Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Динне гореф-гадәткә калдырып, татарны сәясәттән читләштерү бара"


Гомәр хәзрәт Батырша
Гомәр хәзрәт Батырша

Үз татарларыбыз татарга каршы гаделсез хөкем чыгара, ди сәяси активлыгы өчен ун тәүлек утырып чыккан Гомәр хәзрәт Батырша.

Гомәр хәзрәт Батырша (Айрат Шакир) былтыр Татар иҗтимагый үзәгенең һәм "Азатлык" татар яшьләре берлегенең мөфтие дип игълан ителде. Милли хәрәкәт вәкилләренә карата башланган хөкем эшләре, төрмәгә утыртулар аны да читләтеп узмады. Ул ун тәүлек төрмәдә утырып чыкты.

Кукмара, Әлмәт мәдрәсәләрендә дини гыйлем алган, Русия ислам университетында лекцияләр тыңлаган Гомәр хәзрәт соңгы елларда татар милли хәрәкәте уздырган чараларда даими катнашып килә. Татар милли хәрәкәте оештырган чараларда инде күптәннән дин әһелләрен күрү мөмкин түгел иде. Гомәр хәзрәт Чаллыда, Казанда, башка төбәкләрдә татар мәнфәгатен яклап уздырылган чараларда катнашып, үзенең сүзен әйтеп тора. Кайвакыт, җирле хакимиятләр фикеренчә, "артык сүзләр" дә әйтеп ташлыйдыр һәм шуңа аны мәхкәмә юлларында да йөртә торганнардыр.

Гомәр хәзрәт 26 февральдә Чаллы татар иҗтимагый үзәге рәисе Рәфис Кашаповка карата Казанда булган мәхкәмәгә дә килгән иде. Шундый чараларда катнашкан Гомәр хәзрәт нинди кеше, үзенә карата хөкем карары чыгаручыларга, бүгенге динчеләргә, сәясәтчеләргә нинди фикердә тора? Без аңа шул сораулар белән мөрәҗәгать иттек.

– Гомәр хәзрәт, Русиядә барган хөкем итүләргә халык ничектер ияләнеп тә килә сыман. Менә сезне ун тәүлеккә утырту вакыйгасы нәрсә белән бәйле иде һәм ничегрәк барды?

– 29 гыйнвар көнне Казан һәм Биектау тикшерү комитетыннан ике хезмәткәр фатирыма керделәр. 1 гыйнварда гына туган улым һәм җәмәгатем чирләп торалар иде. Хезмәткәрләр миңа "Сиңа карата эш ачылган, шуңа мәхкәмәгә чакыралар" диделәр һәм җыенырга куштылар. Мин аларга гаиләне хастаханәгә алып бару зарурлыгы хакында белдердем. Алар, мәхкәмәдә бер мең сум штраф кына түлисе булыр, эшне тизрәк тотсак иде, дип алдап өйдән алып чыгып киттеләр. Полициядә бер бүлмәдән икенчесенә йөртеп сораулар алдылар. Аннан мәхкәмәгә алып киттеләр. Анда да 3-4 сәгать көтәргә туры килде. Мине иртәнге сәгать унда алып чыгып киткән иделәр, кичке биштә генә мәхкәмә башланды. Шушы эшләр барышында мине кайвакытларда хәтәр җинаятьчене саклаган кебек, казанныкылар һәм биектауныкылар, 5-6 полиция хезмәткәре саклап торды. Административ эш белән таныштырмадылар, адвокат белән эш итәргә ирек бирмәделәр. Шундый алдашулар, хокук бозулар белән мине хөкемдар каршына кертеп бастырдылар.

Русиядә фашизмнан көлгән өчен дә утыртырга мөмкиннәр

Социаль челтәрдә минем Айрат Шакир дигән битем, сәхифәм бар иде. Анда урыс фашизмыннан көлеп ясалган берничә карикатура куелган иде. Хөкемдар менә шушы карикатураларның фашистларны рекламалау, пропагандалау булуы турында гаепләү белдерә башлады. Мин әйттем, бу фашизмны пропагандалау тугел, фашизмнан көлгән карикатуралар. Фашизмны пропагандаларга мин бит юләр түгел, әти-әнинең күпме туганнары шул фашистларга каршы сугышта һәлак булган, мин фашистларны күрә алмыйм, дидем. Хөкем эше барышында хөкемдар Таҗиев "Сәхифәгә куелган карикатураларың Русиягә каршы бит, булган чыгышларыңда да Русия сәясәтенә каршы сүзләр сөйләдең, шуңа күрә сине хөкем итәбез", дип белдерде. Шулай итеп бу миңа карата сәяси мәхкәмә булды. Нәрсә әйтәсе килә? Әгәр бүген берәр кеше Русиядә урыс фашизмыннан көлә икән, аны утыртырга да мөмкиннәр. Мин шулай аңладым. Хөкем карарын чыгарып, мине ун тәүлеккә ИВСга (изолятор временного содержания) алып киттеләр. ИВСда татар малайлары утыра иде, мөнәсәбәтләр яхшы булды.

– Менә мин дә шул хакта сорау бирергә җыена идем, Гомәр хәзрәт һәртөрле чараларда, урамда да түбәтәйдән, чапаннан йөри, тоткыннар сине ничек кабул иттеләр, дип. Ә менә шушы хөкем уңаеннан шикаятьләр язарга туры килдеме?

