Accessibility links

Гыйракта җимерелгән һәйкәлләрне сату сугышчыларга акча китерә ала


Ислам дәүләте сугышчылары борынгы сыннарны җимерә
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:51 0:00

Ислам дәүләте сугышчылары борынгы сыннарны җимерә

ЮНЕСКО башлыгы Ирина Бокова ашыгыч рәвештә БМО Иминлек Шурасын җыярга чакырды. Белгечләр Ислам дәүләте сугышчыларының җимерелү куркынычы янаган һәйкәлләрне сатып акча эшләүләре турында кисәтә.

Ислам дәүләте сугышчыларының Гыйракның төньягындагы Мосул шәһәре музеенда борынгы тарихи сыннарны җимерү видеосы археология белгечләре һәм сәнгать сөючеләр арасында зур борчылу тудырды. Музыка кушып эшләнгән бу биш минутлык видеода сыннарның зур чүкечләр белән җимерелүе кайвакыт акрынайтылган эффектлар белән күрсәтелә. Бу тарихи экспонатлар арасында Ассирия мирасы һәм меңнәрчә ел элек ясалган башка бик күп әйберләр бар. Археологлар һәм белгечләр Мосул музеен җимерүне 2001 елда Талибанның Әфганстандагы Бамиян үзәнлегендә борынгы Будда сыннарын җимерүгә тиңләде.

2001 елга кадәр Будда сыны торган урын дивар каршында бүген балалар футбол уйный
2001 елга кадәр Будда сыны торган урын дивар каршында бүген балалар футбол уйный

Биш мең еллык тарихы булган әсәрләрнең юкка чыгуы өчен борчылу белән бергә иминлек өчен дә борчылу арта бара. ЮНЕСКО башлыгы Ирина Бокова ашыгыч рәвештә БМО Иминлек Шурасын җыярга чакырды.

"Һәйкәлләргә һөҗүм мәдәни фаҗигадән зуррак. Бу иминлек мәсьәләсе, экстремизм һәм көч куллануга тагын өстәмә көч бирәчәк гамәл", диелгән Бокова белдерүендә.

Аның сүзләренә караганда, видеода җимерелгән кайбер һәйкәлләр Мосулдан 100 чакрым ераклыклагы ЮНЕСКО мирасы булган Һатра шәһәреннән.

Ай башында БМО Иминлек Шурасы Гыйрак һәм Сүриядән урланган яки җимерелгән сәнгать әсәрләрен яшерен юллар белән чыгарып чит илләрдә сатуны туктату турында 2199 санлы резолюция кабул итте. Сентябрь аенда оешманың махсус идарәсе җинаять саналган бу гамәл белән Ислам дәүләте сугышчылары акча эшли дип белдергән иде.

ЮНЕСКО башлыгы Ирина Бокова
ЮНЕСКО башлыгы Ирина Бокова

Июнь аенда Мосул шәһәре һәм Нинәвә вилаятенә бәреп кергәннән бирле Гыйракның ике меңләп археологик ядкаре Ислам дәүләте сугышчылары кулына эләкте. (Гыйракта теркәлгән һәйкәлләрнең саны барлыгы 12 мең – ред.)

ЮНЕСКОның Гыйрактагы бүлеге бу видеоның дөреслеген тикшерү тәмамланмады дип белдерде. Оешма Ислам дәүләте сугышчылары контролендә булган төбәкләрдән сәнгать әсәрләренең күрше илләргә чыгарылып аукционнарга сатуга куелу ихтималы турында кисәтү ясады.

Ислам дәүләте сугышчылары басып алган шәһәр-авылларда шыгый һәм суфиларның ядкарьләрен, мәчетләрен, каберлекләрен, китапларын һәм изге урыннарын җимерә бара.

XS
SM
MD
LG