт егете. Ул узган елның июлендә һуманитар йөк озатып барган һәм шунда торып калган. Горловка шәһәрендә хезмәт иткән. Башкортстаннан хезмәт итүченең берсен шартлы рәвештә "Уфа" дип атауларын, бүген аның һоспитальдә ятуын әйтә. Һәлак булган Нефтекама егетен шартлы рәвештә "Бур" дип атаган булганнар.

Ришат Исламшин: "Мине кайбер милләттәшләрем "маңкорт" дип атый. Миңа аларның фикере бар ни дә, юк ни. Миңа "өлкән" милләт белән бергә булу мөһимрәк. Башкортстанның мөстәкыйльлеге дә кызыксындырмый. Без бер илдә яшибез, төп канун – Конституция бер. Заманында башкорт милләтчелеге белән Мәскәүне куркыту бар иде. Имеш, Мәскәү колак салмаса, каршылыклар чыгарга мөмкин. Ул рәхимовчылык тарафдарлары уйлап чыгарган буш сүзләр. Башкортстанда бүген дүрт миллионнан артык кеше яши, ә андый милләтчел фикердәгеләр 50-100 кешедән артмый", ди.

Украиннарга каршы сугышкан икенче башкорт егете Илдар Гатауллинның социаль челтәрләрдә язмалары көн күрде. Анда ул Украинага киткәнче дуслары, милләттәшләре арасында тарафдарларын эзләвен, алар белән бер төркем булып китәргә теләвен яза.

Илдар Гатауллин
Илдар Гатауллин

"Бик күп туганнарым, танышларым булып та мине яклаучы табылмады. Без бит чеченнардан ким түгел. Төркемнәр белән китсәк, нәтиҗәлерәк булыр иде кебек. Ләкин миңа иярүче табылмады, андый башкорт егетләрен тапмавым күңелне төшерде. Китәргә үгетләгәннәремнең күбесе: "Бу безнең сугыш түгел", – дип әйтте. Гаиләләре, балалары булуын сылтау итеп китерде. Әгәр Салават Юлаев заманында: "Минем гаиләм бар", – дип качып калса, ничек булыр иде? Ләкин мин соңрак милләттәшләремне Украинада очраттым. Алар төрле урыннарда, төрле төркемнәрдә очрады. Рухы белән көрәшче милләттәшләремне күрү миндә горурлык хисе уятты. "Европа, Көнбатыш куркынычы" дигән атама бар. Сугыш минем туган җиремдә бармаса да, ил чикләрендә бара. Минем күпмилләтле дәүләтемә тыштан куркыныч яный, мин яшәгән йортның бер як диварына көнбатыштан ут капкан. Башкортлар яшәгән бүлмәгә әлегә төтен килеп җитми дип качып калу дөрес булмас иде. Чөнки бу страус кебек башны яшереп калуга тиң. Күпчелек милләттәшләрем мәрткә киткән кебек. Без үз теләкләребез белән уртак йортыбызның чикләрендә тәртип урнаштырырга ярдәм итәбез. Югыйсә, Салават, аның әтисе Юлай, Алдар, Күчем, Кинҗә, Каранай, Батырша, Акай кебек батырларыбызның гаделлек өчен сугышуы, башкортларның Парижны алуда катнашуы мәгънәсез булып калыр иде. Украинадагы хәлләр милләтемне күрсәтергә тагын бер мөмкинчелек бирде. Без сугышчан халык, сунарчы халык, бүре кебек елгыр халык", ди яза Илдар Гатауллин.

Илдар интернеттагы чыгышларында үзенең хәрби хезмәттә булмавы, гаиләсе хакында да мәгълүмат биргән. Аңа караганда, ул Магнитогорски өлкәсендә туган, гаиләдә алты бала үскәннәр. Магнитогорскида укыган, эшләгән, җирле коммунистлар хәрәкәтендә катнашкан. Соңгы елларда Уфада яшәгән. Украинага узган елның сентябрь аенда киткән. Луһански республикасында Ровеньки шәһәрендә хезмәт иткән, ноябрьдә Красный Луч авылында хәрби һөнәр алган. Егетнең сүзләренә караганда, ул әлегә сугышта катнашмаган. Илдар әлеге тынлыкны вакытлыча дип исәпли. Иртәме-соңмы каршылыклар дәвам итәчәк һәм үз төркеменең дә сугышта катнашыр дигән фаразын белдерә.

XS
SM
MD
LG