– Кыш көне булгач, мин папахадан идем. Әйткәнемчә, утырган чакта проблемнар булмады. Хөкем карары чыгарган казыйга мин "Оятсыз, нинди гаеп өчен", дигәч, ул үз бүлмәсенә кереп качты. Әйе, шикаятьләр яздым. Татарстан прокуратурасына да. Аннан "тикшерү комитеты тарафыннан хокук бозулар булмаган" дигән җавап алдым. Иң аянычы шул – беренчедән, бу ялган эшне оештыручылар – татарлар. Өйдән алдап-йолдап алып чыгып китүчеләр дә татарлар булды. Казый да татар, төрмәдә саклаучылар да татарлар иде. Шуңа җаным әрнеде. Ни өчен? Чөнки урам чараларында без бит Татарстаныбыз, дәүләтебез дип йөрибез. Әмма безгә каршы үзебезнең үк татарларыбыз гадел булмаган хөкем карарлары куллана. Менә монысы борчылырлык күренеш.

– Күп кенә имамнар, хәзрәтләр, муллалар йолалар уздырып, бәлеш ашап һәм чәй эчеп гомер уздыра. Сез дә шулай гына гомер кичерсәгез мондый кулга алулар, мәхкәмәләр булмас иде бит.

– Кайчандыр миңа бер кеше шулайрак итеп, "Сиңа, Гомәр хәзрәт, ни җитми?" дигән иде. Мин әйттем: "Әгәр вөҗданымны сатам икән, мин беркайда да катнашмаска, дөресен сөйләмәскә, кешеләрне якламаска тиеш булам. Кешедә намус, вөҗдан дигән әйбер бар. Шуның өчен урамнарга чыгам, сөйлим, шуның өчен үземә карата гаделсезлекләрне дә күрәм. Кешегә булган гаделсезлекләргә каршы торырга Аллаһтан куркуы ирек бирми икән, ул куркак була яки намуслы түгел, дип саныйм.

Русиягә санкцияләрне татарның [мөшкел] хәле өчен дә кертергә кирәк

Татар милләтенең бүгенге хәле авыр. Шунда ук ниндидер үсеш дигән нәрсә дә бар. Ләкин гаделсезлек тә бар бит. Монысы да мәчетләргә дә кагыла. Сез әйткәндәй, имамнарны да куркытып торалар, кешеләр куркып кына эшли. Булган гаделсезлекләр хакында без өммәт, җәмәгать белән БМОга, Европа мәхкәмәләренә мөрәҗәгать итәргә, Төркиягә, АКШка, башка илләргә белдерергә тиешбез, дип саныйм. Бүген Русиягә каршы чикләүләр бара. Ул Украина белән бәйле. Шул ук чикләүләр исәбенә безнең татар милләтен дә кертергә кирәктер, дип саныйм. Чөнки милләтебез бик куркыныч вазгыять алдында калды. Чикләүләр Украина буенча гына түгел, татарның дине, мәдәнияте һәм теле иреклеге өчен дә булырга тиеш. Шундый теләгем бар.

– Русиядәге сәясәттән ислам дине әһелләре читләштерелгән. Аларны кирәк чакта гына кулланалар. Ә менә православ дине әһелләре, чиркәүләр атакайлары Русия сәясәтенең түрендә, Путин янәшәсендә утыралар. Бу күренешне ничек бәяләр идегез?

– Хәзер генә төгәл җиткерә алмыйм, кемдер әйткән "Татарны бетерү өчен аның динен гореф-гадәт итеп кенә калдырырга кирәк", дигән. Ягъни, алар бәлешле ашларга гына йөреп, сәясәттән читтә булырга, муллалар мәчеттә, халык аерым булырга тиешләр. Бар халыкка мондый аерымлану булырга тиеш түгеллеге хакында аңлатам. Син мулла икән, урам чараларында да катнашырга, никахын да укырга, күршеңә дә булышырга, телне дә, җөмһүриятне дә якларга тиешсең. Мулла мәчет саклаучы булырга тиеш түгел. Ә бүгенге муллаларыбыз мәчет караучылар гына булып тора. Ә мөфтиләр шушы мәчет караучылар белән идарә итүчеләр булып кала. Ә христианнар халыкка якын булырга, алар белән идарә итәргә омтыла. Муллаларның халыкны "динчеләр аерым, милләтчеләр аерым" дип бүлгәләве үзе хәрам. Халыкка барып ашау, сәдака җыю гына түгел, шул халык белән һәрдаим бергә булу зарур.

Миңа соңгы сайлауда сайлау комиссисе әгъзасы булырга туры килде. Шунда бер урыс кешесе миңа "Хазрат, чего вы лезете, сидели бы в мечети и молились бы", ди. Ә мин аңа, "Син безне мәчеткә куып кертә алмыйсың, без халык белән булырга тиеш", дим. Менә шунда да бик күп хәрәмләшүләр күрдем. Мөселман кешесенең хакимият оешмаларына сайлана алмаячагына да ышандым. Сәясәттә сатылу бар. Алар халкын да сата, хыянәт итүдән дә чирканмый. Дин кешеләрен сәясәттән ерагайту алар өчен кулай. Өстә тәртип булмасын өчен. Динне хөрмәт итүче, ул президентмы, түрәме – сәяси уйнашчы була алмый.

XS
SM
MD
LG