Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Майдан" документаль фильмы күрсәтелде


Казанда "Майдан" докуметаль фильмы күрсәтелде
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:11 0:00

Фильмның үзенчәлеге – анда конкрет геройлар булмау. Төп фигура – Украинадагы коррупциягә каршы чыккан халык.

26 февральдә Казанда "Смена" заманча сәнгать үзәгендә "Майдан" исемле документаль фильмны карарга сиксәнләп кеше килде.

Сергей Лозница фильмында геройлар һәм интервьюлар юк. Төп фигура – "Майдан"га чыккан халык. Тасма штативтан төшерелгән гомуми планнардан гына тора һәм ике сәгать чамасы бара. Фильмда шәхесләрдән ерагаю юлын авторлар махсус сайлаган. Алар әйтүенчә, төп максат – кешене түгел, ә халыкны, аның “"Майдан"дагы көрәштә ничек берләшүен күрсәтү.

Күрсәтү тәмамланганнан соң тамашачылар скайп ярдәмендә "Мәйдан"ның операторы Сергей Стеценко белән аралаштыр. Фикер белдерүче казанлылар авторга рәхмәт белдереп, аның белән теләктәш булуын әйттеләр. Бер хатын Стеценкога "Слава Украине!" дип кычкырды. Аңа залдан "Героям слава!" дип җавап кайтаручылар булды.

Фильмның халыкара премьерасы 2014 елның маенда Канн кинофестивалендә узган иде.

XS
SM
MD
LG